(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче март). Казан Мэры Илсур Метшин 2019 елның гыйнвар-март нәтиҗәләре буенча мэрларның милли рейтингы лидерлары өчлегенә керде. Бу чорда Россия Федерациясе төбәкләре башкалалары һәм эре финанс-сәнәгать үзәкләре мэрлары эшчәнлеген бәяләүгә багышланган яңа тикшеренүне РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән берлектә “Рейтинг” мәгълүмати коммуникацияләр үзәге әзерләде.
Милли рейтинг экспертлары Казан балалар бакчаларын ремонтлауга 5 млрд сум бүленеп бирелүен билгеләп үтте. Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүне финанслау, узган ел белән чагыштырганда, 212 млн сумга арттырылачак. Беренче тапкыр Казанда капиталь ремонтны республика бюджеты акчаларын җәлеп итмичә генә башкарып булачак. Сәнәгать җитештерүе индексы биредә Россия буенча да, Татарстан буенча да күрсәткечләрне сизелерлек узып китте. Шул ук вакытта Казанда 200-дән артык балалар бакчасы ярты гасырдан артык капиталь ремонтсыз эшли. Күзәтүчеләр элегрәк планлаштырылган ремонтлар күләменең берникадәр кимүен һәм, мисал өчен, мәктәпләр һәм мәктәпкәчә учреждениеләрне тәртипкә китерүгә, гамәлдәге темпларда, ике дистә елдан артык вакыт кирәк булачагын билгеләп үтә.
Чүпне аерым җыю буенча сынау проектын гамәлгә ашыра башлау нәтиҗәләре дә уңай кабул ителде. Билгеле мәгълүматлар буенча, шәһәрдән каты көнкүреш калдыкларын чыгару сизелерлек кимеде.
Тикшеренү объектлары булып Россия шәһәрләренең 88 мэры тора. Милли рейтинг нәтиҗәләре читтән торып үткәрелгән анкета тутырту, шулай ук эксперт бергәлеге вәкилләренең читтән торып һәм күзгә-күз очрашып үткәрелгән сораштырулары нигезендә алынган.
Беренче урынны Төмән мэры Руслан Кухарук алды, икенче урында – Мәскәү башлыгы Сергей Собянин, өченчедә – Казан Мэры Илсур Метшин. Рейтингның беренче бишлегендә шулай ук Уфа мэры Өлфәт Мостафин һәм Санкт-Петербург башлыгы Александр Беглов та бар.