(Казан
шәһәре KZN.RU, 25-нче март, Алинә Бережная). Язгы ташу апрельнең беренче
декадасында көтелә. 29-нчы марттан башлап ТР башкаласында шәһәрнең язгы ташуга
әзерлек комиссиясе хезмәткәрләренең тәүлек буе кизү тору эше оештырылачак. Язгы
ташуны уздыруга әзерлек турында бүген атналык аппарат киңәшмәсендә Гражданнарны
саклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов хәбәр итте.
Ф.Тимерханов сүзләренә караганда, тулаем алганда,
Казандагы һава торышы язгы ташуның куркынычсыз үтүенә уңай йогынты ясый – төнге
сәгатьләрдә һава температурасы төшә, ә көндезге вакытта күтәрелә. Әгәр мондый
һава торышы сакланса, язгы ташу апрельнең беренче декадасында көтелә, Иделдә
боз 15-20 апрельдә ачылырга тиеш. Ф.Тимерханов Идел елгасының ташып чыгу
куркынычы минималь булуын билгеләп үтте.
Язгы ташу вакытында түбәнлектә һәм кече елга
ярларындагы йортлар аеруча куркыныч зонасында урнашкан. Бердәм диспетчерлык
хезмәтенә шәһәр читендә шәхси йортларны урнаштыру турында 7 гариза килгән инде.
Язгы ташу нәтиҗәләрен булдырмау өчен коткаручылар
профилактик чаралар үткәрә. «Казанның Киров, Мәскәү, Совет районнарында язгы
ташу күренешләрен бетерүдә кулланылачак техниканы карап чыгу уздырылды, ташу
сулары өчен махсус киртәләр булдырыла һәм кече елга суын чистарту эшләре
башкарыла», - дип сөйләде Ф.Тимерханов, һәм Казанда көтелмәгән шартлар өчен 150
маневр төркеме, 137 техника берәмлеге, 147 насос, 2370 ком тутырылган капчык
һәм 810 трап әзерләнүен әйтте. Моннан тыш, язгы ташуга әзерлек барышында 40
автомобиль күпере, 16 җир өсте кичүе, 35 җир асты кичүе тикшерелгән. Куркыныч
янаган зонага 9 автомобиль күпере эләгә, аларның һәркайсы даими күзәтелеп
торыла.
29-нчы марттан Казанның барлык шәһәр хезмәтләре
көчәйтелгән эш режимына күчәләр. Тулаем алганда, Казанның баш коткаручысы
сүзләренә караганда, шәһәр язгы ташкыннарны каршыларга әзер.
Табигать күренешләренә әзерлек турында Казан районнары
башлыклары җентекләп сөйләделәр. Казанның Киров һәм Мәскәү районнары
администрациясе башлыгы Сергей Миронов сүзләренә караганда, районнар
территориясендә шәхси төзелешләрнең 15 торак территориясе, якынча 1200 кеше яши
торган 50 шәхси йорт һәм 8 күпфатирлы йорт куркыныч зонасына эләгә. Районның
кайнар линиясенә Краснококшайск, Батыршин, Лушников һәм Ибраһимов
проспектларындагы йортларны су басу буенча 10-нан артык мөрәҗәгать килгән.
Рельеф үзенчәлекләре аркасында иң проблемалы участокларның берсе булып Юдино
бистәсендә Тимерьюлчылар урамы һәм Батыршин урамы кала, биредә әле күптән түгел
генә мотопома ярдәмендә су суыртылган. Шулай ук район башлыгы ел саен ташу
суының Запрогонная урамында җыелуын да сөйләп үтте. «Бу территориядә су җыю системасы бозылган,
быел янә су җыелса, подрядчы оешмалар суны мәҗбүри рәвештә суыртып
агызачаклар», - дип сөйләде С.Миронов һәм язгы ташуга районнарда 43 маневрлы
төркем, 22 махсус техника берәмлеге, 36 насос, көрәкләр һәм башка инструментлар
әзерләнүен билгеләп үтте.
Су басу зонасында Сухая река, Төньяк һәм Дуслык
бистәләрендәге 51 йорт урнашкан. Әлеге участоклардан 1600 тоннадан артык кар
чыгарылган, 2 чакрымнан артык суүткәргеч канау чистартылган һәм аларның
бакчалары ачылган, дип сөйләде Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары
башлыгы Тимур Алибаев. «Проблемалар күрмибез, суны чыгару буенча 5 бригада
төзелгән инде, кирәкле материаллар – агач баскычлар, ком тутырылган капчыклар
һәм су чыгара торган җайланмалар әзерләнгән. Барысы да контрольдә, хәл
кискенләшкән очракта участокларда кизү торулар булачак», - дип аңлатты
Т.Алибаев.
Бүгенге көннән шәһәрнең Вахитов һәм Идел буе
районнарында 17 авария төркеме кизү торачак, дип белдерде район башлыгы Андрей
Лобов. Куркыныч зонасында Салмачы, Первомайский, Әмәт, Мирный һәм Калинин
бистәләре территориясендәге 371 шәхси йорт һәм 50 күпфатирлы йорт бар. Язгы
ташу нәтиҗәләрен булдырмау өчен Нокса елгасы дамбасы тикшерелде, аерым алганда
дамбаның югары һәм түбән ярус торбалары чистартылды.
Район башлыгы Роман Фәтхетдинов Совет районындагы язгы
ташкыннан зыян күрергә мөмкин булган территорияләр турында сөйләде. Аның
сүзләренә караганда, Нокса, Киндери, Вертлевка елгаларында карны законсыз өю
белән бәйле тәртип бозулар күп тапкырлар ачыкланган, шуның аркасында яр буе
зоналарында урнашкан 7 торак массивка су басу куркынычы яный. Территорияләрдәге
592 йортта 1567 кеше яши. «Барлык куркыныч участокларда да подрядчы оешмалар
канаулар казыды һәм 24 торбаны чистартты, 25 оператив төркем булдырылды һәм 12
вакытлыча урнаштыру пункты әзерләнде», - дип хәбәр итте Р. Фәтхетдинов.
Казан
Мэры Илсур Метшин барлык хезмәтләрне һәм район башлыкларын язгы ташкыннарга
әзер булырга чакырды. «Һава торышы уңай булуга карамастан, язгы ташу вәзгыяте
алга таба да контрольдә булырга тиеш, барлык штаттан тыш хәлләрне мөмкин кадәр
оператив хәл итәргә кирәк. Язгы ташу хәвеф-хәтәрләрсез үтәр дип өметләнәбез», -
дип нәтиҗә ясады И.Метшин.