(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче август, Ксения
Швецова). Казанда 2020 елда полилингваль белем бирү комплексын төзү һәм
файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры
урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «Казан Экспо» күргәзмә
үзәге бинасында узган мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август
киңәшмәсендә хәбәр итте.
Быел республикада полилингваль белем бирү
комплексларын төзү төбәк мәгариф сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе
булды. «2022 елга кадәр алты «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» комплексын
эшләтеп җибәрү планлаштырыла, аларның беренчесе Казанда 2020 елда барлыкка
киләчәк», - диде Р.Борһанов.
«Проектның максаты - балалар рус, татар, инглиз
телләрендә белем алачак һәм милләтара татулык рухында тәрбияләнәчәк белем бирү
комплексы моделен булдыру», - дип аңлатты Р.Борһанов.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
рәислегендә узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер
Шәймиев, Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина, Казан
Мэры Илсур Метшин, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары
җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм педагоглар катнашты.