(Казан
шәһәре KZN.RU, 23-нче сентябрь, Алена Мирошниченко). Узган җәйге сезонда, 4-нче
майдан алып 15-нче сентябрьгә кадәр, Казанның 20 иҗтимагый киңлегендә 907 чара
узды. Аларда 467 меңнән артык кеше булган, бу узган ел белән чагыштырганда ике
тапкыр күбрәк дигән сүз. Сезон нәтиҗәләре турында бүген эшлекле дүшәмбе
вакытында Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров сөйләде.
Җәен шәһәр паркларында һәм скверларында «Парк
мәдәнияте» дип исемләнгән күңел ачу программасы оештырылган иде. Барлык
чараларның төп бурычы - мәдәният дәрәҗәсен күтәрү, яңа иҗат һәм сәнгать төрләре
белән танышу, шәһәр паркларын заманча форматтагы чаралар белән баету, дип ассызыклады
спикер.
Әйтик, икенче ел рәттән Горки-Әмәт урманында «Җәмәгать
бакчасы» эшләде. Быел ул киңәйтелде, проектта катнашучылар җиләк, помидор,
чәчәкләр һәм кишер үстерделәр. «Киләсе җәйдә проект башка паркларда да
оештырылыр дип өметләнәбез», - дип өстәде М.Закиров. Моннан тыш, Казанда
Горки-Әмәт урманында «Гриль-фест» һәм Горький паркында туңдырма фестивале югары
дәрәҗәдә узды, анда барлыгы 14,5 мең кеше булды.
«Без
үз алдыбызга музыкаль юнәлештә дә яңа бурычлар куйдык. 2019 елның февралендә
сораштыру уздырдык, ул шәһәр халкына паркларда сыйфатлы музыка концертлары
җитмәвен күрсәтте. Шулай итеп, июль аенда «Черек күл» паркында «Октава»
музыкаль уен коралларының беренче фестивале узды, анда гөслә, думбра, курай
яңгыравын, шулай ук популяр башкаручы Гаянаның концертын тыңларга мөмкин иде.
Горки-Әмәт урманында Россия көнен бәйрәм итүдә «Лауд» яшьләр төркеме чыгыш
ясады, «Черек күл» паркында җәйге сезон ябылышында «Халыклар дуслыгы» дигән
концерт булды, анда яшь мари, чуаш һәм мордва башкаручылары чыгыш ясады.
Горки-Әмәт урманында татар популяр музыкасының традицион концерты, шулай ук
Виктор Цой истәлегенә багышланган концерт узды. Бу вакыйгалар ел саен булыр һәм
алга таба да дәвам итәр дип өметләнәбез», - диде Парклар һәм скверлар
дирекциясе җитәкчесе.
Шулай ук җәйге чорда ел саен уздырыла торган Җәйге
китап фестивале, Горький паркында «Кино төне» Бөтенроссия акциясе, Түбән Кабан
күле яр буенда «Игра престолов» уены сериалының эпизодлар премьерасы, «Бергә
яктырак» энергияне сак тоту фестивале, үзмәшгульләр фестивале, «Балалар
барахолкасы» проекты, «Казан фанфаралары» тынлы оркестрлар фестивале, «Яшел
фитнес» тренировкалары һәм башкалар оештырылды.
Ут һәм тавыш җиһазлары сатып алу нәтиҗәсендә быел
шәһәр паркларында һәм скверларында коммерцияле булмаган чаралар узды, алар
арасында «Хыял канатларында» концерты, балалар өчен инглиз теле буенча
дәресләр, йөгерү, балалар футболы, Скандинавия йөреше буенча бушлай
тренировкалар, психологлар белән очрашулар бар иде.
Шәһәрнең
җиде җәмәгать киңлеге территориясендә өлкән буын вәкилләре өчен «Жизнелюб»
проекты чаралары үтте. Җәй буе алар вокал, хореография, кул эшләре буенча
дәресләрдә, спорт күнегүләрендә булдылар.
«Беренче тапкыр Казанның иҗтимагый киңлекләре дөнья
вакыйгасының мәдәни программасын – һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019
чемпионатын уздыру өчен мәйданчыклар булды. Шәһәрлеләр һәм туристлар өчен
махсус программа белән өч телдә буклет эшләнде, парктан алып «Казан Экспо»
халыкара күргәзмә үзәгенә кадәр шаттллар системасы гамәлдә иде, парклар
территориясендә бик күп волонтерлар эшләде», - дип сөйләде М.Закиров һәм алты
көн эшләү дәверендә паркларга 60 меңнән артык кеше килде дип билгеләп үтте.
Бүген Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе кышкы
сезонга әзерлек буенча актив эш алып бара. Октябрь аенда паркларда өмәләр
үткәрү, фонтаннарны консервлау, җәмәгать бакчасын ябу, шулай ук паркларны яңа
ел бәйрәменә һәм кышкы чараларга әзерлек планлаштырылган.