(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче сентябрь, Алсу
Сафина). Бүген Казанның 137 мең укучысы өчен яңа уку елы башланды, 19 мең сабый
өчен беренче кыңгырау чылтырады. Бәйрәм көнендә Казанның «Весна» торак
комплексында 1501 урынга исәпләнгән иң зур мәктәп ачылды, бүген тагын бер
мәктәп 1224 урынга исәпләнгән «Светлая долина» торак комплексында да ачыла.
Шулай итеп, 2,7 меңнән артык укучы яңа мәктәпләргә бара. Эшлекле дүшәмбе
вакытында шәһәр Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәр читендәге әлеге
микрорайоннарда яшәүчеләр өчен бу үзенчәлекле вакыйга, һәм балаларны беренче
сменага укытуга күчерү өчен зур адым.
«Теләсә нинди яңа мәктәп төзелеше һәм аны ачу –
шатлык, әмма әлеге ике торак комплекс өчен – бу үзенчәлекле вакыйга, чөнки алар
әлегә шәһәр үзәгеннән шактый ерак урнашкан», - диде шәһәр башлыгы һәм аларны
белем сарае дип атады.
Казан Мэры яңа мәктәпләрдә укучылар өчен уку өчен
барлык шартлар да тудырылуын билгеләп үтте. «Космик кораб кебек затлы предмет
кабинетлары, рекреация зоналары, йөзү бассейннары, спорт заллары - иң катгый
халыкара таләпләргә туры китереп төзегәннәреннән дә калышмый, - дип сөйләде
Илсур Метшин. - 500 урынга исәпләнгән искиткеч концерт залы, ә «Светлая долина»
торак комплексындагы мәктәптә - 2 зал. Искиткеч сәхнә җиһазлары: яктылык, ут
белән уйнатыла торган музыка, микрофоннар - хыялдагыча!» Шәһәр башлыгы Казанда
яңа уку йортларын төзүдә катнашкан барлык төзүчеләргә дә рәхмәт белдерде.
Ике яңа мәктәп тә күппрофильле лицей статусына ия һәм
тулы көн форматында эшләячәк. Дәресләрдән соң укучылар төрле түгәрәкләрдә һәм
спорт секцияләрендә күңелләренә хуш килгән шөгыль сайлый алачак.
И.Метшин билгеләп үткәнчә, мәктәпләр федераль
программалар буенча төзелгән. «Бу залда мин сезгә Россия Президенты Владимир
Путин юлламасында мәктәпләр төзеләчәге җиткерелүе турында әйткән идем. Бездә
балаларның 14%-ы икенче сменада укый, һәм яңа 2,7 мең урын һәм ике янкорма –
93-нче номерлы гимназиягә һәм «Кояш» мәктәбенә – алга китеш өчен зур адым булып
тора», - диде шәһәр башлыгы.
Ул шулай ук капиталь ремонт программасы өчен Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. «Яңартылган мәктәпләргә килгән
балалар өчен бу - өр-яңа мәктәпкә килү кебек», - дип билгеләде И.Метшин. Казан Мэры
WorldSkills Kazan 2019 45-нче чемпионатына шәһәрдә 48 мәктәп яны территориясе,
39 ашханә һәм 30 спорт залы ремонтланды дип җиткерде. И.Метшин укучыларны һәм
педагогларны яңа уку елы башлану белән котлады.