(Казан
шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь, Алинә Бережная). Татарстан эшсезлек дәрәҗәсе
түбән булган төбәкләр бишлегенә керә. Казанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,55%-ны тәшкил
итә, бу хезмәт базарындагы тотрыклылык турында сөйли. Бу хакта бүгенге эшлекле
дүшәмбе вакытында Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Марат
Хәйруллин хәбәр итте.
Эшсезлек дәрәҗәсе түбән булуга карамастан, халыкны эш
белән тәэмин итү хезмәтләренә ихтыяҗ кала, дип билгеләп үтте Марат Хәйруллин.
Бу ел башыннан 13 мең кеше эш эзләү хезмәтенә мөрәҗәгать иткән, аларның 8
меңнән артыгы эшкә урнашкан. Сентябрь ахырына булган мәгълүматларга караганда,
шәһәр буенча эшсез статуста 3540 кеше теркәлгән.
«Илнең миллионлы эре шәһәрләре рейтингында эшсезлек
күрсәткечләре буенча Казан түбән күрсәткечләрне саклап кала. Эшсезләрнең күбесе
шәһәрнең Совет, Яңа Савин һәм Идел буе районнарында теркәлгән», - дип хәбәр
итте М.Хәйруллин һәм агымдагы елның сентябрь аена эшсезлек буенча пособие
якынча 3 мең кеше ала, шул ук вакытта минималь түләү күләме - 1500 сум, ә иң
күбе 8 мең сум тәшкил итә, дип өстәде.
Бүгенге көндә шәһәр оешмалары 18 меңнән артык вакантлы
урын тәкъдим итә, ә бер эшсезгә 5 вакансия туры килә.
Эш табарга вакансияләр ярминкәләре дә ярдәм итә. Ел башыннан
бирле мәшгульлек үзәге 400-дән артык предприятиеләрнең кадрлар хезмәте
катнашында 60 ярминкә оештырган. Ярминкәләрдә 18 меңнән артык кеше булган.
Тәкъдим ителгән вакансияләр арасында 60%-тан артыгы эшче белгечлекләренә туры
килә. Шулай итеп, М.Хәйруллин сүзләренә караганда, штукатурларга, ташчыларга,
троллейбус йөртүчеләр һәм башкаларга сорау зур икән. «Эш бирүче эшче
белгечлекләре буенча квалификацияле кадрлар белән кызыксына, әмма хезмәт
базарында гражданнарның югары белем алуы һәм эшкә урнашу перспективаларын
исәпкә алмавы тенденциясе саклана. Шуңа бәйле рәвештә, кайбер тармакларда
кадрлар белән тәэмин итү күзәтелә», - диде М.Хәйруллин һәм гражданнарга хезмәт
базарындагы үзгәрешләрне исәпкә алып эшләргә һәм кирәкле һөнәрләрне
үзләштерергә кирәк, дип өстәде.
Әлеге максатлар өчен халыкны эш белән тәэмин итү
хезмәте органнарында һөнәри укыту һәм гражданнарга өстәмә һөнәри белем бирү
үткәрелә. Быел укулар 46 юнәлеш һәм белгечлек буенча уза. Ел башыннан бирле
1407 эшсез һөнәри белем алган, нәтиҗәдә 734 кеше эш тапкан. Шулай ук декрет
ялында булган 260 хатын-кыз укулар үткән. 24 пенсионер һәм сәламәтлекләре
чикләнгән 60 кеше кондитер, котельный операторы, маникюр, чәчтараш,
электромонтер һ.б. һөнәрләрне үзләштергән.
Мәшгульлек хезмәте органнары яшьләр арасында эшче
һөнәрләрен популярлаштыруга зур игътибар бирә. М.Хәйруллин, эш бирүчеләрнең
эшче һөнәрләр кадрларына булган ихтыяҗын исәпкә алып, мәшгульлек үзәге яшьләр
һәм студентлар хезмәт отрядларында катнашучылар өчен укулар үткәрә, дип
сөйләде. Ел саен укучылар саны арта. Быел штукатур, ташчы, пешекче, официант
белгечлегенә һөнәри әзерлек эшләрен 156 кеше узган.
Халыкны нәтиҗәле эш белән тәэмин итү, күрсәтелә торган
дәүләт хезмәтләренең сыйфатын күтәрү максатыннан Мәшгульлек үзәге ел саен
Казанда Халыкны эш белән тәэмин итүгә булышлык күрсәтү программасын эшли һәм
раслый. Шушы ел эчендә генә дә 1778 кеше мәшгульлек хезмәте юнәлеше буенча
җәмәгать һәм вакытлыча эшләрдә катнашкан. Моннан тыш, укудан буш вакытта
мәшгульлек хезмәте булышлыгында вакытлыча оештырылган эшләрдә 969 укучы
катнашкан. 2300-дән артык кеше социаль адаптация һәм психологик ярдәм буенча
хезмәт алды, 117 кеше квота һәм резервлау программалары буенча эшкә
урнаштырылды, дип сөйләде М.Хәйруллин.
Мәшгульлек хезмәте катнашында 207 эшсез үз бизнесын
ачкан. «Бүген эшсез гражданнар белән металл эшләнмәләрне полимер буяу эшләрен
башкару, чәчтарашханә хезмәтләре күрсәтү, ландшафт дизайны өлкәсендә хезмәт
күрсәтү һ.б. юнәлешләр буенча эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыруга 17 килешү
төзелде», - дип сөйләде М.Хәйруллин.
Пенсия яшендәге гражданнар белән дә эш дәвам итә.
Казанда «Өлкән буын» федераль проекты гамәлгә ашырыла. Әлеге проект кысаларында
Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре шәһәрнең оешма һәм
предприятиеләре хезмәткәрләре, шулай ук эшсез гражданнар арасыннан пенсия
яшендәге гражданнарны һөнәри яктан яңадан әзерләү, укыту, квалификацияләрен
күтәрү, яңадан әзерләү эшләрендә катнашалар. Ел башыннан «В» категорияле машина
йөртүчеләрне, машинистларны, контроль-үлчәү приборлары слесарьларын укыту, җитәкчеләр
һәм бухгалтерларның квалификациясен күтәрү программалары буенча 600-дән артык
граждан укый башлады.
Казан Мэры Илсур Метшин 2000 елдан бирле Казанда
хезмәт базарындагы вәзгыять бик нык үзгәрүен, әмма бүгенге тотрыклылыкка
карамастан, яңа бурычлар барлыкка килүен, аерым алганда, пенсия алды яшендәге
кешеләр белән эш алып барыла, дип искәртте. «998, 1999 һәм 2000 еллардагы
кризисны барысы да хәтерли, ул чакта эшсезлек югары дәрәҗәдә иде,
предприятиеләр ябылды, эш бирүчеләр хезмәткәрләрне кыскартты. Бүген базарда хәл
тотрыклы, һәм бу сөендерә. Әмма пенсия яшендәге кешеләрне эш белән тәэмин итү
мәсьәләсе актуаль булып кала бирә. Өлкән буынның эш перспективалары булырга
тиеш, моның белән алга таба да шөгыльләнергә кирәк», - дип нәтиҗә ясады
И.Метшин.