(KZN.RU, 27-нче март, Алинә Бережная). Яңа уку елында Казанның Идел буе районы Владимир Кулагин ур., 2 адресы буенча урнашкан 114-нче номерлы мәктәп янында икенче уку корпусын ачу планлаштырыла, ул мәктәп мәйданнары җитмәү мәсьәләсен чишәргә мөмкинлек бирәчәк. Уку корпусында сынлы сәнгать, технология, тормыш иминлеге нигезләре һәм музыка дәресләрен үткәрү күздә тотыла. Казан Мэры Илсур Метшин 114-нче номерлы мәктәптә булды һәм янкорма төзеләчәк территорияне карады.
Өстәмә уку бинасы мәктәп артындагы бушлыкта пәйда булачак. Уку йорты директоры Виталий Стахеев сөйләгәнчә, бүген 340 укучылык проект куәтенә ия булган мәктәптә 568 укучы белем ала, микрорайон елдан-ел үсә, яңа балалар килә, шул ук вакытта сыйныфларның шыгрым тулы булуы һәм мәктәп мәйданнарының җитмәве проблемалары туа. Шулай итеп, В.Стахеев сүзләренә караганда, демографик хәлнең үсеше аркасында бу уку елы башында 114-нче номерлы мәктәптә гадәттәгечә ике беренче сыйныф урынына өч беренче сыйныф ачылган, ә беренче сыйныф укучылары өчен дәресләрне федераль кануннар таләпләре нигезендә бары беренче сменада гына үткәрергә кирәк.
Күп ата-аналар балаларын 114-нче номерлы мәктәпкә билгеләргә омтыла, чөнки ул көчле педагогик составка ия. Гомуми белем бирү мәктәпләре рейтингында 57 гомуми белем бирү учреждениесе арасында ул 14-нче урында тора.
“Яңа уку корпусы мәктәпнең төп бинасын бушата, күп сыйныфлар беренче сменада укый алачак, бу мәсьәләнең оптималь чишелеше булып торачак”, - дип аңлатты Виталий Стахеев һәм 620 кв.метр мәйданлы яңа корпуста проект буенча сынлы сәнгать, технология, тормыш иминлеге нигезләре, музыка белән шөгыльләнү өчен сыйныфлар урнашачак, дип өстәде.
Визит барышында Казан Мэры берничә уку сыйныфында булды, аерым алганда, ул бию дәресләре узган хореография залын, шулай ук информатика классын карады, анда 7-нче сыйныф укучылары Надир Алтынбаев һәм Ислам Шәрәфетдинов шәһәр башлыгына үзләренең казанышларын күрсәттеләр. Илсур Метшин балаларның уңышлары һәм киләчәккә планнары белән кызыксынды. “Без роботларны үзебез җыйдык, аларны программалаштырдык һәм хәзер алар махсус траектория буенча хәрәкәт итә. Киләчәктә программистлар булырга телибез”, - дип сөйләде Н.Алтынбаев. Информатика укытучысы Айгөл Кәримова хәзерге вакытта робот техникасы түгәрәгендә 30-га якын укучы шөгыльләнә, дип өстәде. “Безнең укучылар олимпиадаларда чыгыш ясый, алар үзләре белем алырга омтыла, алга таба да робот техникасын үстерергә телибез, чөнки бу перспективалы юнәлеш”, - дип сөйләде А. Кәримова һәм дөнья олимпиадаларында катнашу өчен роботларны җитди бурычларны үтәргә программаларга мөмкинлек бирүче махсус программа кирәк, дип өстәде.
Шәһәр башлыгы балаларның уңышларын бәяләде һәм аларга уңышлар теләде. "Укучылар өчен җан атучы укытучылар булу - зур бәхет. Әлбәттә, сәләтле, белемгә омтылучы балаларга ярдәм итәргә кирәк. Калганы - безнең эш”, - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, РФ Президенты Владимир Путинның Казанда агымдагы елның февралендә узган җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуы барышында мәктәп мәйданнары җитмәү темасы күтәрелгән иде. 114-нче номерлы мәктәп укытучысы Кадрия Нигъмәтуллина дәүләт башлыгына күп катлы мәктәпләр төзү хисабына мәктәп мәйданнарын арттыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Аның фикеренчә, уку процессында файдаланылмый торган мәйданнарны – мәктәп биналарына янкорма төзүне һәм башка территорияләрне куллануны проблеманы хәл итүнең тагын бер ысулы буларак карарга мөмкин. “Бүгенге көндә 114-нче номерлы мәктәп тулган һәм киңәйтүгә мохтаҗ”, - дип сөйләде ул. Владимир Путин әлеге мәсьәләне Казан Мэры Илсур Метшинга адреслады, ә ул мәсьәләнең контроль астында булуын һәм проблеманы хәл итүнең төрле вариантлары, шул исәптән яңа уку елында ачарга планлаштырылган янкорма төзелеше каралуын әйтте.
Мәктәпне тикшерүдә шулай ук Казанның Вахитов һәм Идел Буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Казанның Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин, Казан Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Эльмира Тәһавиева катнашты.