(Казан шәһәре
KZN.RU, 2-нче сентябрь, Алсу Сафина). Казанлылар «Безнең ишегалды» өч еллык
республика программасы буенча үз теләкләрен
җиткерә ала – анкеталау 8-нче сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә
уздырылачак. Искәртеп узабыз, якын арада Татарстан башкаласында ТР Дәүләт Советына
депутатлар сайлау һәм 15-нче номерлы Кулагин округы буенча Казан шәһәр Думасы
депутатларын өстәмә сайлаулар узачак. Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын
үзләренең ишегалларын ничек күрергә теләүләре буенча теләкләрен актив
җиткерергә чакырды.
Сайлаулар көнендә казанлылар яңа программа буенча
беренче тапкыр үз фикерләрен белдерә алачак. Анкеталарны почта тартмалары
буенча таратачаклар һәм сайлау участокларында бирәчәкләр. «Теләкләр, тәкъдимнәр
һичшиксез гомумиләштереләчәк, исәпкә алыначак һәм гамәлгә ашырылачаклар», – дип
билгеләде И.Метшин һәм өч ел дәвамында республика программасы буенча Казанның
3,5 меңнән артык ишегалды төзекләндереләчәк дип өстәде.
Илсур Метшин Гагарин урамындагы ишегалдын төзекләндерүне шәһәр халкының активлыгына мисал
итеп китерде. Республика көнендә һәм Шәһәр көнендә ишегалды бәйрәме узды.
Бәйрәмдә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле
Игорь Комаров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. «Искиткеч
ишегалды, шәһәрлеләрнең активлыгы үрнәге, - диде шәһәр башлыгы. - Традицияләре,
авиатөзүчеләрнең данлыклы тарихы булган ишегалды. Авиатөзүчеләрнең берничә
буыны биредә яшәгән һәм әле дә яши», - дип билгеләде шәһәр башлыгы. Ул
ишегалдында үскән «Бриз» компаниясе директоры Андрей Беляков инициативасы
буенча да төзекләндерелүен искәртте. «Бу хөрмәткә лаеклы гамәл, - дип
ассызыклады И.Метшин. – Без аңа рәхмәт белдердек. Ул кайчандыр бу ишегалдында
яшәгән, район башлыгы Сергей Мироновка инициативасы белән чыккан һәм менә дигән
проектны тормышка ашырган. Кешеләрнең кәефе - үз ишегалдына да бәйле, әлеге
ишегалды икенче тапкыр туып кына калмады, ә бөтенләй башка төзекләндерү һәм
уңайлылык дәрәҗәсенә иреште».
«Сайлаучыларыбызны чакырып (ә алар Казанда 1 млн. га
якын!), һәр кешегә мөрәҗәгать итәргә телим: килегез һәм үз депутатыгызны
сайлагыз. Һәм, һичшиксез, ишегалдыгызны ничек күрергә теләвегез буенча үз
теләкләрегезне җиткерергә кирәк», - дип өстәде Мэр.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елдан Татарстанда ишегалларын
төзекләндерү буенча өч еллык программа старт ала. «Безнең ишегалды» проекты
кысаларында 2020 елдан башлап өч ел дәвамында барлык күпфатирлы йортларның
ишегалларын тәртипкә китерү планлаштырыла. Бу максатларга 50 млрд. сум тирәсе акча каралган.