(Казан
шәһәре KZN.RU, 2-нче сентябрь, Алсу Сафина). Су коену сезонында Казанның
муниципаль пляжларында һәм ял итү урыннарында бәхетсезлек очраклары һәм батып
үлүчеләр теркәлмәде. Казан пляжларында бәхетсезлек очраклары 2011 елдан бирле
күзәтелмәгән. «Пляжларда гадәттән тыш хәлләрдән башка узган тугызынчы сезон
кешеләрнең суда куркынычсызлыгын оештыру буенча системалы эш алып барылу
турында сөйли», - дип шәрехләде коену сезоны нәтиҗәләрен Казан Мэры Илсур
Метшин.
Шәһәрнең муниципаль пляжларында һәм ял итү урыннарында
10 кеше, шул исәптән 5 бала коткарылган.
264 ял итүчегә беренче ярдәм күрсәтелгән. «Коткаручылар эше өчен рәхмәт
белдерәм - саннар, коткарылучылар саны үзләре өчен үзләре сөйли», - дип ассызыклады
И.Метшин. Су коену сезонында санкцияләнмәгән урыннарда 3 кеше батып үлгән.
«Җәй су коенырга теләүчеләр өчен бик үк җылы булмады,
әмма эссе көннәр дә бар иде. Пляжларны карап тоту йөкләмәсен безнең өстән
беркем дә төшермәде», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Су коену сезоны алдыннан Казанда әзерлек эшләре алып
барылды. Гражданнар саклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимурханов сөйләвенчә,
водолазлар 9750 кв.м мәйданда сулык һәм елга төбен тикшергән һәм чистарткан,
пляжларда су һәм туфрак пробалары анализланган. Барлык пляжларда да коткару
постларын һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү пунктларын оештыру, эскәмияләр,
күләгә урыннары, чүп савытлары, бәдрәфләр, коену урыннары, киенү кабинкалары
ремонтланган. Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре
язылган барлык мәгълүмат стендлары яңартылган, шулай ук
җиһазландырылмаган һәм куркыныч урыннарда су коенуны тыюның 68 аншлагы
урнаштырылган. Коткаручылар су объектларында коткару эшләрен үткәрү һәм зыян
күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү буенча әзерлек үткәннәр, барлыгы 65 коткаручы
җәлеп ителгән.
2019 елда казанлылар ялы өчен «Локомотив», «Түбән
Заречье», «Тирән күл», «Зур Аккош күле» муниципаль пляжлары һәм су янында халык
күпләп ял итә торган өч урын – Зөбәрҗәт күле, Аккош күле һәм Җиңү паркындагы
күл ачылды. «Комсомольское күле» пляжы быел якындагы территорияне
реконструкцияләүгә һәм төзекләндерүгә ябылды. «Барлык муниципаль пляжларда һәм
халык күпләп ял итә торган урыннарда көн саен 9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә
кадәр эш режимы белән өч коткаручы һәм бер медицина хезмәткәре кизү торды», -
дип сөйләде Ф.Тимурханов.
Су объектларында тотрыксыз санитар-эпидемиологик хәл
аркасында, июльдән Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге
өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте «Глубокое», «Түбән Заречье», «Локомотив»
һәм «Зур Аккош күле» пляжларында су коенуны тыйды. «Халыктан шикаятьләр
булмады, ачык сулыкларда коену белән бәйле эчәк инфекцияләре белән авырулар
теркәлмәде», - диде докладчы.
Җәй дәвамында пляжларда һәм балалар лагерьларында
коткаручылар суда тәртип саклауны пропагандалау, шулай ук батучыларга ярдәм итү
һәм беренче табибка кадәр ярдәм күрсәтү буенча 28 акция үткәргән. Моннан тыш,
коткаручылар ял итүчеләр арасында кирәкле мәгълүмат белән 4,3 меңнән артык
белешмәлек тараткан.
«2020 елга пляжларны коену сезонына әзерләү өчен җавап
бирә торган һәм коену сезоны дәвамында пляжларның инфраструктурасын карап
тотуны күзәтә торган даими оешмалар булдыру мәсьәләсен карауны сорыйбыз, алар
Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек
федераль хезмәте белән берлектә пляжларны куллану актлары төзеп суның
санитар-эпидемиологик торышын контрольдә тотачак», – дип мөрәҗәгать итте Казан
Мэрына Гражданнар саклау идарәсе башлыгы. Моннан тыш, Ф.Тимурханов су янында ял
итү урыннары санын арттыру зарурлыгына игътибар итте, бигрәк тә елга порты
артында.
«Бу - чаналарны кышын әзерләргә кирәклеге турындагы
очрак», - диде Илсур Метшин һәм Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкинны,
Тышкы төзекләндерү комитетын һәм район администрацияләре башлыкларын яңа коену
сезонына алдан ук әзерләнә башларга чакырды. «Реконструкциядән соң Дәрвишләр
бистәсендәге Комсомольск күлендә пляж ачыла. Шуңа күрә эшләр тагын да артачак,
барлык эшне дә оештырырга кирәк булачак», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.