(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель, Алена Мирошниченко). 30 яшькә кадәрге яшь аралыганда ярты миллионнан артык кеше яшәгән Казанда яшьләрнең әхлакый һәм кешелеклелек капиталын үстерү өчен барлык шартлар да тудырылырга тиеш. Мондый фикерне бүген Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясендә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин җиткерде. «Бу саннар гына түгел, бу алдынгы отряд, аңа шәһәрнең бүгенгесе һәм киләчәге бәйле», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Казанда дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләсе сессиядә фикер алышуга куелган мәсьәләләрнең берсе булды. Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә шәһәрдә 30 югары уку йорты, 35 урта махсус уку йорты эшли, аларда 168 меңнән артык студент белем ала, шуларның 88 меңе - чит шәһәрләрдән. Алар Россиянең 30-дан артык төбәгеннән һәм дөньяның 100-гә якын иленнән киләләр. «Икенче ел рәттән Татарстан Россиянең барлык төбәкләре арасында яшьләр белән системалы эш сыйфаты буенча төп төбәкләр рәтенә керә, һәм бу 95%-ка Казан белгечләренең һәм яшьләренең тырышлыгы дигән сүз», - дип билгеләп үтте ул. Шулай итеп, республика башкаласы вәкилләре даими рәвештә Россия студентлар язы, «Ел лидеры» конкурсы, «Ел студенты» Бөтенроссия конкурсы кебек зур фестивальләрдә җиңеп чыгалар, шулай ук социаль яшьләр проектларын гамәлгә ашыру өчен төрле грантлар оталар. 2018 елда Казан үзиреклеләре «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтендә беренче урынны һәм «Россия үзиреклесе» Бөтенроссия конкурсында өченче урынны алдылар.
А.Фәизов шулай ук узган елда Казанның 20-дән артык яшьләр чарасын кабул итүен искә төшерде. Алар арасында - «Россия Ел студенты» конкурсы, илебез Президенты катнашында «Бергә алга!» Бөтенроссия студент клублары форумы һәм башкалар. Моннан тыш, 2018 елның декабрендә нәкъ менә Казанда Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкның йомгаклау семинары узды. «Яшьләрне шәһәрләрдән генә түгел, республикадан да җәлеп итә торган традицион чаралар булып «Студентлар язы», «Созвездие – Йолдызлык», «Беренче курс студенты көне», «Зур тәнәфес», «Язгы тамчы», «Үлемсез полк» һәм башкалар кала», - диде докладчы.
Депутат Ләйлә Гарифуллина билгеләп үткәнчә, озак еллар дәвамында Комитет Казанда яшьләр сәясәте белән шөгыльләнүчеләрдән бердәнбер булган. Хәзер исә республикада Яшьләр эшләре министрлыгы булдырылган. Ул Казан һәм Татарстан структураларының ничек хезмәттәшлек итүе белән кызыксынды. «Министрлык - яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча безнең төп партнерыбыз. Әлбәттә, алар безнең өчен төрле чаралар үткәрүдә методологлар да, идеологлар да, өстәвенә уртак проектларыбыз да күп. Соңгы мисаллардан - Казан 2022 елгы Европа яшьләр башкаласы исеме өчен көрәштә катнаша», - дип билгеләп үтте А.Фәизов. Бүгенге көндә ике этап узды, Казан хәзер топ-5 составында.
«Казанда, социаль проектларны гамәлгә ашырудан башлап, эре халыкара чараларга кадәр, яшьләрне шәһәр тормышының төрле аспектларына җәлеп итү буенча эшчәнлек оештырылган», - дип нәтиҗә ясады И.Метшин Универсиаданы, Су спорт төрләре һәм футбол буенча Дөнья чемпионатларын мисалга китереп. «Яшьләрдән башка үсеш юк, без моны аңларга тиеш. Шәһәрдә әхлакый һәм кешелеклелек капиталын үстерү, аның потенциалын ачу өчен шартлар тудыру буенча уртак тырышлыгыбызны берләштерергә тиешле муниципаль программа эшли», - диде ул.