(Казан шәһәре
KZN.RU, 26-нчы март, Ксения Швецова). Клара Цеткин ур., 11 адресы буенча
урнашкан 26-нчы номерлы китапханәнең ремонт эшләре барышын бүген Казан Мэры
Илсур Метшин тикшерде. Җәйге сезон башында биредә шәһәрдә беренче яңа буын
китапханәләре урнаштырылачак, ул китап саклау урыны һәм заманча иҗтимагый
киңлекне берләштерәчәк. Бишбалта бистәсендә урнашкан китапханәне суднолар
төзелеше тарихы турындагы махсус китап фонды тулыландырачак.
26-нчы номерлы балалар
китапханәсе Клара Цеткин урамы буенча урнашкан бинада 1977 елда ачылган,
берникадәр вакыттан соң бинада өлкәннәр өчен китапханә барлыкка килгән. Хәзерге
вакытта бинада ремонт эшләре тулы куәтенә бара – иске китап саклау урынын
модернизацияләнгән җиһазлар һәм яңа алымнар белән заманча китапханәгә әйләндерәләр.
Булачак китапханәнең архитектура проектын «Архдесант» иҗат төркеме эшләгән.
Башта китапханә бинасы 400 квадрат метр тәшкил иткән, әмма гадәти булмаган
интерьер карарлары аркасында аны зурайтуга ирешкәннәр. Шулай итеп, уку залына
ике зур пыялалы лоджия төзиләр, аларда уңайлы мәйданчыклар булдырылачак.
Гомумән алганда, лоджия һәм керү төркемен үзгәртеп кору хисабына китапханә
бинасы 40 квадрат метрга артачак.
Архитектор Руслан Гыйльманов
сөйләгәнчә, башта китапханәнең планлаштыру стандарт булган һәм 2 аерым керү
урыны - балалар белән өлкәннәр өчен блоклар булдыру каралган. Реконструкциядән
соң китапханәдән зур коридор-галереяга бердәм керү урыны булдырыла, анда
китапларны саклау өчен ачык урыны оештырылачак. Коридор китапханәнең барлык
биналары өчен дә тоташтыру урыны булып торачак. «Без бик аңлаешлы, интуитив
планировканы кулландык, китап укучылар бинада мөстәкыйль йөри алсын һәм
адашмаслык булуларын теләдек, - дип аңлата Руслан Гыйльманов. - Дизайнга
килгәндә, без, укучыларның игътибарын читкә юнәлтмәс өчен, артык декорация һәм
элементлардан башка, заманча чиста киңлек ясарга тырыштык. Холлда бар өстәле
барлыкка киләчәк, биредә утырып һәм кофе эчеп булачак».
Китапханәгә килүчеләр өчен уңайлы
каталогизация системасы булдырылачак: һәр китапны чип белән тамгалау һәм
электрон каталогка кертү планлаштырыла, шуның нәтиҗәсендә укучылар китапларны
мөстәкыйль рәвештә тапшыра, эзли һәм ала алачаклар. Килүчеләр компьютер һәм
смартфон ярдәмендә билгеле бер китапларны эзли һәм заказ бирә алачак.
Планлаштыру проекты интерьерларны
төрле ихтыяҗларга – лекцияләр укуга, иҗади очрашуларга яраклы итү мөмкинлеген
күздә тота. Моның өчен модульле склад җиһазларын куллану планлаштырыла. «Бирегә
лекция дәресләре уздырырга, күңел ачу, хезмәттәшләр һәм дуслар белән аралашу өчен
генә килергә дә мөмкин, дискуссияләр, очрашулар уздыру өчен коворкинг-зоналар
каралган, - дип сөйләде Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов. – Шәһәрлеләр кич
белән лоджиядә китап укып утыра алачак. Бу китапханәләргә яңача якын килү,
безнең шәһәрдә шундый төрдәге беренче проект».
«Бу китапханә интерьерында мөһим
момент – ул тәрәзә тупсалары, аларда утырырга һәм укырга мөмкин булачак; һәм
витражлар – алар ярдәмендә без киңлекнең максималь ачыклыгын тәэмин итәчәкбез.
Кешеләрнең китаплар белән утырулары күренсен өчен жалюзи да, пәрдәләр дә
корылмаячак», - дип билгеләп үтте А.Абзалов.
«Китапханәдә мондый зур
тәрәзәләр, витражлар булуы яхшы. Бер яктан ул юл ягына алып чыга, үтүп
баручылар китапларны, китап укучыларны да күрәчәк. Бу - үзеңнең кулыңа китапны
кайчан тотканлыгың, балаларыңның уку-укымаулары турында уйланырга мәҗбүр итә.
Китапханәгә тагы да күбрәк укучыларны җәлеп итәрлек яхшы алым бу», - дип
бәяләде идеяне Илсур Метшин.
Балалар өчен китапханәдә төрле
чаралар оештыралар, алар сабыйларга укудан читкә китәргә һәм ял итәргә
мөмкинлек бирәчәк – әйтик, алар өчен монда скалодром барлыкка киләчәк.
Балалар абонементы территориясен
Мэрга күрсәтеп, муниципаль китапханәләр челтәре директоры Резеда Исмәгыйлева
бинаны рәсмиләштерүнең гадәти булмаган идеяләре турында сөйләде. «Бишбалта
бистәсендә элек суднолар төзү урыны булганлыктан, без киңлекләрне тематик
тулыландырырга телибез. Биредә «китап лабиринтлары» булачак, аларда ике
яктыртылыш булдыру каралган: гомуми һәм диңгезчеләр өчен йолдызлыклар буенча.
Залда иҗат дәресләре өчен без суднолар төзелеше тарихы турында китаплар
чыгарырга телибез. Без бу китапханәдә әлеге тема белән бәйле китаплар фондын
формалаштырабыз», - дип сөйләде Р.Исмәгыйлева.
Мэр билгеләп үткәнчә, мондый алым
яшь китап укучыларның киләчәгенә зур йогынты ясарга мөмкин. «Зур уңышларга
ирешкән һәр кешенең юл башы балачак мавыгуларына барып тоташа. Кем белә, бәлки,
сезнең диварлар арасында Казан, Татарстан, Россиядә зур корабль төзүчеләр дә
үсәр», - диде И.Метшин.
Шәһәр башлыгы шулай ук
казанлыларның бүген ни дәрәҗәдә актив белем алуы белән дә кызыксынды. Китапханә
челтәре директоры сүзләренә караганда, укучылар саны даими рәвештә арта бара.
Уртача алганда, елына китапханәгә 3 меңгә якын бала һәм 1,5 мең өлкән кеше
йөри. «Китапның статусы бик үзгәрде. Бүген, беренче чиратта, ата-аналар китап
уку аша балаларны үстерергә омтыла, яшьләрнең кызыксынуы барлыкка килде. 90-нчы
еллардан кыйммәтләр системасы нык үзгәрде, китап укучы кешеләргә хөрмәт бар, бу
бик нык сизелә», - дип билгеләп үтте Р.Исмәгыйлева.
Киләчәктә кызыксыз булган китап
саклагычлардан тулы иҗтимагый киңлеккә әйләнә торган заманча китапханәләр
оештыру тәҗрибәсен шәһәрнең башка китапханәләренә дә кертү планлаштырыла. «Без
киләчәктә барлык китапханәләргә дә - фасадларның, эчке интерьерларның тышкы
кыяфәтеннән алып киңлекнең функциональлегенә кадәр кулланырга мөмкин булган
стандартны кертергә телибез», - дип аңлатты Мәдәният идарәсе башлыгы һәм
Казанда барлыгы 50 ачык муниципаль китапханә, аларның кайберләре мәдәният
йортына урнаштырылган, ә төп өлеше торак йортларда урнашкан дип белдерде.
Чарада шулай ук Киров һәм Мәскәү
районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, Капиталь төзелеш һәм
төзекләндерү идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин катнашты.