(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август, Алена Мирошниченко). Бүген Казанда Республика көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү шәһәр Ратушасында үткән тантаналы җыелыштан башланды. Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласы үсешенә һәм чәчәк атуына зур өлеш керткән кешеләргә шәһәр һәм республика бүләкләрен тапшырды. Шулай ук традиция буенча бу көнне Казанның Мактаулы гражданнарын хөрмәтләделәр.
Тантаналы җыелышны ачып, шәһәр башлыгы барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады. «Мин ел саен бу залда Казанның барлык Мактаулы гражданнарын сәламләвемә шатмын. Без сезнең казанышларыгыз турында беркайчан да онытмыйбыз, сезгә калдырган мирасыгыз өчен рәхмәтлебез. Бүген биредә Казан файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәтләре өчен югары шәһәр бүләкләренә лаек булган кешеләр, учреждение, оешма, предприятие җитәкчеләре, шәһәр структураларының элеккеге һәм хәзерге җитәкчеләре җыелган иде. Нәкъ менә сезнең бәяләп бетергесез хезмәтегез шәһәрнең чәчәк атуына, матурлануына һәм дөньякүләм танылуына мөмкинлек бирде», - дип ассызыклады Илсур Метшин һәм Татарстан башкаласы халкы исеменнән аларга рәхмәтен җиткерде.
Казан Мэры шулай ук билгеләп үткәнчә, шәһәр быелгы бәйрәмне яхшы нәтиҗәләр һәм гаять зур вакыйгалар турында истәлекләр белән каршы ала. 2019 елда Татарстан башкаласы ике истәлекле датаны – Бөек Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнә. «Бу вакыйгаларга әзерлек тулы куәткә бара, бөтен эш сугыш фронтларында һәм тылда, заводларда һәм предприятиеләрдә Җиңүне якынайткан бөек кешеләр истәлегенә, ТАССРның йөз еллык тарихы дәвамында республиканың чәчәк атуына сәбәпче булучылар, аның җитештерүен, фәнен, медицинасын һәм мәдәниятен үстерүчеләр хәтеренә багышлана. Аларның һәркайсына исемле дәрәҗә биреләчәк», - диде Казан Мэры.
Узган ел Россия Федерациясенең милли проектларын, яңа микрорайоннар, социаль объектлар төзү, юлларны капиталь ремонтлау, ишегалларны, паркларны һәм скверларны төзекләндерү буенча федераль, республика һәм шәһәр программаларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән киеренке хезмәт елы булды, - дип билгеләде И.Метшин. Барлык проектлар арасында шәһәр башлыгы совет чорында булдырылган тарихи объектларның реновациясен аерым билгеләп үтте: «Крылья советов» паркында, Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында эшләр тәмамланды, Урицкий исемендәге паркта һәм «Московский» мәдәни үзәгендә яңа тормыш кайный. Моннан тыш, Алиш исемендәге, Сәйдәш исемендәге, «Чулпан» мәдәният йортларында проект документлары эшләнгән һәм мәдәният йортында капиталь ремонт эшләре башланган.
«Казан интенсив рәвештә үсә һәм камилләшә. WorldSkills эшче һөнәрләре буенча узган дөнья чемпионатында аерым тукталасы килә. Бу ярышлар Россиядә беренче тапкыр узды һәм тарихта иң масштаблысы булды. Анда 63 илдән 1354 вәкил катнашты. Нәтиҗә ясап, медаль зачетында икенче урын алган Россия җыелма командасы тупланмасында 14 алтын, 4 көмеш һәм 4 бронза медаль булуын аерым горурлык белән әйтергә була. Лаеклы бүләкләрне шул исәптән Татарстаның 4 конкурсанты да алды. Бу чемпионат эшче һөнәрләр дәрәҗәсен яңа биеклеккә күтәрүе белән дә әһәмиятле, һәм Россия Федерациясе Президенты WorldSkills хәрәкәтенең һөнәри белем бирү алдынгы системасының мөһим элементына әйләнүен билгеләп үтте. Ә Казан эш компетенцияләрендә заманча кадрлар әзерләү өчен алга киткән инфраструктурага ия булды», - дип билгеләде И.Метшин. Ул шулай ук чемпионатны ябу тантанасында ил Президенты Владимир Путин тарафыннан Казанга бирелгән бәя аерым әһәмияткә ия, дип өстәде: «Дөрес, гадел көрәш һәм дустанә аралашу өчен барлык шартлар тудырылган борынгы тарихлы, яшь, искиткеч, энергияле үсештәге шәһәр». Шәһәр башлыгы барлык предприятиеләргә, оешмаларга башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Барысы да, бердәм организм кебек, Казанның уңышлы үсешен булдырдылар», - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.
Тантаналы шартларда залга Казанның Мактаулы гражданнары китабын һәм Казанның Мактау китабын керттеләр, анда бүген яңа исемнәр кертелде. «Казан Гипронииавиапром» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Борис Тихомировка һәм «Ярдәм» сукырлар өчен уку-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдиновага Казанның Мактаулы гражданины исеме бирелде. Исегезгә төшерәбез, мондый карарны Казан шәһәре Думасы депутатлары XXXIV сессия барышында кабул итте.
Үз чиратларында Борис Тихомиров һәм Мәликә Гыйльметдинова хезмәтләрен шулай югары бәяләгәннәре өчен шәһәр башлыгына һәм барлык катнашучыларга рәхмәт белдерделәр. «Мин башкарлган эшләр - башкарырга мөмкин булганның бик аз өлеше генә. Әмма без моңа бергә ирештек. Минем өчен Мактаулы гражданин исеме - югары бүләк, ә Казан - дөньядагы иң яхшы шәһәр», - диде Казан Гипронииавиапром директоры. «Мин көн саен чәчәк ата һәм Казан җитәкчелеге тырышлыгы белән бөтен дөнья бәясе алган бу шәһәрдә яшәвем һәм эшләвем белән горурланам», - диде үз чиратында М.Гыйльметдинова.
Шулай ук бүген Казанның Мактау китабына да яңа исемнәр кертелде: «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе һәм «La Primavera» Казан камера оркестрының директоры, сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов.
Шулай ук бүген Илсур Метшин республика һәм шәһәр бүләкләрен тапшырды. II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены медален шәһәр Мэры кулыннан Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков кабул итеп алды. «Татарстан Республикасының атказанган артисты» мактаулы исеме Рәшит Ваһапов исемендәге ТР иҗтимагый фонды солисты-вокалисты Илүсә Хуҗинага, «ТРның Атказанган табибы» - Төбәкара клиник-диагностика үзәге табиб-нейрохирургы Виктор Падиряковка, «ТРның атказанган җир төзүчесе» - Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетының муниципаль җир контроле бүлеге башлыгы урынбасары Ольга Грунинага, «Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе» - «Элекон» заводы слесаре Рәмзия Исламовага, Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе двигательләр җыючысы һәм слесарь-җыючы Евгений Масловка һәм Владимир Филипповка, «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» - П.И.Чайковский исемендәге 1-нче номерлы балалар музыка мәктәбенең фортепиано укытучысы Лилия Файзрахмановага һәм 8-нче номерлы балалар музыка мәктәбенең скрипка классы укытучысы Лариса Настаушевага, «ТРның атказанган укытучысы» - Казанның Яңа Савин районы татар телендә белем бирүче 155-нче номерлы гимназиясенең физика укытучысы Ришат Абдрахмановка һәм шул ук районның 103-нче номерлы рус-татар мәктәбенең биология укытучысы Людмила Панкратовага, «ТРның Атказанган химигы» - Казан синтетик каучук заводының резин җитештерү лабораториясе мөдире урынбасары Наталья Шумиловага бирелде.
И.Метшин «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге идарәсе рәисе Любовь Мишинаны һәм очучы-сынаучы – Казан вертолет заводын очучылар белән тәэмин итү буенча очу-сынау комплексы башлыгы урынбасары Виктор Русецкийны «Казан шәһәре файдасына башкарган фидакарь хезмәте өчен» аерым хөрмәтләү билгесе белән бүләкләде. «Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәтләү билгесен шәһәр Мэры Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе шлифовчысы Зөлфия Насыйбуллинага тапшырды. Казанның Мактау грамотасы белән Вахитов районының 14-нче номерлы рус-татар мәктәбенең җитештерү мөдире Нина Коломинаны, Совет районының 111-нче номерлы рус-татар мәктәбенең шеф-пешекчесе Илсөя Мортазинаны, «Березка» лагере башлыгы Сергей Тимонинны һәм «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе баш инспекторы Әсхәт Фәхретдиновны бүләкләделәр.
Шәһәр Мэрының Рәхмәт хатын Икътисади үсеш комитеты рәисенең беренче урынбасары Гүзәл Минһаҗева, Казан Башкарма комитеты Аппараты эшләре идарәчесе урынбасары Нелли Рябцева, «Коры елга» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Рамилә Шәрипова, «Ак Каен» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Валентина Виноградская һәм «Новая Сосновка» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Азат Зарипов кабул итеп алды. Моннан тыш, «Дәүләки» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Александр Монаховка һәм «Счастливый» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Верена Сәлаховага Казан Мэрының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Чарада Казан шәһәре Думасы депутатлары, район администрацияләре башлыклары, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм мөхтәрәм кунаклар катнашты.