(Казан шәһәре
KZN.RU, 22-нче март, Ксения Швецова). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин гыйнвар
аенда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты базасында ачылган
"Система/Systems" төзелештә инженер системалары үзәгендә булды.
Үзәктә студентлар заманча җиһазларда белем ала, ә аларның эшләнмәләре
җитештерүгә актив кертелә.
Шәһәр башлыгы студентлар белән аралашты, җиһазларны карап чыкты һәм заманча, технологик яктан алга киткән үзәктә белем алу нәтиҗәсендә студентлар киләчәктә зур һәм гадәти булмаган проектлар булдырырга ярдәм итәчәк белем ала, дип билгеләп үтте.
Студентлар өчен лаборатор практикумнар гамәлдәге җиһазларда үткәрелә
Үзәк бер ел эчендә университет белгечләре тарафыннан "Җылылык белән тәэмин итү һәм вентиляция" юнәлеше буенча укучы студентларның лаборатор практикумнарын үткәрү өчен иске лаборатория корпусы базасында төзелде. Бүген үзәк "Җылылык белән тәэмин итү, вентиляция, биналарны, корылмаларны һәм торак пунктларны су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу", "Торак хуҗалыгы һәм коммуналь инфраструктура" юнәлешләре буенча кадрлар әзерләү өчен фәнни һәм белем бирү компетенцияләрен берләштерә. Шулай ук үзәк базасында төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә профессиональ яңадан әзерләү үткәрелә. Үзәктә барлыгы 6686 кеше белем ала.
"Бу безнең югары уку йорты базасындагы дүртенче үзәк, тиздән бишенче үзәкне ачарга ниятлибез. Без студентлар белән эшләүнең, бизнес һәм югары уку йортының үзара хезмәттәшлегенең яңа дөрес формасын таптык, 80% җиһазны безгә студентларга белем бирергә теләгән партнер-фирмалар тәкъдим итте – киләчәктә безнең чыгарылышларны эшкә алу бик отышлы", – дип сөйләде КДАТУ ректоры Рәшит Низамов. Бинаны реконструкцияләүгә 15 млн. сум тирәсе акча тотылды, дип өстәде ул.
"Бина 15 миллион түгел, 150 миллион сум акча сарыф ителгән кебек күренә! Менә ул зәвык, дизайн - боларга сез студентларны өйрәтергә тиеш. Стандарт булмаган архитектура карарлары, дизайн алымнары файдаланылуы күренеп тора. Бина бик яхшы проектлаштырылган", - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.
Үзәкнең эше турында сөйләгәндә, КДАТУ "Җылылык белән тәэмин итү һәм вентиляция" кафедрасы доценты, үзәк директоры Ринат Сафиуллин, лаборатор эшләр барышында студентларны укытуда файдаланыла торган барлык җиһазларның эш хәлендә булуын һәм үзәкнең тормыш белән тәэмин итү өчен файдаланылуын билгеләп үтте. Шулай итеп, конференц-залда вентиляция рекуператор белән тәэмин ителә, ул үтеп баручы һаваның икенчел җылысыннан файдаланырга һәм энергияне 60% кадәр экономияләргә мөмкинлек бирә. Студентлар укый торган җиһазларның барлык үрнәкләре тематик стендларга берләштерелгән.
"Җылылыкны генерацияләү һәм микроклимат" исеме астында залда уңайлы микроклимат һәм һава чисталыгын тәэмин итүче җылыту һәм кондиционерлау системалары урнаштырылган. "Барлык параметрларны көйләү автоматик режимда һәм диспетчер пунктыннан дистанцион рәвештә үткәрелә. Ә югарыга экран куелган, аңа җайланманың мнемосхема чыгарыла. Стенд җилләтү һәм кондиционерлау системаларын көйләү буенча лаборатор эшләр үткәрергә мөмкинлек бирә. Шунысы кызык, җиһазлар урнаштырылган бер стендны 5-6 лаборатор эш өчен файдаланырга мөмкин. Мәсәлән, җилләтү һәм кондиционерлау системаларын көйләү буенча", - дип сөйләде үзәк җитәкчесе Р.Сафиуллин.
Үзәкнең горурлыгы - төрле типтагы җылыту җиһазларын сынау стенды, ул укучыларга автоматлаштырылган җылыту системаларын өйрәнү һәм җайга салу мөмкинлеге бирә. "Идарә блогында кайнар суны әзерләү һәм аның параметрларын компьютердан җайга салу үткәрелә, махсус бокста барлык кирәкле үлчәү аппаратурасы белән җылыту приборлары урнаштырылган", – дип билгеләп үтте Р.Сафиуллин.
"Әлеге стенд ярдәмендә без биналарның вентиляция һәм җылыту буенча "эчлеге" нинди булырга тиеш икәнлеген күз алдына китерә алабыз. Барысы да аңлашыла. Бу җиде тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрү очрагына яхшы мисал, – дип билгеләде И.Метшин. – Без бик заманча җиһазлар күрәбез: счетчиклар, җылылык көйләүчеләр, барысы да автоматлаштырылган. Һәм шунысы мөһим: студентлар боларның барысын да өйрәнә торган мәйданчык бар. Моннан тыш, алар проектлауда фикер алышачак, алар үз куллары белән эшли алачак". Мэр шулай ук факультетның барлык студентлары да әлеге җиһазда белем алу мөмкинлегенә ия булулары белән кызыксынды. "Безнең "Җылылык белән тәэмин итү системасын монтажлау" дигән дисциплина бар, аның кысаларында алар биредә укый", – дип җавап бирде Р.Сафиуллин.
Аннары шәһәр башлыгы индивидуаль җылыту системасы белән танышты, анда казаннарны, насос төркемнәрен һәм бүлү төеннәрен көйләү һәм эксплуатацияләү буенча лаборатор эшләр үткәрелә.
Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу залында дүртенче курс студентларының лаборатор эше бара иде. "Гомумән, без бу үзәктә җылылык белән тәэмин итү һәм су бүлү буенча бик күп лаборатор эшләр башкарабыз. Мәсәлән, безгә радиатор бәйләргә тиешле схема бирәләр һәм без моны эшлибез. Башка төрле эшләр дә бар. Безгә практикада үз көчебезне сынап карау бик ошый", - дип сөйләде студент Фәнис Гатиатуллин.
Үзәк яңадан торгызыла торган энергияне файдаланучы җиһазлар белән дә җиһазландырылган. Шулай итеп, шәһәр башлыгына җил генераторы һәм фотоэлектрик модуль эшен күрсәттеләр. "Студентлар токның характеристикаларын үлчиләр һәм электр энергиясен эшләп чыгаруны тикшерәләр. Әлеге җайланмаларның эшен практикада кояш панеле белән комбинациядәге гамәлдәге җил җайланмаларында күрергә була. Алар үзәк фасадында урнаштырылган һәм территорияне яктырту өчен кулланыла", - дип аңлатты Р.Сафиуллин.
Үзәк базасында WorldSkills стандартларының төрле компетенцияләре буенча студентлар әзерләү планлаштырыла
Алабуга студентлары Кирилл Шашов һәм Зеленогорскидан Айдар Халиков җылыту приборларын бәйләү төене монтажында ничек эшләүләрен күрсәттеләр. Студентлар өчен дәресне "Җылылык энергетикасы, газ белән тәэмин итү һәм вентиляция" кафедрасы доценты, "Сантехника һәм җылылык" компетенциясе буенча WorldSkills хәрәкәтенең сертификацияләнгән эксперты Юлия Гәрәева үткәрде.
"Университеттан соң кая барасыз?"- дип кызыксынды егетләрдән И.Метшин. "Мин Татинвестгражданпроектта" проектант булып эшләргә теләр идем", - дип җавап бирде Кирилл. Айдар да инженер проектчы булырга тели.
"Бу бик кирәкле һөнәр. Без бик күп яңа әйберләр төзибез, шуңа күрә мондый яшь әзерлекле кадрлар безгә төгәл кирәк", – диде Мэр һәм студенларга уңышлар теләде.
Үзәк базасында, ким дигәндә, икенче разряд алу мөмкинлеге булган WorldSkills стандартлары буенча төрле компетенцияләр буенча студентлар әзерләү планлаштырыла. "Минемчә, бу катнашучыларны ярышларга әзерләү өчен яхшы мәйданчык. Бу безнең доминант түгел, ләкин шулай ук мөһим эш юнәлеше, һәм без бу юнәлештә хәрәкәт итәргә планлаштырабыз", – дип планнары белән уртаклашты уку йорты ректоры.
Юлия Гәрәева сөйләгәнчә, инде бүген үк 3-нче курс студенты Дмитрий Малинов "Сантехника һәм җылылык" компетенциясе буенча Россия җыелма командасы әгъзасы булып тора. "Хәзер ул Мәскәүдә җыеннарда, чемпионатка әзерләнә. Без уңышка өметләнәбез", - дип билгеләп үтте ул һәм күптән түгел Дмитрий Малинов ярышларның бер этабында Кытайга барганын һәм чемпионатта катнашучылар белән бер дәрәҗәдә булуын өстәде.
"Безнең егетләрне һәм башка илләрдән килгән егет-кызларны әзерләү дәрәҗәсендә аерма бармы? Артта калган, аларны яхшыртырга кирәк урыннар бармы?"- дип сорады И.Метшин.
"Мөгаен, безгә әзерлек өчен вакыт җитмидер", - дип җавап бирде Ю.Гәрәева һәм башка илләрдән килгән студентлар, ким дигәндә, чемпионат этапларына кадәр 2 ел кала әзерләнә башлыйлар, дип өстәде. "Бездә максималь әзерлек вакыты - 1 ел", - диде ул. И. Метшин билгеләп үткәнчә, әзерлек системасы яңадан карауны таләп итә, һәм эксперттан үз тәкъдимнәрен әзерләүне сорады.
Студентларның инновацион эшләнмәләре җитештерүгә кертелә
"Система"/"SYSTEMS" төзелештә инженерлык системалары ачык үзәге базасында инде бүген үк җитештерүгә кертелә торган фәнни-инновацион эшләнмәләр булдырылган. Әлеге эшләнмәләрдә укучылар турыдан-туры катнаша. Шулай итеп, үз ихтыяҗларын каплау өчен электр энергиясен генерацияләү мөмкинлеген бирә торган термоэлектрик җайланма ярдәмендә ТКХ системалары өчен җылыту казаннарының нәтиҗәлелеген арттыру ысулы эшләнгән. "Бу эшләнмә "Казэнерго" АҖ гамәлдәге пар казанында кертелде инде, – дип сөйләде КДАТУ фәнни-тикшеренү эшләре буенча проректоры Евгений Вдовин.
Моннан тыш, Казан ТЭЦ-1, Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсендә, Мурманск ТЭЦ, Зәй ГРЭС һәм башка объектларда уңышлы кулланыла торган сәнәгать агымнарын зарарсыз чистарту һәм регенерацияләү җайланмалары эшләнгән. "Тагын бер эшләнмә – "Казаноргсинтез" ҖАҖ чистарту корылмалары һәм тышкы коммуникацияләр цехлары өчен елга суын чистарту технологиясе, ул чистарту корылмаларының җитештерүчәнлеген 20% арттырырга мөмкинлек бирә", – диде Е.Вдовин һәм студентларның гамәлдә кулланыла торган эшләнмәләре һәм проектлары, шул исәптән башка үзәкләр базасында да, бар, дип өстәде. Шулай итеп, " BFFT.space" һәм "А1 студиясе" архитектура-белем бирү киңлекләрендә Россия һәм аннан читтә уникаль тарихи объектларны реставрацияләү проектлары эшләнгән.
"Безнең югары квалификацияле кадрлар әзерләүдә халыкара конкурсларда җиңү яулаган студентлар уңышлар күрсәтә, – дип өстәде КДАТУ проректоры. - Укучылар чит илләрнең алдынгы архитектура-төзелеш мәктәпләре катнашында үткәрелгән бәйгеләрдә, шул исәптән Гарвард, Торонто, Вирджиния һәм башка университетлардан конкурсларда җиңәләр".
"Сез булдырдыгыз. Бу студентларның халыкара бәйгеләрдә катнашуы, үз идеяләрен гамәлгә кертүе бик мөһим. Болар барысы да аларның үзләренә ышаныч бирә, алар талантлы, Россиядә генә түгел, ә Россиядән читтә дә белгечләр белән көндәшлек итә алалар, - дип билгеләде И.Метшин. – Яңа белемнәр соңыннан Казанда һәм аннан читтә гасырлар дәвамында яшәячәк яңа, матур, гадәти булмаган объектлар белән тормышка ашырылыр дип өметләнәбез".
Чарада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов һәм башкалар катнашты.