(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче сентябрь, Алена
Мирошниченко). WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләренең 45-нче чемпионатында
катнашучылар яшь килеш нинди һөнәри осталыкка ирешергә мөмкин икәнлеген бөтен
дөньяга күрсәттеләр, дип билгеләп үтте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан
Мэры Илсур Метшин. Дөнья беренчелеген уздыру нәтиҗәләре турында Казан Башкарма
комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров сөйләде.
Ул Россия җыелма командасының ярышлар нәтиҗәләре
буенча гомуми рәсми булмаган медаль зачетында икенче урынга чыгуын искәртте –
Россия 22 медальгә лаек булды: 14 алтын, 4 көмеш һәм 4 бронза, шулай ук осталык
өчен 25 медальон. «Гомуми медаль зачетында икенче урын – безнең җыелма команда
өчен шактый яхшы нәтиҗә, чөнки 2015 елда Сан-Паулуда Россия 14-нче урынны алды,
2017 елда Абу-Дабида – 5-нче урын», - дип билгеләп үтте Р.Гафаров.
Казанлылар да әлеге уңышка үз өлешләрен керттеләр -
алар исәбендә 1 «көмеш» һәм 1 «бронза», осталык өчен 5 медальон. Казан
мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студенты Ислам Нигъмәтуллин
«Мәгълүмати кабель челтәрләре» компетенциясендә көмеш медаль алды, ә әлеге
техникумның тагын ике студенты Оксар Арсланов һәм Эмиль Мифтахов «Мобиль робот
техникасы» компетенциясендә бронза медаль алды.
«Безнең егетләрнең Future Skills – киләчәк
компетенцияләрендәге уңышларын аерым билгеләп үтәм. Бу юнәлеш «Волдскиллс Россия»
берлеге инициативасы белән әлеге чемпионатта беренче тапкыр үткәрелде. Мобиль
кушымталар эшләү буенча Казан студенты Тимерлан Рәхмәтуллин, КНИТУ студентлары
Никита Семин һәм Ренат Әхмәтшарипов «Композитлар технологияләре»
компетенциясендә бронза медаль яуладылар. Казан технология һәм дизайн көллияте
укучысы Виктория Малецкова «Цифрлы модельер» компетенциясендә беренче урынны
алды, ә Казан технология көллияте студенты Никита Барышев сәнәгать дизайнында
иң яхшысы булды. WorldSkills чемпионатына беренче тапкыр «Тормыш циклы белән
идарә итү» компетенциясе кертелде. Биредә «алтын»ны Казан вертолет заводы
хезмәткәрләре алды», - дип сөйләде спикер. Ул шулай ук Татарстан
Республикасыннан илкүләм җыелма команда составына 15 конкурсант керде, тагын 4
катнашучы WorldSkills Juniors һәм 15 конкурсант – Future Skills юнәлешендә
Россия данын якладылар дип өстәде.
Исегезгә төшерәбез, WorldSkills Kazan 2019 һөнәри
осталык буенча 45-нче чемпионат Татарстан башкаласында 22-27 августта узды һәм
63 илдән 1360 конкурсантны, 1300 экспертны һәм 280 меңгә якын җанатарны
берләштерде.
«Бу искиткеч тамаша булды! Үзара көч сынашкан 22 яшькә
кадәрге яшьләр, егетләр һәм кызлар, яшь килеш тә үз эшләренең чын
профессионаллары булуларын расладылар. Барлык 56 компетенциядән дә кемне дә булса
аерып чыгарасым килми, барлык егетләр һәм кызлар да һөнәри осталыкка ирешергә
мөмкин булуын күрсәтте», - диде Илсур Метшин һәм ил җыелмасы өчен бик шат
булуын өстәп, Татарстан һәм Казан вәкилләрен аерым котлады. Шәһәр башлыгы шулай
ук чемпионатка конкурсантларны әзерләгән экспертларга һәм тренерларга рәхмәт
белдерде.