(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Ратушасында Тарихи шәһәрләр лигасы директорлар советы утырышы уза. Очрашуда катнашучылар Казанда 2020 елда Тарихи шәһәрләр лигасының XVII Бөтендөнья конференциясен үткәрү мөмкинлеге турында фикер алышалар. Лига әгъзалары тарафыннан уңай карар кабул ителгән очракта, чара Россиядә беренче тапкыр узачак.
Утырышта Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин, Тарихи шәһәрләр лигасының генераль секретаре, Япониянең Киото шәһәре вәкиле Шигенори Шибата, Австриянең Бад-Ишль Мэры Ханнес Хайде, Казан муниципаль берәмлеге Башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова, шулай ук Иранның Шираз шәһәре, Көньяк Кореяның Кенжда шәһәре, Кытайның Сиань һәм Төркиянең Конья шәһәре вәкилләре катнаша.
Кунакларны сәламләп, Илсур Метшин директорлар советына ТАССР төзелүгә 100 ел тулган елда Казанны тарихи шәһәрләр Лигасының Бөтендөнья конференциясен кабул итәчәк шәһәр буларак карарга фикер кылган өчен рәхмәт белдерде. «2020 ел безнең республика өчен әһәмиятле ел булачак, чөнки нәкъ менә 100 ел элек без туган телне өйрәнү, бу телдә балаларыбызны укыту һәм Татарстан халкы яшәгән барлык халыкларның үзенчәлекле мәдәниятен саклау мөмкинлеге алдык», – дип ассызыклады И.Метшин.
2020 елда Тарихи шәһәрләр лигасының XVII Бөтендөнья конференциясенә 200-ләп катнашучы килер, дип көтелә. Алар арасында шәһәр мэрлары гына түгел, лиганың әгъза-шәһәрләреннән халык мирасын һәм традицияләрен саклау өлкәсендә экспертлар да бар. Конференция кысаларында күргәзмәләр һәм презентацияләр үткәрү, шулай ук төрле илләрнең мирасын саклау өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен мәйданчыклар оештыру планлаштырыла.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, Казан - Евразиянең үзенчәлекле үзәге булып тора. «Мәдәни мираска сак караш буыннан-буынга 1000 елдан артык тапшырылып килә. Әмма шәһәрнең төп байлыгы – аның актив, креатив һәм игелекле халкы. Кунакларны кабул итү безгә зур дәрәҗә һәм рәхәтлек бирә. Без тарихи шәһәрләрнең XVII Бөтендөнья конференциясенең уңышлы эшләве өчен бөтен шартларны тудырырга тырышачакбыз. Ышанам ки, без бер-беребездән өйрәнә алабыз һәм өйрәнергә тиешбез», - дип ассызыклады И.Метшин һәм шәһәрнең төрле проблемаларны хәл итүдә, шул исәптән тарихи мирасны торгызу, саклау һәм үстерү мәсьәләләрендә дә шактый дөнья тәҗрибәсе бар, дип өстәде.
Тарихи шәһәрләр лигасында катнашучылар Казан Кремлендә, Зөя утрау-шәһәрендә, Иске Татар бистәсендә булачак. Илсур Метшин кунакларны 23-нче июньдә Казанда узачак милли Сабантуй бәйрәменә кушылырга чакырды.
Белешмә:
Тарихи шәһәрләр лигасы 1987 елда Япониянең Киото шәһәре Мэры инициативасы белән нигезләнә. Лиганың әгъзалары - уникаль мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, бай тарихи мирасы, күп санлы атаклы корылмалары, архитектура һәйкәлләре, истәлекле һәм тарихи урыннары булган шәһәрләр. Оешманың эшчәнлеге төрле мәдәниятләрне, иҗади процессларны, инновацияләрне үстерүгә, тарихи һәм мәдәни мирасны саклауга һәм реконструкцияләүгә ярдәм итә. 2019 ел башына лигага биш континентның 65 иленнән 117 катнашучы керә. Лига БМО Торак пунктлары программасы, Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы һәм Һәйкәлләр буенча халыкара совет белән хезмәттәшлек итә.