(Казан шәһәре
KZN.RU, 18-нче март, Ксения Швецова). Быел торак милекчеләренең күп фатирлы
йортларны капиталь ремонтлау программасына керткән өлеше беренче тапкыр 85%
тәшкил итте. Бу республика бюджетыннан акча җәлеп итмичә күп эшләр башкарырга
мөмкинлек бирде, дип билгеләп үтте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры
Илсур Метшин. Ул өч еллык торакны капиталь төзекләндерү программасына
төзәтмәләр кертергә, яңартуга мохтаҗ булган йортларны кертергә, шулай ук Юлиус
Фучик урамы буенча 62а номерлы йортта яшәүчеләрнең бер өлешенең ни өчен лифтны
алыштыруга кискен каршы торып, йортта капиталь төзекләндерү эшләрен башлауны
тоткарлауларын ачыкларга кушты.
234 йорт, 10
тулай торак: Казанда күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү дәвам итә
Казанда торак
фондын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру турында ТКХ комитеты рәисе
Дмитрий Анисимов сөйләде. Ул искәрткәнчә, быел Казанда 1,8 млрд.сумлык 234
күпфатирлы йортны ремонтлау планлаштырыла, шул исәптән 48 йортта 127 лифт
алмаштырылачак, ә тагын 84 һава торышын җайга салу төене урнаштырылачак. Моннан
тыш, 2020 елга 192 йорт буенча, гомуми суммасы 54,46 млн сум булган
проект-смета документациясен эшләү алып барыла.
"2018 ел
программасы нәтиҗәләре буенча акчаларны экономияләү нәтиҗәсендә без 2019 елга
капиталь ремонт программасына өстәмә төзәтмәләр кертә алабыз", - диде
спикер һәм, әлеге программага капиталь ремонтка мохтаҗ булган берничә йортны
кертергә планлаштырылганын билгеләп үтте.
Быел тулай
торакларны ремонтлау да дәвам итәчәк – барлыгы 10 йортны яңарту планлаштырыла.
"Быел
подрядчылар капиталь ремонт вакытында яңа карарлар һәм креатив идеяләр куллану
тәҗрибәсен киңәйтерләр дип өметләнәбез: бу - "акыллы" домофон да,
броньланган пыялалы керү ишекләре урнаштыру да, "ирекле куллар"
ишекләрне автомат рәвештә ачу системасын гамәлгә кертү дә, "антиспам"
почта тартмалары урнаштыру да", - диде Д.Анисимов һәм мисал итеп
Декабристлар урамындагы 100-нче номерлы йортны китерде.
Капиталь
ремонтның төбәк программасы 2043 елга кадәр формалаштырылган һәм ТР Төзелеш,
архитектура һәм ТКХ министрлыгы сайтында бастырылган, дип искәртте Д.Анисимов.
Ел саен аңа үзгәрешләр кертелә, яңа кертелгән йортлар өстәлә, авария хәлендә
дип танылган йортлар юкка чыгарыла. Быел 2017-2019 елларга кыска вакытлы 3
еллык капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру төгәлләнә, һәм бүген
2020-2022 елларга киләсе өч еллык программаны формалаштыру буенча эш алып
барыла.
"Өч еллык
программага тагын бер кат игътибар белән төзәтмәләр кертүегезне сорыйм. Быел
торак милекчеләренең капиталь ремонт программасына керткән өлеше 85% тәшкил
итүе мөһим. Без беренче тапкыр республика бюджеты акчасыннан башка ерып
чыгабыз. Без бу программада уйланылган параметрларга счет-фактураларда
"капиталь ремонт" юлы барлыкка килгәч җиттек", - дип шәрехләде
И.Метшин.
"Без
подрядчыларны сайлаганда тәртип үзгәрүдә куркыныч зонаны үтә алдык"
Узган ел РФ
Хөкүмәтенең яңа таләпләре нигезендә капиталь ремонт үткәрү өчен подрядчы
оешмаларны сайлау буенча беренче тапкыр электрон аукцион оештырылды. Исегезгә
төшерәбез, эшләрнең заказчысы - ТР ТКХ Фонды. Д.Анисимов сүзләренә караганда,
бу яңалык барлык эш структурасын гамәлдәге законнарга үзгәртеп коруны таләп
итте. "2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча без капиталь ремонт программасын тормышка
ашыру буенча эшне тоткарларга мөмкин булган төп момент - проект-смета
документациясен сыйфатсыз эшләү һәм смета бәясенең дөреслегенә экспертиза
үткәрү", - диде Д.Анисимов.
Бүгенге көндә
Казанда яңа таләпләр уңышлы гамәлгә ашырыла – Д.Анисимов сүзләренә караганда,
224 йорт буенча ук подрядчы оешманы төзү-монтаж эшләрен башкаруга сайлап алу
өчен документлар пакеты җибәрелгән, шул ук вакытта узган ел документлар пакеты
аукционга 280 йортның 21-е буенча гына җибәрелгән. Моннан тыш, якын арада заказ
бирүчегә - "ТР ТКХ Фонды" КБО - 2020 елга 192 йорт буенча ПСД эшләү
буенча аукцион өчен документлар пакетын бирү планлаштырыла. Чагыштыру өчен -
2018 елда бу эш дүртенче кварталда гына башланган иде.
"Әлбәттә,
2019 елгы капиталь ремонт, узган ел белән чагыштырганда, ышанычлырак башланып
китте, ләкин без эшли торган 19 күпфатирлы йорт кала. 11 йорт буенча
документлар дәүләт экспертизасы идарәсендә кабат тикшерелә", - дип
билгеләп үтте спикер. Мисал итеп ул Карл Маркс урамындагы 44а номерлы
күпфатирлы йортны китерде. 2018 елда документлар эшләү өчен аукцион откан
проект оешмасы заказ бирүчегә аукцион үткәрү өчен кирәкле документларны
тапшырмады, шуңа бәйле рәвештә "ТР ТКХ Фонды" алар белән килешүне
өзде. Әмма проект фирмасы моның белән килешмичә, Федераль монополиягә каршы
идарәгә дәгъва бирә. Хәзер тикшерүләр бара, ә бу аукцион үткәрү вакытын
кичектерә.
Әмма аукцион
вакытын шәһәр халкы үзләре үк тоткарлый. Мәсәлән, Юлиус Фучик урамы буенча 62а
номерлы күпфатирлы йорт милекчеләре капиталь ремонт үткәрү яки аннан баш тарту
турында беркетмә әзерлиләр. Әлеге йорт лифт җиһазларын алмаштырып, 2020 елга
кадәр ремонт программасына кертелгән, әмма халыкның бер өлеше лифтны
алмаштыруга катгый каршы тора. "Без берничә тапкыр очраштык, шәһәрлеләрнең
бер өлеше каршы түгел, ә икенчесе - каршы. Узган ел лифтлар сатып алынган иде
инде, әмма яшәүчеләр подрядчыларны объектка кертмәде", - дип сөйләде ТКХ
комитеты рәисе. Мэр бу мәсьәләне мөмкин кадәр тизрәк хәл итәргә кушты,
капремонт вакытында лифт алыштырмыйча калса, соңрак объектка кабат керергә
мөмкинлек булмаячак, дип билгеләп үтте. "Эксплуатацияләүнең норматив
вакыты бар, телисеңме, теләмәсеңме - үзгәртергә кирәк. Бу бит уен түгел,
срокларны Россия техник күзәтчелек хезмәте тарафыннан билгеләнә, - диде
И.Метшин. - Меңләгән лифт алыштырылды, мондый хәлгә беренче тапкыр юлыгабыз.
Барысын да ачыкларга кирәк".
Гомумән алганда,
йортларны капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру Казанга торак фондын
яңартуда беренче ел гына җитди нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирми, дип өстәде
шәһәр башлыгы.
"Бу безнең
өчен тиңдәшсез мөһим программа. Төзекләндерелгән йортлар саны һәм Һәр йортта
башкарылган эшләр күләме буенча без алга
барабыз. Узган ел подрядчыларны сайлау тәртибе үзгәрүдә "хәвефле зонаны"
үтә алуыбыз яхшы. Быел бу моментларны алдан ук исәпкә алу һәм эшне җыелган
темпларда дәвам итү мөһим", - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.