(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче сентябрь, Алена
Мирошниченко). Юдино бистәсендәге Тимерьюлчылар мәдәният сараен
реконструкцияләүнең дизайн-проектын Казан Мэры Илсур Метшинга ремонтлана торган
бинаны карау барышында тәкъдим иттеләр. Бистә өчен мөһим объектларның берсе
булган бинага беренчел кыяфәтен кайтару планлаштырыла, ә мәдәният сараеның
барлык биналары заманча социаль инфраструктура сыйфаты стандартларына туры
киләчәк.
Тимерьюлчылар мәдәният йорты - Юдино символларының
берсе, ул мәдәни мирас объекты дип танылды, һәм аны төзекләндерүне бистәдә
яшәүчеләр зур түземсезлек белән көтә. Соңгы тапкыр биредә ремонт 1996 елда
үткәрелгән. Узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча бай
тарихлы мәдәният сарае Казанның мәдәни объектларын комплекслы яңарту программасына кертелде.
Мәдәният йортына капиталь ремонт июнь аенда башланды,
эшләрнең подрядчысы булып «Ремонтстройсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
тора. «Эшкә керешү белән, диварларның барлык өске катламнары да тузган булуы
ачыкланды. Кирпечне кул белән алырга була иде. Түбәгә бик күп су эләкте, һәм ул
җимерелә башлады», – дип сөйләде Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
башлыгы Сергей Миронов. Хәзерге вакытта түбәне, фасадны, җылыту системасын
төзекләндерү, керү төркемнәрен урнаштыру буенча эшләр бара.
С.Миронов соңгы капиталь ремонт барышында бинаның
фасадын плитка белән тышлауларына игътибар итте. Әмма хәзер ТР Мәдәният
министрлыгы белән берлектә аны төшерергә һәм фасадны беренче кыяфәтен
кайтарырга дигән карар кабул ителде.
«Без бинаның беренчел кыяфәтен торгызабыз. Фасадны
декоратив штукатурка белән бизәп, кичке яктырту белән җиһазландырачаклар, – дип
сөйләде проект дизайнеры Регина Суюндукова. – Моннан тыш, без арткы фасадны
бизәкләргә телибез. Башта бинаның арткы ягы урманга чыга иде, биредә Юдинога
керү күздә тотылмаган, ә хәзер ул бистәгә алып чыга».
Идеяне шәһәр Мэры хуплады. «Мондый фасад бистәнең
үзенчәлекле символы булачак. Бик шәп фикер, хуплыйм», - диде ул.
Бина эчендә диварлар чистартылган, артык бүлгеләр
сүтелгән, һәм булачак фойеның киңлеген күрергә була. Ул заманча материаллар
белән эшләнәчәк һәм яктырткыч белән җиһазланачак. Сергей Миронов фойены бизәүдә
тимер юл темасы чагылдырылуына игътибар итте. Ишек янындагы күрсәткечләр һәм
табличкалар вокзал навигациясе өчен стильләштереләчәк, тематик рәсемнәр
көзгеләрдә дә барлыкка киләчәк.
«Без сак астында булган әйберләргә сакчыл мөнәсәбәт
күрсәтәбез, шул исәптән фризлар, капительләргә дә. Алар бөтен җирдә дә
сакланмаган, һәм югалган урыннарда без аларны торгызабыз», - дип аңлатты
Р.Суюндукова.
Илсур Метшинга рекреация залларының берсен
күрсәттеләр. Диварларны бизәүдә табигый таш, агач куллану, заманча ут урнаштыру
һәм шул ук вакытта тарихи өлешне саклап калу планлаштырыла дип ассызыклады
проект дизайнеры.
Хәзер, С.Миронов сүзләренә караганда, подрядчының төп
бурычы – эшләр кыш көне актив дәвам итсен өчен, җылылык контурын ясау.
Капремонтны 2020 елда тәмамлау күздә тотыла.
Казан Мэры Юдино тимер юл эше музее проекты өстендә
эшләүгә аерым игътибар юнәлтте. «Без мәдәният йортында ТР Президенты Рөстәм
Миңнеханов белән булганда, музейны, калганнары кебек үк, заманча итеп ясау
теләген җиткердек, әмма арт-декога һәм хай-текка күчмичә генә эшләнергә тиеш,
бистә тарихы турында җылылык һәм ихтирам белән сөйләсен иде, - дип мөрәҗәгать
итте подрядчыга һәм дизайнерга Илсур Метшин. - Тимерьюлчылар мәдәният йорты
хезмәт династияләре һәм йөз еллык традицияләр белән таныш. Музейда болар
җаваплылык белән белән сакланган. Әлеге атмосфераны җиткерергә тырышсагыз иде».
Гомумән алганда, капиталь ремонт барышында мәдәният
йортының барлык биналарын да заманча социаль инфраструктурага туры килә торган
сыйфат стандартларына китерү планлаштырыла.