(Казан шәһәре
KZN.RU, 18-нче март, Алинә Бережная). Казанда мәдәният сарайларын масштаблы
реконструкцияләү учреждениеләр биналарын тәртипкә китерергә генә түгел, яңа
юнәлешләрне үстерергә дә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте бүгенге эшлекле
дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин. Әйтик, агымдагы елның өченче
кварталында ремонттан соң ачылачак "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә Альбина
Шаһиморатова опера студиясе барлыкка киләчәк, ә "Чулпан" мәдәният
үзәгендә "Казан" шәһәр ансамбле өчен база мәйданчыгы гына түгел, ә
халык биюен үстерү үзәге дә булачак.
Исегезгә
төшерәбез, шәһәр мәдәният учреждениеләрен яңарту 2016 елда ике объект – В.Ленин
ис мәдәният сараен һәм "Мәскәү" мәдәният үзәген реконструкцияләүдән
башланды. Бүген аларда эре шәһәр һәм республика чаралары үткәрелә, ә февраль
аенда "Мәскәү" мәдәни үзәгендә Россия Президенты Владимир Путин
җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты.
Шәһәр башлыгы ТР
Президенты ярдәме белән Казанда борынгы мәдәният сарайлары реконструкцияләнә
һәм яңа учреждениеләр ачыла, дип ассызыклады. "Мондый күләмдәге эшне
башкарып чыга алачагыбызга ышанмадым, әмма Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнеханов, республика Хөкүмәте, эшләүче предприятиеләр, бизнес ярдәме һәм
карарлары аркасында безнең мондый проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге бар, –
диде Илсур Метшин. – Әле күпмедер вакыт элек без бу хакта хыяллана да алмый
идек, ә бүген исә мәдәният учреждениеләрендә капиталь ремонт үткәрү генә түгел,
аларда яңа юнәлешләр барлыкка килә, дип әйтәбез".
Быел мәдәният
сарайларын реконструкцияләү дәвам итәчәк. Казанның борынгы һәм матур мәдәният
сарайларының берсе - Дәрвишләр бистәсендәге С.Сәет-Галиев исемендәге мәдәният
йортын төзекләндерүгә проект-смета документлары эшләнгән инде. "Бина яңа
ачыкланган мәдәни мирас объекты булып тора. Сарайда Дәрвишләр торак массивының
уникаль сәнәгать кластеры һәм республика парламентының беренче җитәкчесе Сәхиб
Гәрәй Сәет-Галиев тарихын чагылдыручы күргәзмә-экспозицион киңлекләр төзеләчәк.
Шуңа күрә ТАССР 100 еллыгы уңаеннан сарайны ремонтлау мәсьәләсе аеруча актуаль",
- дип сөйләде Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.
Проект-смета
документлары "Чулпан" һәм "Залесный" мәдәни үзәкләрен
капиталь төзекләндерү өчен дә формалаштырылган. Соңгы объект республика
тарафыннан финансланмады, әмма "Мәдәни мохит" федераль проектында
катнашу өчен документлар тапшырылган инде, нәтиҗәләр ел уртасында билгеле
булачак.
Шулай ук Юдино
Тимерьюлчылар мәдәният йорты да үзгәрешләр көтә. "Агымдагы елның апрель
аеннан бюджеттан финанслау бистәдә яшәүчеләр өчен бушлай түгәрәкләр оештырырга
мөмкинлек бирәчәк, ә планлаштырылган капиталь ремонт 90 еллык тарихы булган
сарайны тагын да функциональ итәчәк", - дип ышанып әйтте А.Абзалов.
Яңа мәдәни
объектлар турында сөйләгәндә, спикер "Салават Күпере" микрорайонында
мәдәни үзәк төзү кирәклеген билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, 700 урынга
исәпләнгән мәдәният сарае микрорайонда яшәүчеләр өчен тулы кыйммәтле мәдәни
мохит булдырырга мөмкинлек бирәчәк. А.Абзалов фикеренчә, мәдәни үзәкне Азино
микрорайонында төзергә һәм аны күренекле мәдәният эшлеклесе Илһам Шакиров
хөрмәтенә атарга кирәк.
Модернизацияләү
мәдәният өлкәсендә белем бирү учреждениеләренә кагылачак. Шулай итеп, Р. Яхин
ис. 3-нче номерлы балалар музыка мәктәбе өчен техник бирем эшләнә,
П.И.Чайковский ис. 1 номерлы балалар музыка мәктәбен капиталь ремонтлау өчен
документлар әзерләү эше башланды. Моннан тыш, 11-нче номерлы балалар музыка
мәктәбен һәм 7-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбен капиталь төзекләндерү
программасына кертү өчен документлар пакеты әзерләнгән.