(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче сентябрь, Алена
Мирошниченко). Казан Мэры Илсур Метшин Яруллин урамындагы катнаш төрдәге 38-нче
номерлы «Шакмак» балалар бакчасын карады. Бүген, рәсми ачылышка кадәр үк,
мәктәпкәчә учреждениедә, балалар яңа урын белән таныша алсыннар һәм җайлаша
башласыннар өчен, ачык ишекләр көннәре уза.
Яруллин урамы буенча урнашкан балалар бакчасы төзелеше
2018 елның октябрендә «Демография» илкүләм проекты кысаларында башланды, төзүче
- «Восток-С» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Биредә 1150 фатирлы ике торак
комплекс төзелгән инде: «Казан Су» һәм «5 йолдыз». Мәгариф учреждениесе биредә
һәм якын-тирәдәге башка йортларда яшәүче балаларны мәктәпкәчә белем белән
тәэмин итәргә тиеш. Биредә барлыгы 6 төркем эшләячәк: 3 төркем - 3 яшькә
кадәрге балалар өчен, 1 кече, 1 урта һәм 1 өлкән төркем. Алар 120 кешене
сыйдыра ала.
Танышу барышында шәһәр башлыгы төрле кабинетларга
керде, аларның кайберләрендә танышу дәресләре бара иде. Беренче катта балалар
биюләр өйрәнә, икенче каттагы кабинетларның берсендә эбру техникасында рәсем
ясау буенча мастер-класс бара, спорт залында күнегүләр ясый иделәр. Күбесенчә
хәзер балалар бакчага әниләр белән килә, бу алар өчен адаптация процессын
җиңеләйтә. «Барлык әниләр исеменнән шундый матур заманча балалар бакчасы өчен
рәхмәт белдерәсем килә. Бакчаның нәкъ менә безнең районда ачылуы өчен шатбыз»,
- дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшинга күрше йортта яшәүче Елена Беляева, аның
улы Виктор инде «Шакмак»ка дәресләргә йөри икән.
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы
Сергей Миронов шәһәр Мэрына балалар бакчасында 38 хезмәткәр эшләячәген хәбәр
итте. «2 атна элек кенә аларның күбесе КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары
мәктәбенең «Балалар белән эшләү командасы» белем бирү программасы буенча
укуларын тәмамлады», - дип билгеләп үтте ул.
Актлар залында балалар бакчасы кунаклары өчен зур
булмаган концерт программасы әзерләгәннәр. Ата-аналар һәм педагогларга
мөрәҗәгать итеп, Казан Мэры Илсур Метшин «Демография» һәм «Торак һәм шәһәр
мохите» илкүләм проектлары буенча быел шәһәрдә 11 яңа балалар бакчасы
тапшырылуын хәбәр итте. «Шушы көннәрдә без республика Президенты Рөстәм
Миңнеханов белән 2700 балага исәпләнгән 2 яңа мәктәп ачтык. Республика башлыгы Сезгә дә зур
сәлам җиткерде һәм иң яхшы теләкләргә кушылды», - дип өстәде шәһәр башлыгы.
Балалар бакчасы мөдире Лилия Сөләйманова, үз
чиратында, коллектив балаларны тәрбияләү, аларда табигый уникальлекне саклап
калу өчен бөтен көчен куячак дип билгеләп үтте.
Яңа учреждениене карауда шулай ук Кулланучылар
хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль
хезмәтнең ТР идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Казан Башкарма комитеты
җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар
Һидиятов, «СМУ-88» компанияләр төркеме директоры, Казан шәһәр Думасы депутаты Илья
Вольфсон катнашты.