(Казан
шәһәре KZN.RU, 2-нче сентябрь, Алена Мирошниченко). WorldSkills Kazan 2019
һөнәри осталык буенча уздырылган чемпионат кысаларында чит ил кунакларын Россия
һәм Татарстан мәдәнияте белән таныштырдылар. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе
вакытында Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм
Гафаров сөйләде.
«Бер мәктәп - бер ил» белем бирү программасы
чемпионатның кызыклы вакыйгаларының берсе булды. 22-нче августта Казан
укучылары чемпионатта катнашучы илләрнең вәкилләре белән очрашты. Безнең
мәктәпләрдә Франция хезмәт министры Мюриель Пенико, Кытай Тайбеясенең хезмәт
министры Су Мин Чун, WorldSkills International президенты Саймон Бартли һәм
башка рәсми затлар булды. Укучылар кунаклар белән бергә спорт ярышларында иң
яхшыларны ачыкладылар, чит ил кешеләрен милли ризыклар белән сыйладылар һәм
алар өчен халык җырлары һәм биюләре буенча мастер-класслар үткәрделәр», - дип
сөйләде Р. Гафаров.
Әйтик, бразилиялеләр үзләрен татар халык биюләрендә
сынап карады, дзюдо дәресендә һәм халык бизәкләре чигү буенча мастер-класста булдылар.
Казан Башкарма комитеты башлыгының беренче урынбасары сүзләренә караганда,
Бразилия җыелма командасының тим-лидеры илдә мондый гомуми белем бирү
мәктәпләре булмавын һәм делегация өчен башка мәгариф системасы һәм мәдәнияте
белән танышу күңелле булуын җиткергән. Ә Казан сәүдә-икътисад техникумына
килгән Бангладеш делегатлары биредә, башка илләр белән чагыштырганда,
учреждение белән идарә итү системасы иң яхшы булуын җиткергәннәр, шуңа күрә аны
өйрәнергә карар кылганнар.
«Бер мәктәп - бер ил» - туган теле чит тел булган
кешеләр белән аралашу тәҗрибәсе ягыннан да зур проект, дип ассызыклады
Р.Гафаров, чөнки күп кенә мәктәпләрдә яшь казанлылар инглиз, француз, немец һәм
башка телләрдә иркен аралаша. «Шунысы мөһим: делегатлар һәм Казан укучылары
арасында аралашу WorldSkills тан соң тәмамланмаячак, киресенчә дәвам итәчәк.
Укучылар педагоглар белән бергә хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен һәм
мөмкинлекләрен өйрәнәчәкләр», - диде ул.
Шулай ук, масштаблы халыкара вакыйга Казан, анда
яшәүчеләр, шәһәрнең мәдәнияте турында язган йөзләгән чит ил журналистларын
җәлеп итте, дип өстәде спикер. Нәтиҗәләр буенча массакүләм мәгълүмат
чараларында 6600-ләп мәкалә дөнья күргән. «Барысында да уңай фикерләр
җиткерелде, аларда шәһәрнең яхшы оештырылуы, матурлыгы һәм уңайлылыгы, казанлыларның
кунакчыллыгы һәм җанатарларга карата дустанә мөнәсәбәте билгеләп үтелде», - дип
ассызыклады ул.
«Команда әгъзалары, делегация җитәкчеләре, WorldSkills
җитәкчелеге белән аралашканда, Казан, шәһәрнең матурлыгы, чисталыгы һәм
кунакчыллыгы турында җылы сүзләр җиткерелде, - дип раслады Татарстан башкаласы
Мэры Илсур Метшин. - Кешеләр күңелләрендә безнең кунакчыллык һәм җылылыкның бер
өлешен алып киттеләр, ә Казан тагын да танылды, дуслары да бермә-бер артты».