(Казан
шәһәре KZN.RU, 14-нче август, Алена Мирошниченко). Кичә Казан Башкарма комитетында Татарстан
башкаласы Мэры Илсур Метшин рәислегендә шәһәрнең террорчылыкка каршы
комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Һөнәри осталык буенча WorldSkills
чемпионаты алдыннан киңәшмәдә шәһәрнең транспорт инфраструктурасының,
кунакханәләрнең әзерлеге, иминлек, туклану белән тәэмин итү мәсьәләләре, шулай
ук чемпионат вакытында Казанның парк зоналарында һәм иҗтимагый киңлекләрдә
узачак чаралар турында фикер алыштылар.
Утырышта шәһәр прокуроры Олег Дроздов, РФ Эчке эшләр
министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе Александр Мищихин, Федераль
иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре, Башкарма комитетның структур
бүлекчәләре, тормышны тәэмин итү предприятиеләре, идарәче компанияләр,
республиканың кунакханә һәм хостеллары ассоциацияләре җитәкчеләре катнашты.
Чемпионатның төп чаралары 22-нче августтан 27-нче
августка кадәр «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә (ярышлар)
һәм «Казан Арена» стадионында (ачылу һәм ябылу тантаналары) узачак. Инде 16-нчы августтан шәһәргә ярышларда
катнашучылар, оештыру комитеты әгъзалары, 68 илдән һәм төбәкләрдән экспертлар,
туристлар һәм җанатарлар килә башлаячак. «Һичшиксез, куркынычсызлык чаралары
беренче урында тора, хаталар һәм ялгышлыклар булырга тиеш түгел. Казанда бу
эшкә инде керештеләр», - дип ассызыклады Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин,
утырышны ачып.
Чемпионат кысаларында узачак чараларны оештыру турында
Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе җитәкчесе урынбасары - WorldSkills Kazan
2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин сөйләде. Ул чемпионат 56 компетенция
буенча узачак, аларда 63 илдән һәм төбәкләрдән 1355 конкурсант катнашачак, дип
искәртте. Чемпионатны яктырту өчен 3500 волонтер җәлеп ителәчәк, меңгә якын
массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре аккредитация узган.
«Чемпионатның төп объекты – «Казань Экспо»ның әзерлеге
16-нчы августка, барлык ярыш мәйданчыкларын халыкара экспертларга тапшыру
вакытына планлаштырылган», - дип белдерде спикер һәм бүген периметраль
киртәләрдә видеокүзәтү камераларын урнаштыру тәмамлануын өстәде. «Казан Арена»
стадионында да әзерлек эшләре тәмамланып килә, анда дөнья чемпионатының ачылу,
ябылу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантаналары узачак. Э.Гобәйдуллин сөйләвенчә,
бүген биредә репетицияләр старт бара, ә 21-нче августка ачылу тантанасының
генераль прогоны һәм аларның ябылуын үткреп карау планлаштырылган.
«Халыкара күргәзмә үзәге 44 меңгә якын кешене кабул
итәр дип планлаштырыла, аларның 32 меңе – шәһәр вәкилләре, 6 меңе – республика
районнары вәкилләре һәм 6 меңгә якын кеше – Россия Федерациясе субъектларыннан
килүчеләр. Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен кунакларны Казан ярминкәсеннән,
Казан теннис академиясеннән һәм «Казан-1» тимер юл вокзалыннан ташу
оештырылачак, - дип хәбәр итте WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе.
Моннан тыш, чемпионатта Россиянең 85 төбәгеннән 3500
волонтердан торган команда эшләячәк. Аларның 2900 меңе - Казан һәм республика
вәкилләре, 400 волонтер - илнең башка төбәкләреннән, 100 халыкара волонтер
дөньяның 40 иленнән һәм 100 активист волонтерлар мобильлеге программасы буенча
киләчәк. Чемпионат чорында «Казан Экспо» территориясендә 2500-гә якын волонтер
эшләячәк, алар инде 1-нче августтан ук эшкә керешкәннәр.
«Мин булачак чараның югары дәрәҗәдә булуын һәм
масштабын билгеләп үтәсем килә. Операцион эшчәнлек күләме – Универсиаданыкыннан
кимрәк түгел. Әлбәттә, без барлык клиент төркемнәрен дә ачык йөз белән каршы
алырга, имин яшәтергә һәм шәһәребезне лаеклы итеп тәкъдим итәргә тырышачакбыз»,
- дип тәмамлады чыгышын Эмиль Гобәйдуллин.
Утырышта җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыкны тәэмин
итү турында РФ Эчке эшләр министрылыгының Казан буенча идарәсе башлыгы
Александр Мищихин сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, бу максатлар өчен Эчке эшләр
органнары хезмәткәрләре, хәрби хезмәткәрләр һәм Росгвардия хезмәткәрләре
төркеме формалаштырылган. «Алар инде барлык объектларда да эшли, ә 16-нчы
августта полицейскийлар объектларны тәүлек буе саклауга керешәчәк», - дип
җиткерде ул.
А.Мищихин шулай ук кинологлар һәм саперлар шартлау
җайланмаларын салу мөмкинлеген булдырмас өчен даими рәвештә тикшерүләр
үткәрүләрен хәбәр итте, Росгвардия белән берлектә үткәрү режимына контроль
җайга салынган. «Тулаем алганда, куркынычсызлыкны тәэмин итү өлешендә чемпионатка
әзерлек планлы тәртиптә бара», - дип нәтиҗә ясады ул.
Катнашучыларны урнаштыруга килгәндә, аларны төп
урнаштыру урыны WorldSkills авылы (Универсиада Авылы) булачак. Кунаклар анда
1-нче августтан ук килә башлады, күпчелек кунакларның килүе 15-нче августтан
19-нчы августка кадәр булыр дип көтелә. Әмма клиентлар төркемнәре өчен шәһәр
кунакханәләрендә номерлар да кирәк булачак. Моның өчен 51 отель җәлеп итү
планлаштырыла. Кунакчыллык өлкәсе объектларының әзерлеге турында Туризмны
үстерү комитеты рәисе Дарья Санникова сөйләде.
«Шәһәр кунакларын урнаштыру мәсьәләсен хәл итү өчен
24-нче июньнән 4-нче июльгә кадәр Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты, Россия
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль
хезмәтенең ТР буенча идарәсе, Росгвардия, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы
идарәсе белән берлектә Туризм үсеше комитеты белгечләре комплекслы тикшерү
үткәрделәр. Кунакханәләрне тикшерү барышында кайбер проблемалар ачыкланды, алар
арасында объектларның куркынычсызлык паспортларын актуальләштерү зарур», - дип
хәбәр итте ул. Хәер, 10 кунакханәнең 7-сендәге кисәтүләр бетерелгән инде, 3
отель бу процедураны төгәлләп утыра. Д.Санникова шулай ук 13-16 августта
Туризмны үстерү комитеты һәм Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе
хезмәткәрләре өстәмә урнаштыру чараларын караячакларын ассызыклады.
Дөнья чемпионатын уздыру чорында казанлылар һәм
башкала кунаклары өчен әзерләнәчәк төрле мәдәни программа турында Мәдәният
идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләде. Республика һәм шәһәр учреждениеләрендә,
театрларда һәм музейларда 50-гә якын чара узачак, алар арасында спектакльләр,
тамашалар, күргәзмәләр һәм фестивальләр бар.
Утырышта шулай ук WorldSkills чемпионатын уздыру
чорында транспорт хезмәте күрсәтүгә аерым игътибар бирелде. Транспорт комитеты
рәисе Айдар Габделхаков чарага әзерлек барышында җәмәгать транспортының барлык
күчмә составы тиешле санитар-техник халәткә китерелгән, дип ышандырды.
«Пассажирларга өч телдә – рус, татар һәм инглиз телләрендә хәбәр итү тәэмин
ителгән, машина йөртүчеләр һәм кондукторлар тиешле кием формасы белән
комплектланган, автобус салоннарында эчке һәм тышкы яктан видеокүзәтү
җайланмалары урнаштырылган», - дип хәбәр итте ул. А.Габделхаков шулай ук
транспорт предприятиеләрендә катгый пропуск режимы гамәлдә булуын,
хезмәткәрләргә даими инструктаж үткәрелүен ассызыклады. Казан метрополитенының
террорчылыкка каршы саклануына аерым игътибар бирелә. WorldSkills чемпионатын
уздыру чорында пассажирлар һәм күчмә состав өчен тикшерү чаралары санын арттыру
планлаштырыла. Ә транспорт комитетының кайнар линиясе тәүлек буе эшли торган
режимга күчә: (843) 275-30-50.
«Без илнең эре туристик үзәгенә әйләндек, шуңа күрә
башкала кунакларының һәм халкының иминлеген тәэмин итү - шәһәр хуҗалыгының
барлык тармаклары өчен дә мөһим бурыч. Бик зур эш башкардык, зур чаралар
үткәрүдә тәҗрибәбез бар. Иминлек һәм уңайлылык мәсьәләләрендә югары
күрсәткечләргә ирештек. Бу юлы да без чемпионатны югары дәрәҗәдә уздыруны бергә
тәэмин итәчәкбез», - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.