(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче март). Казан
Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында яшәүче хатын-кызларны язгы бәйрәм
белән котлады.
«Кадерле хатын-кызлар!
Сезне чын күңелдән 8 Март – Халыкара
хатын-кызлар көне белән котлыйм!
Яз кебек сез дөньяга шатлык, наз, матурлык
һәм мәңгелек яшьлек алып киләсез. Тормышыбызның иң әһәмиятле яклары - мәхәббәт
һәм гаилә нәкъ менә сезгә бәйле.
Сез көчле һәм тәвәккәл, шул ук вакытта
сөйкемле һәм нәзәкәтле затлар булырга сәләтлесез. Ир-атларны кыю гамәлләргә
рухландырасыз, балалар тәрбиялисез, өй җылысын саклыйсыз. Сез шәһәребез үсешенә
зур өлеш кертәсез, сәламәтлек саклау һәм мәгарифтән алып эшмәкәрлек һәм
сәясәткә кадәрге өлкәләрдә үрләргә ирешәсез.
Без сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз,
якыннарыгыз һәм үз шәһәрегез файдасына башкарган көндәлек хезмәтегез өчен
рәхмәт белдерәбез.
Казанның
барлык хатын-кызларына чын күңелдән бәхет, гармония, матурлык һәм яхшы кәеф
телим! Сезнең барлык өметләрегез һәм хыялларыгыз чынга ашсын!» - диелә
котлауда.