(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август, Ксения
Швецова). Казанның Генераль планы проекты буенча иҗтимагый фикер алышуларның
дүрт көне эчендә казанлылар проект әзерләүчеләренә ике меңнән артык тәкъдим һәм
искәрмәләр җибәрде, аларның һәркайсы документ өстендәге эш барышында каралачак.
Генераль план шәһәрнең күпчелек халкының мәнфәгатьләрен исәпкә ала, ә
документта билгеләнгән бурычларны тормышка ашыру Казанның алга китүен күздә
тота, дип ассызыклады бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Татарстан башкаласы
Мэры Илсур Метшин.
Казан Мэры шәһәр халкына шәһәрнең Генераль планы
проекты турында фикер алышуда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде һәм һәр
тәкъдимнең алга таба Генплан өстендәге эш барышында исәпкә алыначагын билгеләп
үтте.
«Перифериядә берничә «кайнар нокта» барлыкка килде,
әмма кешеләрне дә аңлап була - берәү дә үзгәрешләр теләми, кешеләрнең табигате
шундый. Әмма шәһәр - ул тере организм, үсә, камилләшә, бу процессларны
туктатмаска кирәк», - дип билгеләде И.Метшин.
Халыкның иң күп дәгъвасы юлларны проектлау белән
бәйле. Шул ук вакытта автомобильләрнең артуы шәһәрне үстерү планнарын читләтеп
уза алмый, дип ассызыклады И.Метшин. «2006 елда Казанда 180 мең автомобиль бар
иде, ә бүген – 430 мең. Бу Киров, Уфа яки Самара халкыныкы түгел, ә
казанлыларның машиналары, һәм без, хакимият буларак, транспорт системасын
формалаштырырга тиеш. Безгә коридорлар калдырырга, бу урыннарда 9 катлы
биналар, сәүдә үзәкләре яки башка объектлар барлыкка килмәсен өчен, «кызыл
линияләр» куярга кирәк. Бу мәсьәләләр бер көндә генә хәл ителми».
Бүген Татарстан башкаласында алып барыла торган Зур
Казан боҗрасын төзү 1969 елның Генераль планында ук планлаштырылган булган, дип
искәртте И.Метшин. Шулай итеп, бүгенге көндә проектны эшләүчеләр документка
сала торган күп кенә планнар Генпланның гамәлдә булуы тәмамланганчы ук тормышка
ашырылачак. «Кызганычка каршы, кешеләрнең барлык теләкләрен һәм өметләрен
канәгатьләндерерлек бердәм дару юк. Безнең бурыч – сайлаган белгечләребез
ярдәмендә оптималь чишелеш табу».
Казанның Генпланын эшләү белән Мәскәүнең Генераль
планы институты белгечләре шөгыльләнә, дип искәртте шәһәр башлыгы. «Без бу
коллективның профессиональлеген шик астына куя алмыйбыз. Тик алар да могҗиза
тудыручылар түгел, 250 меңгә арткан машиналарны, транспорт коридорларына
кертмичә, һавадан оча алырлык итеп эшли
алмыйлар».
«Үз милке «кызыл линия» зоналарына кергән җир
кишәрлегенең, торак йортның һәр милекчесенә гадел базар компенсациясен
гарантиялибез, ул барлык шәхси хокукларны үтәргә һәм әлеге акчаларга башка
төрле милек сатып алырга мөмкинлек бирәчәк, - диде И.Метшин. - Без шәһәребезнең
иртәгәсе көне өчен җаваплы һәм күпчелек халык мәнфәгатьләрен исәпкә алып
карарлар кабул итәргә тиеш».
29-нчы августта иҗтимагый фикер алышу нәтиҗәләре
турында бәяләмә Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар
җыентыгында басылып чыгачак һәм KZN.RU рәсми порталында урнаштырылачак.
Генплан проекты буенча беренче тапкыр фикер алышу
Интернетта dispute.kzn.ru мәгълүмати ресурсында узды. Компьютерга керү
мөмкинлеге булмаган Генплан проекты буенча иҗтимагый фикер алышуларда
катнашучылар өчен район администрацияләрендә һәм Архитектура һәм шәһәр төзелеше
идарәсендә эш урыннары җиһазландырылды. Анда мөстәкыйль рәвештә яки
консультантлар ярдәмендә үз тәкъдимнәреңне һәм кисәтүләреңне мәгълүмат
системасына кертергә була иде. Бу
мөмкинлектән 40-лап кеше файдаланган.
«Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә гражданнарга
үз тәкъдимнәрен һәм кисәтүләрен язмача яки телдән бирү мөмкинлеге бирелде –
мондый мөмкинлектән 500-дән артык кеше файдаланды, - дип хәбәр итте
И.Дябилкина. - Әмма идарәдә оештырылган Генплан проекты буенча консультация
күрсәтү зонасы шәһәрлеләр арасында аеруча кызыксыну уятты. 4 көн эчендә 323
кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итте».
Спикер җәмәгать фикер алышуларында катнашкан
шәһәрлеләрнең зур җаваплылыгын билгеләп үтте. Мәсәлән, сорауларның яки
тәкъдимнәрнең дөрес булмаган формасына бәйле рәвештә бер генә тайпылыш та
булмады. Иң еш бирелә торган сораулар Салмачы, Вознесение, Дәрвишләр
бистәләрендәге юлларны проектлауга, Горький шоссесы алмаш-юлына кагылышлы иде.
Гаврилов урамы буенча Казансу елгасы ярын төзекләндерүгә, магистраль газ
үткәргече зонасыннан мөмкин булган ераклыкларга, вертолет һәм авиация
заводларын чикләү зоналарын төзүгә кагылышлы сораулар күп булды.
Халык еш кына җир кишәрлегенең нинди функциональ
зонага керүе һәм киләчәктә бу территориянең үсеш перспективасы турында сорашты.
«Экспозиция чорында Генплан проекты буенча барлыгы
2045 тәкъдим һәм искәрмә бирелде, шуларның 37-се кире кагылды. Статусларын
раслаган катнашучыларның 2009 тәкъдиме карала һәм иҗтимагый фикер алышулар
тәмамлану буенча беркетмәгә кертеләчәк», - диде спикер һәм әлеге проект буенча
тәкъдимнәрнең 76%-ы гражданнар тарафыннан электрон рәвештә иҗтимагый фикер
алышуларның мәгълүмати системасында бирелде дип өстәде.
Мәгълүмат системасы сайтынның техник ярдәм сорап
мөрәҗәгать итү бүлегенә 50 кеше мөрәҗәгать иткән. Тәкъдимнәр бирү буенча
кыенлыклар дүртесендә генә килеп чыккан – аларга ярдәм күрсәтелгән.
Бүгенге көндә Идентификация һәм аутентификация бердәм
системасында теркәлгән һәр шәһәр гражданы иҗтимагый фикер алышу сайтына керә
һәм сораулар белән җаваплар бирелгән тәкъдим-искәрмәләрне карый ала. Шулай ук
Генплан проекты буенча тәкъдим яисә искәрмә биргән иҗтимагый фикер алышуларда
катнашкан һәр кеше үзенең шәхси кабинетында тәкъдимен күрә яки кире кага ала,
шулай ук кабул ителгән карарның сәбәпләрен белә алачак.
Исегезгә төшерәбез, яңартылган Генераль план проекты
буенча фикер алышулар Казанда 29-нчы июльдә старт алды. 1-нче августка кадәр
шәһәрлеләр үзләренең искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен электрон мәйданда, шулай ук
Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә калдыра алдылар.