(Казан шәһәре
KZN.RU, 18-нче март, Алинә Бережная). Казан педагоглары "Россиянең ел
укытучысы" Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы нәтиҗәләре буенча 12 призлы
урынның 6-сын яуладылар. Бүгенге эшлекле дүшәмбедә Мәгариф идарәсе җитәкчесе
Илнар Һидиятов Казан педагогларының бәйгенең ирешкән уңышлары турында сөйләде.
Җиңүчеләрне
бүләкләү 15 мартта булды.
Казан укытучылары
бәйгенең дүрт номинациясенең өчесен - "Фән укытучысы",
"Педагогик дебют", "Татар теле һәм әдәбияты укытучысы",
"Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе" номинацияләрендә
призлы урыннар яуладылар.
"Ел
тәрбиячесе" номинациясендә Совет районының 50-нче номерлы балалар бакчасы
вәкиле Анастасия Воронцова җиңү яулады, икенче урын Казан шәһәре Идел Буе
районының 32-нче номерлы балалар бакчасының музыка җитәкчесе Людмила Вәлиевада.
"Иң яхшы
татар теле һәм әдәбияты укытучысы" номинациясендә Яңа Савин районының
155-нче гимназиясен тәкъдим итүче Гөлнара Нәҗипова җиңү яулады, шул ук
номинациядә Совет районының 175-нче мәктәбеннән Гөлназ Әхтәмова да өченче урын
алды.
"Педагогик
дебют" номинациясенең иң яхшы бишлегенә Идел буе районының 78-нче
"Фарватер" лицееның химия укытучысы Елена Тихонова керде. Совет
районының 8-нче номерлы гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Артур
Пакшин "Фән укытучысы" номинациясендә өченче урынны алды. Шул ук
номинациядә Яңа Савин районының 179-нчы номерлы гимназиясенең рус теле һәм
әдәбияты укытучысы Анна Гобәйдуллина да иң яхшылар бишлегенә керде.
Конкурсның
абсолют җиңүчесе булып Мәскәү районының 2-нче лицей-интернатының биология
укытучысы Наил Мирсәитов танылды. Нәкъ менә ул бу елның көзендә Грозныйга юл
тотачак, анда Татарстанны Россия дәрәҗәсендә тәкъдим итәчәк. "2019 ел –
"Россиянең ел укытучысы" конкурсы өчен юбилей елы, ул инде 30 ел
дәвамында "Учительская газета" инициативасы белән уза. Бүген безнең
алда Наил Мирсәетовның Бөтенроссия бәйгесендә уңышлы һәм нәтиҗәле чыгыш ясавы
өчен барысын да эшләү бурычы тора", - диде И.Һидиятов.
Казан Мэры Илсур
Метшин билгеләп үткәнчә, Казан педагоглары үзләренең профессиональлеген
елдан-ел республика дәрәҗәсендә югары бәялиләр. "Казан укытучылары
республикабызда үзләренең иң яхшылар булуларынын исбатлыйлар. Бәйгенең Россия
этабында җиңү өчен бөтен көчне һәм мөмкинлекләрне куярга кирәк", - дип
билгеләп үтте ул һәм узган ел Казан укытучыларының "Ел укытучысы-2018"
бәйгесенең Россия этабында иң яхшы бишлеккә керүләрен искәртте.