(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель, Алена Мирошниченко). Казанда пенсия яшендәге кешеләр һөнәри белем ала һәм өстәмә һөнәри белемгә ия була. Бүгенге көндә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Казан халкын эш белән тәэмин итү үзәге ярдәме белән 758 пенсия алды кешесе белем ала.
Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенең өстенлекле бурычы - пенсия алды кешеләренең мәшгульлеген саклау һәм үстерү
Бүген аппарат киңәшмәсендә Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Марат Хәйруллин хәбәр иткәнчә, «Иминият пенсияләре турында»гы Федераль законга үзгәрешләр кертелүне исәпкә алып «РФ халкының мәшгульлеге турында»гы законга да тиешле үзгәрешләр кертелде. «Шуңа бәйле рәвештә халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте өчен пенсия алды яшендәге гражданнарны эш белән тәэмин итүне саклау һәм үстерү өстенлекле бурыч булып тора», - дип ассызыклады ул. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Казанда пенсия яше артуга бәйле рәвештә, эшсезләр составында пенсия алды яшендәге гражданнар өлеше арткан – 2018 елда 10,5%-ка, 2019 елда 13,7%-ка кадәр.
Докладчы аңлатуынча, бу категория гражданнарга ярдәм итү өчен Казанда 8 консультация пункты булдырылган, бу категория гражданнарны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннары эшли, хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затларга мониторинг оештырылган, гражданнарның хезмәт хокукларын һәм ирекләрен чикләүне үтәү мәсьәләләре буенча эш бирүчеләр белән эш алып барыла. Мисал өчен, ел башыннан бирле халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш бирүчеләр белән 17 очрашу үткәргән.
«Прокуратура, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәт законнары үтәлешен игътибар белән күзәтергә тиеш», - дип шәрехләде Казан Мэры Илсур Метшин һәм Россия Федерациясенең бөтен территориясендә гамәлгә ашырыла торган пенсия алды яшендәгеләр өчен төрле укыту программаларын активрак кертергә тәкъдим итте.
2019 елдан башлап эш бирүчеләргә инвалидлар хезмәте өчен түләү чыгымнарының бер өлешен кайтаруга субсидия бирәләр
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инвалидларны укытуга аерым игътибар бирә. Быел аларның 18-е кондитер, котельная операторы, бухгалтер, 1С кулланучысы, электромонтер һ.б. һөнәрләрне үзләштергән.
М.Хәйруллин үзенең докладында 2019 елдан башлап инвалидларны эш белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү өчен эш бирүчеләргә халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте дәүләт учреждениеләре юлламасы буенча эшкә урнаштырылган инвалидлар хезмәте өчен түләү чыгымнарының бер өлешен кайтаруга субсидия бирелә башлаячагын ассызыклады. «Субсидия мәшгульлек үзәге белән төзелгән килешү нигезендә дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдән кала башка оешмаларга бирелә», - дип аңлатты ул. Бер инвалидның айлык хезмәте өчен түләүгә субсидия күләме минималь хезмәт хакы исәбеннән, бюджеттан тыш дәүләт фондларына иминият кертемнәре суммасына арттырылу исәбеннән билгеләнә. Татарстан Республикасы бюджетыннан 50 инвалид хезмәте өчен түләүгә 1,9 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
«Сүз бүгенге көндә «соры» хезмәт базарында эшләүче дистәләрчә мең кеше турында бара
Фикер алышу барышында Казан Мэры тагын бер мәсьәләгә – «соры» хезмәт базарына игътибарны юнәлтте. «Монда бер медальнең ике ягы бар: кешеләр салымнар түләми, әмма бөтен мөмкинлекләрдән – бушлай мәктәпләрдән, хастаханәләрдән файдаланалар, шул ук вакытта аларга бүгеннән пенсия тупланмалары турында уйланырга кирәк», - диде ул. Бу проблема әле үзмәшгульләргә дә кагыла. «Без бу тема белән шөгыльләнә башлаганда, сүзнең йөзләрчә, меңнәрчә кеше турында түгел, ә бүген «соры» хезмәт базарында эшләүче дистәләрчә мең кеше турында барганын аңладык», - дип ассызыклады ул һәм үзмәшгульләр өчен якын киләчәктә җәмәгатьчелек хөкеменә чыгарылачак ярдәм программасы әзерләнәчәген искәртте.