(Казан шәһәре
KZN.RU, 18-нче март, Алинә Бережная). Казанда Клара Цеткин урамында Балыкчы
бакчасы янында җәйге сезон башына реконструкциядән соң яңа буын китапханәсе
ачылачак. Укучылар өчен яңа сервислар һәм шәһәр китапханә челтәрен киләчәктә дә
модернизацияләү турында бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казанның Мәдәният
идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләде.
Ул хәбәр иткәнчә,
"Архдесант" иҗади төркеме китапханәнең яңа җиһазлар белән тәэмин
ителәчәк интерьер чишелешләрен, уйланган логистиканы һәм биналарның
функционалын күздә тоткан архитектура проектын эшләгән. Китапханә бинасы
халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен тулысынча җайлаштырылачак.
Китапханәдә яңа
сервислар – укучыларның китап эзләү һәм броньлау мөмкинлеге булган "Шәхси
кабинетка" керү мөмкинлеген бирүче шәхси штрих-кодлы электрон карталар,
шулай ук тулы текстлы мәгълүматлар базалары булган Милли электрон китапханәгә
ачык булачак.
"Хәзерге
вакытта безнең алда муниципаль китапханәләрне казанлылар өчен чын-чынлап
кызыклы итү бурычы тора. Алга таба без бу карарларны шәһәрнең башка
китапханәләренә дә таратырга планлаштырабыз", – диде А.Абзалов.
Проектны җәй
башына төгәлләү планлаштырыла, ә аннан соң шундый китапханә Идел буе районында
Мәүлетов урамында барлыкка киләчәк.
Казан Мэры Илсур
Метшин китапханәләрне модернизацияләү идеясен хуплады һәм бу яшьләрдә китаплар
белән кызыксынуны арттырырга ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте. "Бу XXI
гасыр китапханәләре булырга тиеш. Яшьләр үзләрен үткәннәрне кире кайтара торган
вакыт машинасындагы кебек түгел, ә заманча дулкын ишкәкләрендә хис итәргә
тиеш", - дип шәрехләде Казан Мэры.