Илсур Метшин: "Казанлыларның муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында җиңүе - шәһәрлеләр өчен яхшы үрнәк"
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре
KZN.RU, 18-нче март, Ксения Швецова). Бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур
Метшин шәһәр Башкарма комитеты командасын ТР муниципаль хезмәткәрләренең
Спартакиадасында җиңүләре белән котлады. "Бу спорт белән актив шөгыльләнә
торган шәһәр халкы өчен яхшы үрнәк", – дип билгеләп үтте ул.
Исегезгә
төшерәбез, ял көннәрендә Зәйдә Татарстан Республикасы муниципаль
хезмәткәрләренең Кышкы спартакиадасы старт алды. Казан Башкарма комитеты
командасы чаңгы ярышларында беренче урынны алды. Ир-атлар арасында шәхси
беренчелектә Эшләр идарәсе җитәкчесе Марат Сәләхов җиңүче булды, ә хатын-кызлар
арасында - Физик культура һәм спорт комитетының баш белгече Динара
Насыйбуллина. Ир-атлар арасында көмешне Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин
яулады.
Спартакиада моның
белән генә тәмамланмаячак – алда спортның төрле төрләре буенча күп кенә ярышлар
көтә, дип искәртте И.Метшин. "Шундый яхшы старт булды, әмма алда киеренке
көрәш, һәм без яхшы нәтиҗәләргә ирешүне дәвам итәчәкбез. Әмма иң мөһиме - сез
шәһәрлеләргә күрсәткән үрнәк. Без сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, спорт белән
шөгыльләнүче казанлыларның артуына шатланабыз. Бүгенге көндә шәһәр халкының 45%
артыгы системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнә", - диде Мэр һәм
Спартакиада ярышларында җиңүчеләрне һәм призерларны котлады.