(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче сентябрь, Алинә
Бережная). Бүген Казан шәһәре Совет районының «Весна» торак комплексында
185-нче номерлы яңа күппрофильле лицей ачылды. 1501 укучыга исәпләнгән уку
йорты Татарстан өчен иң зурысы булып тора. Укучыларны, аларның ата-аналарын һәм
укытучыларны лицей ачылышы һәм яңа уку елы башлану белән ТР Премьер-министры
Алексей Песошин һәм Казан Мэры Илсур Метшин котлады.
Шәһәр башлыгы мәктәп төзелешенең «Торак һәм шәһәр
мохите» илкүләм проекты буенча алып барылуын искә төшерде. «Бүген Татарстанның
иң зур мәктәбе ишекләрен ача. Әлеге белем сарае төзелешендә катнашкан һәркемгә
рәхмәтемне җиткерәм. Мин чын күңелдән балаларга мәктәп чорының бәхетле булуын,
биредә яңа дуслар табуларын, мәктәп еллары искиткеч хатирәләргә бай булуын телим»,
- диде И.Метшин. Ул шулай ук укытучыларга мөрәҗәгать итте. «Хөрмәтле
педагоглар, без балаларыбызны сезнең кулларга тапшырабыз һәм алар акыллы, тырыш
укучылар булыр, әти-әниләренең иң теләк-хыялларын тормышка ашырырлар дип
өметләнәбез», - диде Казан Мэры. Шәһәр башлыгы шулай ук Татарстан Президентына
һәм Хөкүмәтенә мәгариф мәсьәләләренә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген республикада
мәгариф системасы үсешенә зур игътибар бирелүен ассызыклады. Быел гына да Татарстанда
5 яңа мәктәп, мәктәпләргә 3 янкорма тапшырыла, тагын 36 мәктәп яңа уку елына
капиталь ремонтланды. Моннан тыш, мәктәпләр өчен уку классларына һәм
лабораторияләргә җиһазлар сатып алына. «Бу көнне яңа мәктәпләр ачу матур
традициягә әверелде, - диде Алексей Песошин. - Бүген без республикада иң зур
яңа төзелеш ачылу тантанасында катнашабыз – бу 1501 урынга исәпләнгән яңа
мәктәп. Барлык укучыларга да уңышлар, укытучыларга - яңа иҗади ачышлар, ә
әти-әниләргә тынычлык һәм зирәклек телим. Уртак тырышлык белән генә без
балаларыбызны үстерә алачакбыз».
Мәктәп бинасыннан символик ачкычны аның директоры
Наталья Стахеевага «Ак таш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры
(подрядчы компания - мөх.иск.) Газинур Әхмәтов тапшырды. «Бүген безнең өчен Белем
көне генә түгел, лицейның туган көне дә. Без Лицейның педагогик составы белән
һәр баланың үз биеклеген табуы өчен җаваплылыкны үз өстебезгә алабыз. Хәерле юл
сезгә!» - диде Н.Стахеева.
Алексей Песошин һәм Илсур Метшин беренче кыңгырауны
чылтыратканнан соң, укучылар яңа кабинетларның парталары артында үз урыннарын
алдылар. «Күптәннән мәктәпкә барасым килгән иде, бу көнне түземсезлек белән
көттем, биредә бик матур, миңа мондый мәктәптә уку бик ошар дип уйлыйм», - дип
сөйләде беренче сыйныф укучысы Әмир Авзалов.
Уку йорты директоры билгеләп үткәнчә, лицей
математиканы тирәнтен укытачак, биология, химия, физика, астрономия кебек
табигый фәннәрне дә өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук балалар ике чит тел –
инглиз һәм испан телен өйрәнәчәкләр. 185-нче номерлы лицей директоры Наталья
Стахеева сүзләренә караганда, мәктәптә дәрестән тыш эшчәнлек алып барылачак.
Балалар агач һәм металл эшкәртү остаханәләрендә, кино- һәм фотостудиядә
шөгыльләнә алачаклар. Биредә төрле телләрдә мәктәп телевидениесе, туган тел
театры һәм башка бик күп эшләр булачак. Мәктәптә спортка зур игътибар биреләчәк
– балалар физкультура белән ике зур спорт залында шөгыльләнә алачак, биредә
хореография дәресләре өчен сыйныф, тренажер залы һәм тир булачак.
Алексей Песошин һәм Илсур Метшин мәктәп коридорлары
буйлап уздылар һәм дәресләр барган сыйныфларны карадылар. Шул рәвешле, алар 500
урынга исәпләнгән актлар залында булды, анда утырту урыннары амфитеатр принцибы
буенча формалаштырылган, чит тел кабинетына керделәр, биредә балалар өчен испан
теле укытыла иде.
Шулай ук Премьер-министр һәм Казан Мэры лицейның
медиа-үзәге корреспондентлары белән аралашты. Яшь журналистлар кунаклардан
«Вестник весны» мәктәп журналының беренче чыгарылышында автографларын
калдыруларын сорады.
Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры
Рима Мөхәмәдшина Алексей Песошинга һәм Илсур Метшинга 250 урынга исәпләнгән ике
ашханәнең берсен күрсәтте.
Мәктәп ачылышында Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең
беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Казанның Совет районы администрациясе
башлыгы Роман Фәтхетдинов, мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов, ТР Мәгариф
һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин һәм башкалар катнашты.
Бүген Казанда Белем көне шәһәрнең 166 мәктәбендә
узачак. Яңа уку елында мәктәпләрдә 138 мең бала белем алачак, шуларның 19 меңе
- беренче сыйныф укучылары.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүген Казанда Р.Гәрәев
урамында 1224 урынга исәпләнгән тагын бер мәктәп ачылды.