(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август) Бүген Казан циркында ел саен уздырыла торган «Төп геройлар - 2019» милли балалар премиясен тапшыру тантанасы булды. Чарада Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
«Төп геройлар» премиясе балаларның телевидениедә нинди тапшыруларны яратулары, балалар өчен иң яхшы проектларны ачыклауга һәм хәзерге заман телевидение, кино һәм анимация индустриясе контентын популярлаштыруга юнәлтелгән. Иң яхшы медиапроектларны балалар үзләре сайлый.
«Кадерле балалар, премиядә катнашучылар! Инде өченче кат үткәрелүче бу матур бәйрәмдә сезне сәламләргә без бик шат. Җиңүчеләрне балалар үзләре сайлый, ә алар - иң рәхмәтле һәм гадел жюри. «Төп геройлар» премиясендә катнашучылар һәм җиңүчеләрне котлыйсым һәм уңышлар телисем килә», - диде Игорь Комаров чыгышында.
«Төп геройлар» фестивале Казанда берничә мәйданчыкта узды, шул исәптән Казан Кремлендә, Горький исемендәге паркта. Балаларга кызыклы мәдәни программа әзерләнгән иде. Премия тапшыру программаның төп пункты булды.
«Без сезнең барыгызны да сәламлибез һәм Республика көне белән котлыйбыз. Оештыручыларга бу фестивальне Казанда уздырганнары өчен рәхмәт. Барыгызга да күңелле бәйрәм телисем килә, шулай ук киләчәктә тагын да очрашырбыз, дип өметләнәм», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Беренче «Төп геройлар» фестивале 2017 елда Мәскәүдә узды. Быел бәйрәм беренче тапкыр Татарстан Президенты ярдәме белән төбәк дәрәҗәсендә узды. Премияне оештыручылар буларак «Беренче канал. Бөтендөнья челтәре» акционерлык җәмгыяте һәм «Карусель» акционерлык җәмгыяте («Беренче канал» һәм ВГТРК уртак проекты) чыгыш ясый, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.