(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель, Ксения
Швецова). 2018 елда Казанда ваклап сатуның гомуми әйләнеше 532 миллиард сумга
җитте, бу алдагы ел белән чагыштырганда 10 процентка күбрәк. Татарстан
башкаласының кулланучылар базары үсә һәм эре халыкара компанияләр, шулай ук
җирле уенчыларны да күбрәк җәлеп итә, дип билгеләде эшлекле дүшәмбе вакытында
Казан Мэры Илсур Метшин. Ул кулланучылар базарын үстерү өчен шәһәрдә даими
рәвештә үткәрелә торган зур чаралар яхшы этәргеч булып тора, дип ассызыклады
һәм барлык эшкуарлар өчен дә эш шартлары тигез булырга тиешлеген җиткерде.
Көн саен җәмәгать
туклануы йортларында Казан халкы һәм кунаклары 70 млн сум тирәсе акча тота
Узган ел Казанда бер кешегә ваклап сату әйләнеше 430
мең сум тәшкил иткән – бу, алдагы ел белән чагыштырганда, 35 мең сумга күбрәк,
дип хәбәр итте Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов, узган ел
өчен эш нәтиҗәләре турында хисап тотканда. Узган ел эчендә халыкка 72 млрд.
сумлык төрле хезмәтләр күрсәтелгән, бу 2017 ел белән чагыштырганда 6%-ка
күбрәк. Җәмәгать туклануы учреждениеләренең әйләнеше 25 миллиард сумга якын
булган. «Казанлылар һәм шәһәр кунаклары көн саен җәмәгать туклануы биналарында
70 миллион сумга якын акча сарыф итәләр, бу алдагы ел белән чагыштырганда
11%-ка күбрәк», - дип хәбәр итте Р.Фазылҗанов.
«Бу - безнең системалы эш, туризмны үстерү нәтиҗәләре.
Без вакыйгалы чаралар санын, туристларның шәһәрдә булу вакытын арттырдык. Болар
барысы да Казанның туристлык шәһәре буларак җәлеп итүчәнлеген үстереп кенә
калмый, ә чиктәш тармакларны да ныгыта, шәһәр халкының иркен тормышка күчүенә
ярдәм итә, - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. - Безгә теләсә кайсы
шәһәрдә Нью-Йорк, Стамбул һәм Париждан Сингапурга кадәр каршы ала торган
халыкара компанияләр дә керә, бу базарның цивилизациясе турында сөйли, һәм шул
ук вакытта җирле, локаль уенчылар саны арта».
Кулланучылар базары үссен өчен барлык уенчылар өчен
тигез хокуклар булдырырга, шулай ук эшкуарлардан бердәм кагыйдәләрне үтәүне
таләп итәргә кирәк, дип өстәде Мэр. «Закон хәрефе һәм кулланучылар базары
катнашучыларының тигез хокукы безнең өчен бик мөһим. Без эшкуарлардан бердәм
стиль таләп итәргә тиеш, бөтенесенә карата да бер үк мөнәсәбәт булдырырга
кирәк. Шул ук вакытта Башкарма комитетның барлык структураларында административ
киртәләрнең максималь кимүен тәэмин итәргә кирәк».
«Авыл халкына
казанлыларның табыннарын сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин
итүләре өчен рәхмәт»
Гадәттәгечә авыл хуҗалыгы ярминкәләре ваклап сату
әйләнеше артуда аеруча зур роль уйный. Р.Фазылҗанов искәртеп узганча, атна саен
ярминкәләр язын һәм көзен шимбә көннәрендә 16 мәйданчыкта уза, анда шәһәр
халкына 24 район һәм 40-тан артык агрокомпания сату эшләре алып бара. Узган ел
ярминкәләрдә безнең республикада җитештерелгән 825 млн сумлык продукция
сатылган.
Быел язгы
ярминкәләр март азагыннан старт алды – бу вакыт эчендә халык 65 млн сумлык
продукция сатып алды инде.
Моннан тыш, узган елдан башлап көн саен 9 чатыр
ярминкәсе эшли башлады, дип искәртте спикер. Шул ук вакытта чатыр мәйданчыклары
буенча территорияне карап тоту һәм ярминкәләр оештыру өчен җаваплы операторлар
билгеләнде.
«Өстәмә ярминкә урыннары табу эше район администрацияләре
белән берлектә даими нигездә алып барыла, - дип өстәде кулланучылар хокукларын
яклау комитеты рәисе. - Бүген Юдино бистәсендә Революция урамы буенча чатырлы
ярминкә мәйданчыгы төзү мәсьәләсе карала».
«Авыл хуҗалыгы ярминкәләре өчен республика
Президентына, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына һәм авыл халкына аерым
рәхмәт, - диде И.Метшин. - Бу авыр хезмәт, безнең тәвәккәллек шартларында күп
кенә факторлар белән бәйле. Авыл халкына казанлыларның табынын кулай бәяләрдән
сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүләре өчен рәхмәт».
Исегезгә төшерәбез, Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре
27-нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
«Сәүдә – ул
шәһәрнең йөзе, күгәргән савытлардан сату узганда калырга тиеш»
Р.Фазылҗанов стационар булмаган сәүдә объектларын
урнаштыру мәсьәләсенә аерым тукталды. Ул искәрткәнчә, бүгенге көндә Казан
территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемасы 738 урын
тәшкил итә. Узган елның көзеннән кулланучылар базары объектларын урнаштыруга
245 килешү төзелгән, алардан шәһәр бюджетына ел саен 31 миллион сум акча
керәчәк.
«Соңгы елларда стационар булмаган объектларның тышкы
кыяфәтен яхшырту буенча зур эш башкарылды һәм эшмәкәрләр өчен типлаштырылган
проектлар эшләнде. Һәм инде бу елның языннан ук рәсмиләштерелгән стационар
булмаган сәүдә объектлар типик һәм индивидуаль проектлар нигезендә үзгәртелә
башлады», - дип билгеләп үтте спикер. Ул узган елда беренче тапкыр стационар
булмаган сәүдә объектларын урнаштыру хокукын өстенлекле хокук буенча гамәлгә ашыруны
искәртеп үтте. Шуның аркасында, җир законнары үзгәрү сәбәпле, үз урыннарында
эшләү мөмкинлеген югалткан эшмәкәрләр яңадан сәүдә итү хокукына ия булдылар.
207 килешү төзегән 86 эшмәкәр мондый мөмкинлектән файдаланган.
Ел әйләнәсе эшли торган стационар булмаган сәүдә
объектларын урнаштыру хокукын гамәлгә ашыру буенча эш агымдагы елның җәендә
тәмамланачак, диде Р.Фазылҗанов һәм 1-нче майдан Казанда сезонлы сәүдә
башланачак, дип өстәде.
Казанда җәяүлеләр кичү урыннарында сәүдә объектларын
урнаштыру хокукларын гамәлгә ашыру буенча эш дәвам итә. Шулай итеп, бүгенге
көндә хокуклар Ершов урамындагы Горький исемендәге парк янындагы җәяүлеләр кичү
урынында гамәлгә ашырылды. Кулланучылар хокукларын яклау комитетының төп бурычы
акча эшләү түгел, ә җәяүлеләр кичү урыннарында законсыз сәүдә проблемасын хәл
итү, дип ассызыклады спикер. Аның сүзләренә
караганда, быел Декабристлар һәм Восстание урамнары киселешендәге тагын ике җир
асты кичүендә, шулай ук ул Тукай мәйданында Пушкин урамына кадәр сәүдә
объектларын урнаштыру хокукын гамәлгә ашыру планлаштырыла.
«Юл күчешләрендәге сәүдә – акча турында түгел, ә
тәртип турында. Шәһәр үзгәрә, кешеләр үзгәрә, ихтыяҗ үзгәрә, ә бездәге юл
күчешләрендәге сәүдә, кызганычка каршы, әле узган гасырдагы кебек. Сәүдә –
шәһәр йөзе, әкренләп хезмәт күрсәтү культурасын арттырырга һәм эшмәкәрләр
эшенең бердәм стандартларын эшләп чыгарырга кирәк. Күгәргән савытлар, яраксыз тартмалар
- боларның барысы да узганда калырга тиеш, - дип йомгаклады И.Метшин.