(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче октябрь, Алена
Мирошниченко). Бүген Укытучылар көне алдыннан Казан Мэры Илсур Метшин Ратушада
2019 елгы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы
җиңүчеләрен һәм призерларын әзерләгән педагоглар белән очрашты. Очрашу
дискуссия форматында узды, сәләтле балалар өчен иҗади үсеш һәм гуманитар белем
бирү үзәге директоры Альберт Әхмәтов чараның модераторы булды. Педагоглар шәһәр
башлыгы белән Казанда олимпиада хәрәкәтен үстерү һәм талантлы укучыларны
әзерләү буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
«Уку модага
әверелә»
Бөтенроссия олимпиадасы мәктәпкә һәм конкрет укытучыга
нәрсә бирә, дигән сорауга 2-нче лицей-интернатның инновацион эшчәнлек буенча
директор урынбасары һәм хокук укытучысы Булат Гыйниятуллин җавап бирде.
«Барыннан да элек, Бөтенроссия олимпиадасы балаларны да, укытучыларны да
үстерергә ярдәм итә. Безнең мәктәптә олимпиадалар күп, бу - уку модалы булган
мохит тудыра. Балалар уңышлары өчен бер-берсен хөрмәт итә башлыйлар», - диде
ул.
Аның коллегасы - җәмгыять белеме һәм хокук укытучысы
Илсур Җиһаншин да укытучылар өчен олимпиадаларда катнашуның әһәмиятле булуын
раслады, ул соңгы өч елда мәктәп укучылары арасында уздырыла торган Бөтенроссия
олимпиадасының йомгаклау этабы өчен 33 җиңүче һәм призер әзерләгән. «Укучыларны
олимпиадаларга әзерләп кенә чын укытучы дәрәҗәсенә җиттем. Аларда катнашып,
балалар дәресләрне үзләре алып бара һәм яшьтәшләрен «тарта ала», - дип
ышандырды ул.
Очрашуда мәгариф процессын берләштерү һәм
олимпиадаларга әзерлек мәсьәләсе турында фикер алыштылар. 131-нче номерлы лицей
директоры, химия укытучысы Әлфия Хәбибуллина фикеренчә, ул быел Бөтенроссия
олимпиадасында 4 җиңүче һәм призер, ә соңгы өч елда 13 җиңүче әзерләгән, аның
фикеренчә, иң катлаулысы – система булдыру. «Без үзебез өчен дәвамчанлыкны
сайладык. Безгә чыгарылыш сыйныф укучылары килә һәм кайвакыт дәресләр
үткәрәләр, кайберләре – даими нигездә, бүген биредә дәрес бирүче егет, КФУның
4-нче курс студенты Булат Курамшин да - безнең укучыбыз. Ул үзенең «олимпиада»
тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаша. Шәхсән үзем турында сөйләсәк, үз вакытымны
корбан итәргә өйрәндем – шимбә дә, каникуллар вакытында да дәресләр үткәрәм.
Балалар телиләр, сорыйлар, шуңа күрә мин баш тарта алмыйм», - дип фикерләре
белән уртаклашты 131-нче номерлы лицей директоры.
«Укытучылар белән
чаралар һәрвакыт үзенчәлекле уза»
Әлфия Хәбибуллинаның укучысы Булат Курамшин - химия
буенча Халыкара Олимпиаданың алтын медале иясе, химия буенча Бөтенроссия
олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчесе. Студент катнашучыларга югары уку
йортын сайлау һәм олимпиада хәрәкәтендә катнашуны дәвам итү турында сөйләде. Ул
шулай ук кайбер укучыларга мотивация җитеп бетмәскә мөмкин һәм шәһәр Мэрының ел
саен үткәрелә торган олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашулары яхшы
ярдәм була алыр иде, дип ассызыклады. Илсур Метшин әлеге инициативаны хуплады
һәм Булат Курамшинга Әлфия Хәбибуллина белән бергә мондый чараларның форматын
эшләргә тәкъдим итте.
«Укытучылар белән чаралар һәрвакыт үзенчәлекле уза.
Мәгариф - ул безнең фундамент. Сез балаларга аларның киләчәген, шәһәрнең,
республиканың, илнең киләчәген билгели торган кыйммәтләрне сеңдерәсез.
Укытучылар, хәтта иң катлаулы хәлләрдә дә, элеккечә үк, балаларны яраттылар,
аларга үз йөрәкләрен салдылар, өйрәттеләр һәм, гомумән, илне саклап калдылар.
Без сезнең хезмәтегезне бик югары бәялибез», - дип мөрәҗәгать итте укытучыларга
шәһәр башлыгы.
Казан - Бөтенроссия
мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча беренче
урында
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, быел Казанның 85 укучысы
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм
призерлары булган. Нәтиҗәләр буенча Казан Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң
лидерлар өчлегенә кергән. Ә җиңүчеләрнең һәм призерларның чагыштырма күрсәткече
буенча Татарстан башкаласы икенче урынны алган.
«Казанда чыннан да иң яхшы укытучылар эшли, алар бөтен
Идел буе федераль округына, безнең зур илгә тон бирә, ә аларның укучылары җир
шарының барлык почмакларында да эш гөрләтәләр. Дөньяны кешеләрнең берничә
проценты гына хәрәкәт итә. Сирәк сандагы ачышларны бармак белән санарлык кына
кешеләр ясый, әмма шуның белән алар миллиардлаган халык яшәгән дөньяны
үзгәртәләр. Шуңа күрә без Олимпиада хәрәкәтенә ярдәм итәргә тиеш», - дип
ассызыклады И.Метшин.