(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче март, Ксения Швецова). Казанда катлаулы тормыш ситуациясендәге яшүсмерләр белән эшләү өчен күп функцияле психологик-педагогик үзәк ачу планлаштырыла, ул 8 Март ур., 4 адресы буенча барлыкка киләчәк һәм шәһәрнең Совет районының яшьләрен колачлаячак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов, яшьләргә социаль хезмәт күрсәтү «Ышаныч» шәһәр үзәге эше турында сөйләгәндә җиткерде. Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин катлаулы тормыш ситуациясенә тарыган яшүсмерләр белән эшләүгә өстәмә ресурслар җәлеп итәргә һәм республиканың профильле ведомстволары белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итәргә кушты.
«Офыкларны киңәйт!» проекты авыр тормыш хәлендәге 150 яшүсмерне колачлаячак
Аерым игътибар таләп итүче яшьләр белән эшне Казанда «Ышаныч» яшьләргә социаль хезмәт күрсәтү шәһәр үзәге оештыра, аның базасында Татарстанда катлаулы ситуацияләргә тарырга мөмкин булган төркем яшьләре белән эшләү буенча беренче хезмәтләр булдырылган. Әйтик, шартлы рәвештә хөкем ителгән балигъ булмаганнарга ярдәм итә торган «Ювента» комплекслы хезмәте һәм җәбер-золымга дучар булган балаларны тернәкләндерә торган «Сердәш» психологик-педагогик хезмәтенең бүгенге көндә республиканың башка шәһәрләрендә дә аналоглары юк.
Бүген 1995 елда оешкан «Ышаныч» үзәгендә 128 белгеч эшли, шуларның 51-е квалификацияле психологлар. «Үзәк белгечләренең игътибар үзәгендә - шартлы җәза срогы алган балигъ булмаган балалар, психоактив матдәләргә бәйлелеге булган яшьләр, шулай ук авыр тормыш шартларына тарыган укучылар һәм студентлар», - диде А.Фәизов. Ул билгеләп үткәнчә, бүген балигъ булмаганнар эшләре буенча полиция бүлекләрендә 958 яшүсмер исәптә тора, тагын 600-дән артык бала социаль куркыныч хәлдә.
«Ышаныч» үзәге базасында «Ювента» хезмәте ел саен шартлы рәвештә хөкем ителгән 80 яшүсмерне патронажы астында тота. Шартлы җәза турында карар чыгарганнан соң, алар Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте органнарыннан «Ювента»га социаль адаптация узу өчен җибәрелә.
«Яңадан "дөрес" тормышка кайтару медиациясе буенча белгечләребезнең эше бөтенроссия дәрәҗәсендә билгеләнеп үтелде, - дип сөйләде А.Фәизов. – Бу Бөтенроссия конкурсында җиңәргә һәм Казанда ике миллион сум күләмендәге грантны «Офыкларны киңәйт!» ике еллык проектын тормышка ашыруга җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Проектны 1-нче апрельдән башлап җибәрү планлаштырыла». Проектның асылы авыр тормыш хәлендә булган яшьләргә ярдәм итүдән һәм закон белән каршылыклы балигъ булмаганнарны социальләштерүдән гыйбарәт, дип аңлатты спикер. Проект белән 150 яшүсмерне колачлау планлаштырыла, һәр катнашучыга куратор беркетеләчәк. «2 ел эчендә без бу егетләрне профориентация, социаль-файдалы эш, шул исәптән волонтерлык аша да җәлеп итәргә планлаштырабыз», - дип өстәде Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе.
Бер ай эчендә балаларның ышаныч телефонына уртача 650 мөрәҗәгать килә
«Ышаныч» үзәге базасында «Гаилә клубы» эшли. Бала белән аралаша башлаганнан соң, белгечләр аның белән әңгәмә барышында балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтенең начар булуын ачыклый, мондый гаиләләр патронаж астына эләгә. Узган ел үзәкнең игътибар зонасында шундый 38 гаилә булган. Алар өчен уртак психологик дәресләр, мастер-класслар оештыралар, гаиләләргә шәһәр һәм республиканың истәлекле урыннарына һәм мәдәни объектларына бару аша күмәк ял культурасын өйрәтәләр. «Гаиләләр өчен экскурсияләр бушлай, финанслау учреждениенең бюджеттан тыш акчалары хисабына башкарыла», - дип билгеләп үтте А.Фәизов.
Яшьләр өчен үткәрелгән көндезге психологик консультацияләрдән тыш, 2007 елдан балалар өчен ышаныч телефоны эшчәнлеге дә оештырылган. Шушы вакыт аралыгында ул тәүлек буе эшли торган режимда балалар, ата-аналар һәм балалар белән эшләүче белгечләрдән 50 меңнән артык мөрәҗәгать кабул иткән. 2010 елның 1-нче сентябреннән Казанның Балалар ышаныч телефоны хезмәте илдә беренчеләрдән булып 8-800-2000-122 балалар ышаныч телефонының бердәм гомумроссия номерына тоташтырылган һәм хәзер Татарстан Республикасының теләсә кайсы районыннан шалтыратулар аноним һәм бушлай кабул итә.
Бер ай эчендә балалар ышаныч телефонына уртача 650 мөрәҗәгать килә. «Катлаулы очраклар булган шалтыратуларның 5-8%-ы борчу уята: яшәргә теләмәү, буллинг, имгәнү очракларын кичерү, баланың өйдән китүе, - дип билгеләп үтте А.Фәизов. - Һәм болар аена 30-40 бала, аларга карата ашыгыч чаралар күрү таләп ителә». Бу очракларда абонент ризалыгы белән мәгълүмати хат балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенә җибәрелә, дип өстәде ул.
«Ышаныч» үзәгендә яхшы белгечләр эшли. Бүген алар Казан буенча гына түгел, ә бөтен Татарстан буенча шалтыратуларга җавап бирәләр – бу аларның дәрәҗәсе турында күп нәрсә сөйли», - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.
Мәктәпләрдәге эш: буллингны профилактикалау һәм татулык хезмәтләре
Буллинг темасы шәһәрнең кайбер уку йортлары өчен актуаль булып кала бирә. А.Фәизов сүзләренә караганда, нигездә психоэмоциональ үсештә булган балалар җәрәхәтләнә, бу аларның үзләрен тотышында чагыла һәм яшьтәшләре тарафыннан көлүгә дучар булалар. 2018 елда 48 мәктәп буллингны профилактикалау мәсьәләләре буенча «Ышаныч» үзәге белгечләренә мөрәҗәгать иткән.
Мәктәпләрдә «Ышаныч» үзәге эшчәнлеге дә 10 елдан артык тәҗрибә туплаган Татулык хезмәтләрен оештыру һәм алып бару эше кысаларында тәкъдим ителгән. «Педагог-психологлар укучыларны үзләренең хис-тойгыларын аңларга, конфликтлар һәм бәхәсле ситуацияләрне хәл итәргә, ирекле фикергә ия булырга, шул ук вакытта башкаларның мәнфәгатьләрен исәпкә алырга өйрәтә, - дип аңлатты спикер. - Бүген Казанда мәктәпләрдәге Татулык хезмәтләре программасында 53 мәктәп катнаша, эксперимент уңышлы булды һәм бу ел башыннан без мәгариф идарәсе белән берлектә шәһәрнең барлык мәктәпләрен дә эшкә җәлеп итә башлыйбыз».
Мәктәпләрдән тыш, Казанда югары уку йортларының психологик хезмәтләре Координация советына кергән барлык университетлар белән эшләү системасы төзелгән. Бүгенге көндә штат психологлары булмаган өч уку йорты (КДАТУ, КДВМА, КДЭУ) базасында «Ышаныч» үзәге белгечләре кабинетлары эшли, анда студентлар көн саен квалификацияле психологик ярдәм ала.
И.Метшин: «Эшне дәвам итәргә генә түгел, аны яңа дәрәҗәгә чыгарырга кирәк»
«Ышаныч» үзәге эшчәнлеге белән бүген бөтен шәһәр колачланган, әмма «Ышаныч» бүлекләре үзләре Казанның көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Шул сәбәпле башка районнар белән эшләүдә еш кына кыенлыклар килеп чыга, дип билгеләп үтте А.Фәизов һәм зур яшүсмерләр клубларында педагог-психологлар кабинетларын ачу проблеманы өлешчә хәл итәргә ярдәм итә, дип өстәде. Киләчәктә Совет, Идел буе һәм Вахитов районнары халкы өчен «Ышаныч» хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген булдырырга телибез.
Узган ел хәлне яхшырту өчен түбәндәге адрес буенча бина бүлеп бирелгән иде: 8 Март урамы, 4 йорт адресында капиталь төзекләндерүдән соң күп функцияле психологик-педагогик үзәк ачу планлаштырыла.
«Бу «Ышаныч» үзәгенең тугызынчы бүлеге булачак. Хәзер без Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән капиталь ремонт үткәрү һәм бу эш белән Совет районын колачлау өчен финанслау чыганакларын билгеләячәкбез. Үзәкнең концепциясе һәм дизайны эшләнгән инде», - диде А.Фәизов. Психологик үзәкләр өчен капиталь төзекләндерүнең профильле программасы булмау хәлне катлауландыра, дип өстәде ул.
Илсур Метшин чиктәш идарә һәм комитетлар җитәкчеләрен үзәкнең белгечләре белән хезмәттәшлек эшен активлаштырырга чакырды. «Ышаныч» үзәге бик зур эш башкара, ул күренми, әмма безнең өчен бик мөһим. Тормыш төрлечә булырга мөмкин, гаиләләрдә яшәми торган яшүсмерләр бар, кемдер опека астында яшәргә мөмкин. Алар турында кайгыртырга, бу юнәлештә эшләргә кирәк, шул исәптән «Игелекле Казан» проекты кысаларында да», – диде шәһәр башлыгы. Ул шулай ук күптән түгел Татарстанда профильле ведомство – шәһәр Башкарма комитетында социаль мәсьәләләрне җайга салучы Дамир Фәттахов җитәкләгән ТР Яшьләр министрлыгы барлыкка килүен искәртте һәм ведомство белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлек урнаштырырга чакырды. «Безнең министр бу проблемаларны эчтән белә, шуңа күрә бергә эшләргә кирәк. Өстәмә кеше һәм финанс ресурсларын җәлеп итәргә һәм бу эшне дәвам итү генә түгел, ә аны яңа дәрәҗәгә күтәрү зарур», - дип нәтиҗә ясады Мэр.