(Казан шәһәре
KZN.RU, 18-нче март, Ксения Швецова). Быел Казанда 16 балалар бакчасы һәм 2
номерлы лицей-интернатны капиталь төзекләндерү планлаштырыла. Шул ук вакытта
капиталь ремонтка элеккечә күп санлы мәгариф учреждениеләре мохтаҗ, аларны
капиталь төзекләндерү программасы буенча яңартуга 22 ел кирәк булачак. Бүгенге эшлекле дүшәмбе
киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин финанслауның өстәмә чыганакларын эзләргә
һәм эш темпларын киметмәскә кушты.
Казанда барлыгы
164 мәктәп эшли, 7 ел дәвамында мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау
программасын гамәлгә ашыру барышында 1981 елдан өлкәнрәк 135 мәктәпне
төзекләндерү мөмкин булган. Казанда 302 балалар бакчасы бар, 4 ел эчендә
шуларның 33-е ремонтланган, дип билгеләп үтте чыгышында ТКХ комитеты рәисе
Дмитрий Анисимов һәм узган ел гына да 19 балалар бакчасы һәм 3 мәктәп
ремонтланган, дип өстәде.
Шул ук вакытта,
мәгариф идарәсе исәпләп чыгарганча, Казанда 30 елдан өлкәнрәк 201 балалар
бакчасы һәм 23 мәктәп капиталь ремонтка мохтаҗ. Ел саен әлеге максатларга 650
млн сум бүлеп бирү планлаштырыла – финанслауның бу күләме ел саен 6 мәктәпне
һәм 11 балалар бакчасын гына ремонтларга мөмкинлек бирә. "Мондый темплар
белән мәгариф объектларын капиталь төзекләндерү программасын тәмамлау өчен
тагын 22 ел кирәк булачак", - дип борчылуын белдерде спикер.
Быел программаны
гамәлгә ашыруның төп векторы балалар бакчаларын яңартуга юнәлдереләчәк. Быел
проект-смета документациясенә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә
башкарылырга тиешле барлык эш төрләре кертелде. Шулай итеп, 15 төр төзү-монтаж
эшләре башкару планлаштырыла.
Эшләрнең бер
өлешенә муниципаль берәмлек бюджетыннан өстәмә акча бүлеп бирү планлаштырыла.
"Безнең борчуларга игътибар иткән һәм булышлык күрсәткән республика
Президентына рәхмәт. Бу учреждениеләрдә барлык кирәкле чараларны тулы күләмдә
башкарырга, эшләрнең сыйфатын арттырырга һәм аларны үтәү вакытын үтәргә
мөмкинлек бирәчәк", - диде Д.Анисимов һәм капремонт программасына
кертелгән барлык балалар бакчалары канәгатьләнерлек хәлдә түгел, дип өстәде.
Аларга карата күзәтчелек органнарының, шул исәптән куркынычсызлыкка кагылышлы,
күрсәтмәләре бар һәм комплекслы капиталь ремонт үткәрүне таләп ителә.
"Социаль
объектларны капиталь ремонтлау программасы - безнең республиканың казанышы гына
түгел. Күз алдына да китерүе кыен: 135 мәктәп, 143 бина безнең шәһәрдә
республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән капиталь төзекләндерелде,
шуның өчен бездән бик зур рәхмәт, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. – Әмма
башкарылмаган эшләрнең күләме тагын да күбрәк. 23 мәктәп 30 елдан өлкәнрәк,
200-дән артык балалар бакчасы бар. Әлеге финанслау шартлары белән аларны
яңартуга 22 ел кирәк булачак, әмма эшнең башка формаларын табарга кирәк".
"Эшләр күп,
әмма бу дистә еллар буе тупланган башкарылмаган төзекләндерү. Бүген без социаль
учреждениеләргә, 50, 60 ел капиталь ремонт күрмәгән балалар бакчаларына
керәбез. Аллага шөкер, бу мәсьәләләр буенча чишелеш табарга ярдәм итүче
программа бар", - диде шәһәр башлыгы һәм Торак-коммуналь хуҗалык комитетына
бу мәсьәләдә, эш темпларын киметмичә, җаваплы министрлыклар һәм ведомстволар
белән тыгызрак эшләргә кушты.