(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы май, Алинә Бережная). Бүген Казан Мэры, «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлеге секретаре Илсур Метшин дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына кандидатлар сайлау буенча алдан тавыш бирү дебатларында катнашты. Очрашу «Бердәм Россия» партиясенең Горький ур., 12 адресы буенча урнашкан төбәк Башкарма комитетында узды.
Илсур Метшинның оппонентлары - ТР Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды директоры Рифат Фәттахов һәм Т.А.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрының әдәби бүлек мөдире Ркаил Зәйдуллин. Дебатларның темасы «Мәдәният: республика халкының сыйфатлы мәдәни продуктка ия булуы».
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бүген мәдәният шәһәрдә яшәүче һәр кеше ирешерлек булсын өчен уңайлы шартлар тудыру мөһим. «Без киң палитралы мәдәнияте һәм бай тарихы булган шәһәрдә яшибез. Минем өчен, Казан Мэры буларак, игътибар үзәгендә мәдәният мәсьәләсе, чөнки без югары культуралы шәһәр булдыру өчен көрәшәбез. Кешенең социаль статусына бәйсез рәвештә мәдәниятнең һәр кеше өчен ирешерлек булуы мөһим», - диде И.Метшин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм мәдәният йортларын капиталь ремонтлау программасы ярдәмендә Казанда В.И.Ленин исемендәге мәдәният йорты, «Мәскәү» мәдәни үзәге, Юдинодагы Тимерьюлчылар мәдәният йорты һәм Казанның башка мәдәни объектлары капиталь ремонтланды, дип өстәде.
Дебатларны тамашачылар күзәтте, алар сүз көрәшендә катнашучыларның теләсә кайсыннан үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алды. Татарстан Республикасы башкаласында танылган мәдәният эшлеклеләре, Казан кешеләре иҗатының ничек популярлаштырылуы турындагы сорауга җавап биреп, И.Метшин шәһәрдә Татарстан үсешенә зур өлеш керткән танылган мәдәният эшлеклеләренә багышланган күп санлы фестивальләр үткәрелүен билгеләп үтте. Аерым алганда, Р.Нуриев исемендәге классик балет фестивале, Ф.Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале, «Аксенов-фест» музыкаль-әдәби фестивале. «Без тарихны яхшы хәтерлибез, әмма яңа исемнәрне дә ачарга тырышабыз», - дип өстәде И.Метшин.
Яшь талантлар турында сөйләгәндә, дебатларда катнашучылары арасында бәхәс барлыкка килде. Ркаил Зәйдуллин бүгенге көндә музыкантларның сыйфатлы музыканы сирәгрәк иҗат итүен билгеләп үтте. Аның фикеренчә, әлеге проблеманы хәл итү өчен «Яңа татар җыры» яңа музыкаль проекты булдырырга кирәк, ул башлангыч талантларны ачу мәйданы буларак хезмәт итәр иде.
И.Метшин аның белән ризалашмыйча: «яхшы музыка язу өчен яңа мәйданчыклар булдыру мәҗбүри түгел, ә җәмгыятьнең зәвыгын массалар аша формалаштырырга кирәк», - дип белдерде. «Кешеләр Казанга килә һәм аның бай тарихлы һәм югары мәдәниятле күп милләтле республика булуын күрә. Без бу культураны, ул безне тәрбияләсен өчен, массаларга алып барырга тиеш. Телевизорны кабызгач, казанлыларның экраннардан мәдәни белем алуга юнәлдерелгән сыйфатлы продукт күрәсе килә», - дип аңлатты шәһәр башлыгы.
Җыелучыларны китапханәләр үсеше мәсьәләсе дә кызыксындырды. «Хәзерге яшьләр электрон китапларны күбрәк укый, Казанда замана буыннарына исәпләнгән китапханәләр пәйда булачакмы?» дигән сорау залдан яңгырады.
И.Метшин билгеләп үткәнчә, бүген заманча яшьләрнең китапларга карата кызыксынуы арта, димәк, бу кызыксыну уятырга мөмкин булган шартлар тудырырга кирәк. Шулай итеп, шәһәр башлыгы җәйгә Казанда Клара Цеткин урамы, 11 адресы буенча яңа буын китапханәсебарлыкка киләчәген искәртте. Планлаштыру проекты интерьерларны төрле ихтыяҗларга бәйле рәвештә үзгәртү мөмкинлеген күздә тота – лекцияләр уку, иҗади очрашулар, коворкинг өчен зоналар һәм башкалар. «Китапханәдә китап элеккечә патша булып торачак, әмма аның форматы бөтенләй башка булачак. Китапханәгә бала белән килергә мөмкин, анда пенсионерларга кызыклы булачак, ә яшьләр анда очрашулар оештыра алачак», - дип сөйләде Казан Мэры.
Искәртеп узабыз, праймеризда катнашучылар арасында дебатлар 15-нче майга кадәр дәвам итәчәк, «Бердәм Россия» нең төбәк башкарма комитеты 150 дебат оештыра, ә алдан тавыш бирү 26-нчы майда узачак, аның нәтиҗәләре буенча республика парламентына булачак сайлауларда катнашучылар билгеләнәчәк.