(Казан
шәһәре KZN.RU, 15-нче август, Ксения Швецова). Бүген Татарстан башкаласында
«Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында WorldSkills Kazan 2019 һөнәри
осталык чемпионаты башланып китте, анда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең
республика август киңәшмәсе узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты
Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер
Шәймиев, Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина, шулай
ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль
берәмлекләр башлыклары, эре предприятиеләр вәкилләре, педагогик һәм фәнни
җәмәгатьчелек катнашты.
Соңгы елларда Казан мәгариф үсешендә зур адым ясады,
дип билгеләде үз чыгышында Казан Мэры Илсур Метшин. Әйтик, 2006 елда
педагогларның 60%-ы тулы күләмдә компьютер белән эшли алмаган булса, бүген инде
Казан педагоглары алар өчен сатып алынган ноутбуклардан файдалана, ә фән
кабинетларының 93%-ы мультимедиа җиһазлары белән җиһазландырылган.
«IT-технологияләр безнең мәктәп тормышына нык үтеп
керде – электрон журналлар һәм көндәлекләр булдырылды, укытучыларның 100%-ы
ноутбукларга ия, ә киңәшмәләр һәм методик дәресләр видеоэлемтә системасы буенча
үткәрелә», - диде Мэр.
Мәгариф үсешенең тагын бер мөһим өлеше - заманча
педагогик кадрлар һәм укытучыны мотивацияләү системаларын әзерләү. «Казанда
педагогларга һәм талантлы укучыларга ярдәм итү системасы төзелде, - дип
билгеләде И.Метшин. – Шәһәребездә укытучыларның өчтән бере – 35 яшькә
кадәргеләр, бу өлеш күрше төбәкләргә, миллионлы шәһәрләргә караганда, шулай ук
Мәскәү һәм Санкт-Петербургка караганда югарырак».
Педагогларның профессиональлеге Россиянең теләсә кайсы
төбәгендә белем бирү дәрәҗәсенең иң мөһим күрсәткече булып тора, дип килеште
Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина. «Мәктәпнең
идеаль формасы: укучыга бик кызык һәм аның янәшәсендә көчле укытучы булу, - дип
фикерләре белән уртаклашты И.Потехина. - Сезнең республикада педагоглар үз
эшләренә җан биреп эшли, һәм без моны имтиханнарны тапшыручылар, олимпиадалар
нәтиҗәләре буенча күрәбез».
Бүген Россиядә гамәлгә ашырыла торган «Мәгариф» милли
проекты ике төп бурычны хәл итә: үзгәрешләргә реакция ясап тиз үзгәрергә һәм
алынган нәтиҗәләрне дөрес бәяләргә өйрәтә. «Илкүләм проектка моңарчы күрелмәгән
акчалар бүлеп бирелгән, безнең бурыч - әлеге акчаларны рациональ файдалану.
Балаларда креативлыкны үстерергә, карарлар кабул итә белүне, үз алларына бурыч
куярга һәм үз көчләрен объектив бәяләргә өйрәтергә тиешбез, - диде И.Потехина.
- Без балалар, аларның әти-әниләре өчен эшлибез».
Татарстан быел субсидияләр бүлеп бирелә торган илкүләм
проектның 11 чарасының җидесендә катнаша, дип искәртте РФ Мәгариф һәм фән
министры урынбасары. Республикага 875 млн сум бүлеп бирелгән, якынча 600 млн
сумы – инфраструктурага һәм тагын 274 млн сумнан артыгы - башка чараларга.
«Демография» илкүләм проекты кысаларында балалар бакчалары төзелешенә тагын 3
млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Татарстанга балаларга һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләренә
аерым игътибар бирергә кирәк, дип билгеләп үтте спикер. «Профориентация – бүген
без алып бара торган бик зур эш блогы. Без балаларыбызга хезмәт базарында
конкурентлыкка сәләтле булырга ярдәм итәргә тиеш. Бүген бу бурыч, элеккегегә
караганда, күпкә катлаулырак, кайбер һөнәрләр 5-7 ел эчендә үзгәрә».
Һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләрендә өстәмә белем бирү
мөһим роль уйный. И.Потехина сүзләренә караганда, илкүләм проект кысаларында
якындагы елларда бу юнәлеш актив рәвештә үсәчәк. «1-нче сентябрьгә кадәр өстәмә
белем бирү региональ системасын үстерүнең максатчан моделе расланачак. 2024
елга өстәмә белем бирү белән 6 миллионнан артык бала шөгыльләнәчәк дип
планлаштырабыз, шул исәптән авыл җирлегендә һәм кече шәһәрләрдә яшәүчеләр дә»,
- дип планнары белән уртаклашты РФ мәгариф министры урынбасары.
Һәр төбәкнең һәм шәһәрнең киләчәге, беренче чиратта,
мәктәпләрдә һәм югары уку йортларындагы белем бирү сыйфатына һәм балаларны
әзерләү дәрәҗәсенә бәйле, дип билгеләп үтте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул
педагогларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларның һөнәри осталыклары
республикага мәгариф өлкәсендәге күп кенә күрсәткечләр буенча югары нәтиҗәләргә
ирешергә мөмкинлек бирә, дип ассызыклады. «Әгәр без киләчәк турында сөйлибез
икән, ул үсеп килүче буынны ничек әзерләвебезгә бәйле булачак, шуңа күрә безнең
киләчәк – мәгарифтә, - диде Р.Миңнеханов. – Бу бурычны беренче чиратта
педагоглар хәл итә. Без үз ягыбыздан мәктәпләр төзиячәкбез һәм
төзекләндерәчәкбез, инфраструктура булдырачакбыз, әмма төп җаваплылык –
укытучыларда. Директорлар үз үрнәкләрендә ничек эшләргә кирәклеген күрсәтергә
тиеш».