(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче март, Ксения Швецова). РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан эшләнгән стационар булмаган һәм ташып таратыла торган сәүдәне оештыру турындагы федераль законга үзгәрешләр кертү турындагы, бүгенге көндә Дәүләт Думасында каралага торган закон проекты шәһәр урамнарына хаотик контрольсез сәүдәне кире кайтару куркынычы янаган яңа нормаларны үз эченә алган. Казан Мэры, Идел буе шәһәрләре ассоциациясе рәисе Илсур Метшин үткәргән Идел буе шәһәрләре ассоциациясенең видеоконференция форматындагы утырышында катнашучылар шундый хәвеф белдерде. Шәһәр башлыклары, төбәк һәм муниципалитетларның фикерләрен исәпкә алып, закон проектын эшләп бетерү турында Дәүләт Думасына Идел буе шәһәрләре ассоциациясе исеменнән коллектив мөрәҗәгатен эшләү карарын кабул иттеләр.
Илдар Шакиров: «Тәкъдим ителгән редакциядәге закон проекты безне үткәннәргә кайтарырга мөмкин»
«Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләт тарафыннан җайга салу нигезләре турында»гы федераль законга үзгәрешләр кертү хакындагы закон проекты, шулай ук стационар булмаган һәм ташып таратыла торган сәүдә өлкәсендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турындагы закон Россия Федерациясе Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы тарафыннан эшләнгән. Хәзер ул РФ Дәүләт Думасында беренче укылышта фикер алышуга әзерләнә һәм, үз әһәмиятенә карамастан, бүгенге редакциядә закон проекты муниципалитетлар башлыклары арасында җитди курку тудырды.
Тәкъдим ителгән закон проектын кабул итү нәтиҗәләре һәм аны камилләштерү буенча тәкъдимнәр турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сөйләде.
Мобиль сәүдә оештырылышын ул беренче проблемалы мәсьәлә дип атады. Закон проекты нигезендә мобиль сәүдә өчен таныклыклар бирүне РФ субъектларына гамәлгә ашыру тәкъдим ителә. Әмма закон проекты редакциясендә мондый объектларның иминлегенә, тышкы кыяфәтенә һәм төзеклегенә карата таләпләр шактый гомуми, шул ук вакытта бистәләр өчен дә, мегаполислар өчен дә бертөрле. Контроль җитмәү нәтиҗәсендә мондый алым мобиль сәүдә объектларының саны артуга китерәчәк, алар шәһәрнең куркынычсызлык таләпләренә дә, тышкы кыяфәтенә дә туры килми. «Мобиль сәүдә башкаруга таныклыклар бирү мәсьәләләре муниципалитетлар дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш», - дип билгеләп үтте И.Шакиров.
Тагын бер проблемалы мәсьәлә – торак йортлар һәм шәхси территорияләрдән законсыз эшләгән сәүдә объектларын сүттерү. Закон проектын тәкъдим ителә торган редакциядә кабул итү мондый законсыз сәүдә нокталары санының шактый артуына китерәчәк. Әлеге объектларны урнаштырганда, күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең ризалыгын алырга кирәк – бу торак законнары нормалары тарафыннан каралган, дип искәртте ул. Әмма күп кенә намуссыз эшмәкәрләр аннан башка эш йөртә, ә мондый объектларны суд аша гына сүттереп була, һәм бу процесс берничә ай дәвам итә. «Безнең тәкъдим законга шәхси җир участокларыннан һәм күпфатирлы торак йортлар территорияләреннән законсыз павильоннарны оператив рәвештә демонтажларга мөмкинлек бирә торган нормаларны кертүне күздә тота», – дип өстәде И.Шакиров, муниципаль җирдән законсыз урнаштырылган ларекны демонтажлаганда схеманы кулланырга мөмкинлеген җиткерде.
Закон проектында сату урыннарын аукционнан ике тапкыр сатылмаган очракта барлыкка килгән яңа норманың һәркем өчен ачык булуы да куркыныч тудыра. Шакиров фикеренчә, мондый урыннар законсыз сәүдә учакларына әйләнәчәк. «Һәркем өчен мөмкин булган урыннар төшенчәсен законнан һәм аның белән бәйле барлык нормаларны төшереп калдырырга тәкъдим итәбез», - диде И.Шакиров.
Закон проектын эшләүчеләр фикеренчә, һәркем файдалана алырлык сәүдә урыннары булу фермер хуҗалыкларының һәм вак товар җитештерүчеләрнең финанс хәлен яхшыртачак, әмма аларны сату белән нигездә "алып-сатарлар" шөгыльләнә, дип өстәде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Өстәвенә, Казанда фермер продукциясен сату өчен махсус мәйданчыклар оештырылган – даими эшли торган 9 чатыр ярминкәсе төзелгән, алар барлык таләпләргә дә җавап бирә.
«Без бар курыкканыбыз шул: кече эшмәкәрлеккә ярдәм итү сылтавы белән, закон проектын тәкъдим ителә торган редакциядә кабул итү үткәннәргә – еш кына сәүдә тәртипсез һәм элементар куркынычсызлык номарларыннан башка алып барылган вакытка кире кайтарырга мөмкин», - дип билгеләп үтте ул.
И.Шакиров кулланучыларга якын аралыкта товарлар булуны, сезонлы продуктлар сатуны тәэмин итә торган стационар булмаган сәүдә объектларының мөһим функцияләрен ассызыклады. Әмма никадәр генә уңай яклары булмасын, хокук бозуларның күбесе нәкъ менә стационар булмаган сәүдә өлкәсендә тупланган. Иң еш очрый торганнары арасында – сыйфатсыз, ә кайвакыт контрафакт товарлар сату, торак йортларның энергия ресурсларына законсыз рәвештә тоташу (әлбәттә, яшәүчеләрнең рөхсәтеннән башка), төзекләндерү кагыйдәләрен бозу, законсыз биләгән территорияне чүпләү.
Соңгы елларда Казанда озак эшләү һәм җирле кагыйдәләр аркасында стационар булмаган сәүдә өлкәсендә тәртип урнашты, дип ассызыклады спикер. Әйтик, бүген Казанда стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемасы расланган, алар хакында бизнес-бергәлекләр белән алдан фикер алышынган, базарда катнашучыларның барысына да аңлаешлы һәм ачык итеп сәүдәләрне урнаштыру урыннарын конкурентлы нигездә гамәлгә ашыру кагыйдәләре билгеләнгән. Моннан тыш, шәһәрнең архитектур кыяфәтенә туры килгән стационар булмаган сәүдә объектларын рәсмиләштерүнең якынча проектлары һәм тышкы кыяфәткә карата таләпләре эшләнгән һәм расланган. Бүгенге көндә 250 урынга килешү төзелгән, яз ахырына 740 урынга стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыруның бөтен схемасын гамәлгә ашыру планлаштырыла.
«Без законсыз сәүдә, киосклар, машиналардан сәүдә башкару эшләренә бик күп вакытыбызны сарыф иттек. Без билгеле бер система эшләдек инде, әмма Дәүләт Думасына раслауга тәкъдим ителергә тиешле закон безнең бөтен тырышлыгыбызны юкка чыгарачак», – дип борчылуын белдерде Казан Мэры.
Самара шәһәр округы башлыгы Елена Лапушкина: «Муниципалитетлар мобиль стационар булмаган сәүдә объектлары реестрын алып барырга тиеш»
Закон проекты белән тәкъдим ителгән үзгәрешләр Идел буе шәһәрләре ассоциациясе әгъзалары булган башка шәһәр башлыкларында да зур борчылу уятты. Самара шәһәр округы башлыгы Елена Лапушкина фикеренчә, сәүдә эшчәнлеге турындагы законнарга үзгәрешләр кертү кирәк, әмма хәзер карап тикшерүгә тәкъдим ителә торган закон проектының эшләнеп бетмәгән яклары да бар. Ул муниципалитет сәүдә итү турында таныклык бирәчәк мобиль сәүдә объектлары реестрын булдырырга һәм мөстәкыйль рәвештә алып барырга тәкъдим итте. «Бу конкрет шәһәр округы территориясендә мобиль сәүдәне нәтиҗәле контрольдә тоту һәм җайга салу мөмкинлеге бирәчәк», – диде Е.Лапушкина. Ул закон проектыннан «һәркем өчен мөмкин булган урын» кебек төшенчәне төшереп калдыру турындагы тәкъдимне тулысынча хуплады һәм мондый алым территорияләрне санитар карап тоту проблемаларына китерәчәк, дип билгеләп үтте.
Закон проектында законсыз урнаштырылган объектларны демонтажлау һәм әлеге процедураны гадиләштерү өчен нормаларны алдан карарга кирәк, дип билгеләп үтте Башкортостан Республикасының Уфа шәһәр округы администрациясе башлыгы урынбасары Илгиз Насыртдинов. «Без муниципалитетлардан законсыз сәүдә итүне җайга салу буенча вәкаләтләрне төбәкләр дәрәҗәсенә тапшыруны нигезсез дип уйлыйбыз һәм проектта объектларны урнаштыру өчен сәүдә үткәрү процедурасын җентекләп карау кирәк түгел дип саныйбыз», – диде И.Насыртдинов.
Шәхси территорияләрдә һәм күпфатирлы йортлар янындагы территорияләрдә законсыз эшли объектларны урнаштыру мәсьәләсе иң зур борчу тудыра, дип өстәде Чабаксар шәһәре администрациясе башлыгы урынбасары Алексей Маклыгин. «Законсыз урнаштырылган объектлар схемасында объектларны кертергә мөмкинлек бирә торган критерийларның киңәйтелгән һәм төгәл тасвирламасын эшләргә кирәк. Бүген шәһәр инфраструктурасы үзгәрә, яңа карарлар кирәк», – дип саный Чабаксар башлыгы урынбасары.
Нәтиҗәдә, утырышта Россия Федерациясе Дәүләт Думасына Идел буе шәһәрләре ассоциациясе мөрәҗәгатен җибәрергә тәкъдим ителде. Закон проекты үз төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә бу мәсьәләләрне җайга сала торган җирле хакимият органнарының фикерләрен исәпкә алырга тиеш. «Гамәлдәге редакциядә әлеге документ безнең шәһәрләрдә сәүдә кагыйдәләрен үтәргә теләмәүчеләрнең кулларын бәйләп куя дисәк тә була, – диде Казан Мэры. - Бу - шәһәр, муниципалитетларның тавышын ишетергә кирәк булган очрак».
Утырышта Ижевск шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы Олег Бекмеметьев, Пенза шәһәре администрациясе башлыгы Виктор Кувайцев, Саратов шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы Михаил Исаев, Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар катнашты.