(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август, Ксения Швецова). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең Идел буе районындагы 114-нче номерлы мәктәбендә ремонт эшләре барышын бәяләде һәм микрорайонда яшәүчеләр өчен җәяүле зонаны төзекләндерергә кушты. Биредә яңа уку елына өстәмә корпус ныклап төзекләндереләчәк һәм мәгариф учреждениесенең төп бинасы өлешчә яңартылачак. Шәһәр башлыгы мәктәптә балаларга белем бирү өчен бөтенләй яңа шартлар тудырылачагын билгеләп үтте.
114-нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе 1957 елда төзелгән, ә 1968 елда учреждение территориясендә 661 кв.метр мәйданлы өстәмә корпус төзелгән, анда остаханәләр урнашкан. Аларда хезмәт дәресләре узган, балалар станокларда эшләргә өйрәнгән һәм техник белем алганнар. Бүген биредә ремонт эшләре тулы куәтенә бара – яңа уку елына бина тулысынча яңартылачак.
«Ремонттан соң без корпуста өстәмә белем бирү түгәрәкләрен оештырырга планлаштырабыз. Аларда укучылар гына түгел, микрорайонда яшәүчеләр дә шөгыльләнә алачак. Без үзебезнең районга, шәһәргә һәм бөтен республикага ярдәм итәчәк профессионалларны укытачакбыз, - дип планнары белән уртаклашты 114-нче номерлы мәктәп директоры Виталий Стахеев. - Мәктәп базасында без музыка дәресләре, хезмәт дәресләре үткәрәчәкбез, робототехника, веб-дизайн кебек өстәмә белем бирүнең заманча юнәлешләрен үстерәчәкбез».
Мәктәпнең төп бинасына капиталь ремонт 2012 елда үткәрелде. Ул вакытта эшчеләр бинаның түбәсен һәм фасадын тулысынча ремонтладылар, инженерлык коммуникацияләрен, санитар узелларны яңарттылар, тәрәзәләрне һәм ишекләрне алыштырдылар. Әмма, В.Стахеев сүзләренә караганда, капремонт үз эченә башкарылырга кирәк булган барлык эш төрләрен дә кертмәгән.
Быел мәктәпнең беренче катын, спорт залын, азык-төлек блогын яңарту эшләре дәвам итте. Шулай ук киләчәктә икенче һәм өченче кат коридорларын һәм актлар залын яңарту планлаштырыла. Бүгенге көндә капиталь ремонт 60%-ка үтәлгән, подрядчы булып «Ремонтстройсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тора.
Азык-төлек блогын һәм ашханәне яңарту планнары белән шәһәр башлыгын Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәдшина таныштырды. Ул ашханәдә укучылар өчен мәктәп рестораны ачылачагын сөйләде. «Ремонтка кадәр ашханәдә 108 утыру урыны булган, барлык эшләрдән соң 150 урын булачак», – дип билгеләп үтте Р.Мөхәммәдшина һәм бу укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип өстәде.
Бинаның проект куәте 324 бала тәшкил иткән мәктәптә бүгенге көндә 550 укучы белем ала. Ремонт эшләре башкарылганнан һәм өстәмә корпус ачылганнан соң, мәктәптә укулар бер сменада оештырылыр, дип планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, РФ Президенты Владимир Путинның агымдагы елның февраль аенда Казанда узган җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуында мәктәп мәйданнары җитмәү темасы күтәрелгән иде. Бу мәсьәләне хәл итү вариантларының берсе булып уку процессында файдаланылмый торган мәйданнарны – мәктәп биналарына һәм башка территорияләргә янкормаларны җәлеп итү тәкъдим ителде.
Капремонттан тыш, территорияне төзекләндерү эшләре алып барыла: асфальт түшәлә, спорт мәйданчыгы һәм футбол кыры төзелә. И.Метшин әлеге территориянең район халкы өчен төп җәяү йөрү зоналарының берсе булуын искә төшерде, һәм моны эшләр башкарганда исәпкә алырга кушты. «Аңлашыла инде, бу, гадәттә, мәктәпләрне ремонтлауга керми, әмма электән шулай килеп чыкты ки, бирегә кешеләр, коляскалы әниләр, балалар һәм өлкән яшьтәге казанлылар килә. Алар өчен җәяү йөрү зонасы ясарга, эскәмияләр санын арттырырга кирәк. Һәм, һичшиксез, кече архитектура формалары булган балалар мәйданчыгы төзүне дә күз алдында тотарга кирәк», - диде Мэр.
Гомумән алганда, уку йорты югары әзерлек дәрәҗәсендә, барлык эшләр дә уку елына тәмамланачак, дип билгеләде шәһәр башлыгы. «Беренче сентябрьгә микрорайонда яшәүчеләр үз балаларын укыту өчен яңа шартлар алачакларына шатбыз, – диде И.Метшин. - Спорт залы ремонтлана, актлар залы, мәктәп рестораны ясаячакбыз. Кыскасы, педагоглар да, балалар да яңартылган мәктәпне танымыйлар. Биредә укучылар Татарстан башкаласына лаеклы дәрәҗәдә белем алсын өчен барысы да булачак».
Казан туучылар саны буенча тотрыклы рәвештә рекорд кую нәтиҗәсендә, шәһәр балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә нык мохтаҗ, дип өстәде Мэр. «Быел без ике зур мәктәп тапшырабыз - берсе «Весна» торак комплексында - 1500 урынга, икенчесе Рауис Гәрәев урамында - 1224 урынга исәпләнгән , - дип искәртте И.Метшин. – «Кояш» мәктәбенә, 93-нче номерлы мәктәпкә янкорма барлыкка киләчәк, алар уку процессын бер сменада оештырырга мөмкинлек бирәчәк».
Чарада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов һәм башкалар катнашты.