Казан Башкарма комитетында традицион аппарат киңәшмәсе узды
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче март). Казан Мэриясендә шәһәр Башкарма комитеты бүлекчәләре һәм муниципаль берәмлек органнары җитәкчеләренең аппарат киңәшмәсе узды. Эшлекле дүшәмбене Казан Мэры Илсур Метшин үткәрде.
Киңәшмәдә 2019 елда торак фондка һәм социаль учреждениеләргә капиталь төзекләндерү үткәрү программасы, шулай ук мәдәният учреждениеләре челтәрен яңарту һәм аларның эшчәнлекләрен үзгәртү барышы турында фикер алыштылар.