(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март, Алена Мирошниченко). Бүген эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр Мэры Илсур Метшин Казанда дәүләт-шәхси партнерлык схемасы буенча гамәлгә ашырыла торган проектлар исемлеген төзергә һәм аларны гамәлгә ашыруда һәр инвесторга ярдәм итәргә кушты. Шәһәр башлыгы дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында тормышка ашырылырга мөмкин булган һәр проект буенча юл картасын булдыру кирәклеге турында белдерде.
Бүген муниципалитетлар шәхси инвестор өчен конкурентлы көрәштә, дип билгеләп үтте Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов. Инвесторлар бизнесны алып бару өчен уңайлы шартлар булган урыннарны сайлыйлар, шуңа күрә дәүләт-шәхси һәм муниципаль-шәхси партнерлык форматын алга таба үстерү зарур.
Хәзер Казан территориясендә мондый проектларны гамәлгә ашыруның төп формасы булып концессия тора. Килешү, социаль бурычларны һәм шәһәр бюджетына концессия түләүләрен хәл итүдән тыш, биналарны карап тоту буенча чыгымнар булмавын да үз өстенә ала, дип аңлатты А.Вәлиәхмәтов. Әйтик, концессия килешүләре кысаларында Казанда районара кан амбулатор гемодиализ үзәге булдырылды, Химия урамы буенча каты көнкүреш калдыклары полигоны реконструкцияләнде, шулай ук "Федосеев саклагыч дамбасы" гидротехник корылмасына реконструкция ясалды.
Социаль өлеш дәүләт-шәхси партнерлык проектларын гамәлгә ашыруның мөһим ягы булып тора. Әйтик, яңа спорт объектлары төзелеше даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүчеләр санын 45%-ка кадәр арттырган. "Инде хәзер үк универсаль спорт мәйданчыкларында урыннарга кытлык сизелә", - дип билгеләп үтте А.Вәлиәхмәтов һәм хәзерге вакытта Башкарма комитет эшендә спорт өлкәсендә шәхси инвесторлар тәкъдим итә торган дәүләт-шәхси партнерлык проектлары булуын, аларның бу җитешсезлекне киметә алуын ассызыклады. Мондый проектлар арасында спорт-сәламәтләндерү комплекслары, ябык футбол манежлары төзү дә бар.
Моннан тыш, дәүләт-шәхси партнерлык ярдәмендә Казан мәгариф өлкәсендә социаль проблемаларны хәл итүгә зур адым ясады –шәхси балалар бакчалары төзегәндә муниципаль мөлкәтдән бушлай файдалану хокукы гамәлгә ашырылды. "Бу - урыннар кытлыгын киметергә һәм 5 яңа балалар бакчасы ачарга мөмкинлек бирде", - дип искәртте спикер.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә шулай ук дәүләт-шәхси партнерлыгы схемалары буенча проектларны гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр дә бар, әйтик, травматология, кардио- һәм нейротернәкләндерү өлкәсендә тернәкләндерү үзәге булдыру тәкъдим ителә. Казанның Сәламәтлек саклау өлкәсендә эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе бар инде, дип билгеләп үтте спикер. "Ава Казан" гаиләне планлаштыру һәм репродукция республика үзәге - моның ачык мисалы. Проект Санкт-Петербург компаниясе тарафыннан гамәлгә ашырылган, өстәвенә, Казан клиникасы – аның дәүләт-шәхси партнерлыгы буенча беренче тәҗрибәсе», - диде Икътисади үсеш комитеты рәисе. Ул шулай ук узган елда Комитетка шәхси инвесторның дәүләт-шәхси партнерлыгы кысаларында «Воткинские термы» сәламәтлек һәм ял үзәкләре челтәрен булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итүен җиткерде. Проект мунчаның күп төрләрен ачуны, су һәм профилактик процедураларны уздыруны күздә тота. «Әлеге проектны гамәлгә ашыру шәһәр халкының шәхси мунчаларга ихтыяҗын, аерым алганда, Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләрне канәгатьләндерергә мөмкинлек бирер иде. Шул ук вакытта килешү нигезендә халыкның аз керемле катламнарына бушлай ташламалы хезмәт күрсәтү күздә тотыла", - дип сөйләде А.Вәлиәхмәтов һәм хәзер бу проектны гамәлгә ашыру өчен муниципаль һәм шәхси җир кишәрлекләрен сайлау эше бара, дип өстәде.
Дәүләт-шәхси партнерлыкның төрлелегенә Казанда гамәлгә ашырыла торган кече һәм урта эшмәкәрлек өчен ташламалы аренда программасын мисал итеп китереп була. Исегезгә төшерәбез, шәһәр тарафыннан файдаланылмый торган буш муниципаль биналарга ревизия уздырылды. Нәтиҗәдә, эшмәкәрлеккә 5 елга ташламалы шартларда 105 бина тәкъдим ителде. А.Вәлиәхмәтов сүзләренә караганда, бүген бу объектларның күпчелек өлешендә эшмәкәрлек алып барыла. Әйтик, сервис үзәге, аяк киемнәрен төзекләндерү, ателье, берничә хостел һәм башка оешмалар булдырылган.
Коммуналь инфраструктура дәүләт-шәхси партнерлыгы проектларын гамәлгә ашыруның перспектив юнәлешләренең берсе булып тора. Бу өлкәдә килешүләр төзү бюджет акчалары чикләнгән очракта халыкка коммуналь хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирер иде, дип билгеләп үтте спикер. Инвесторлардан каты көнкүреш калдыкларны аерып җыю һәм эшкәртү өлкәсендә дәүләт-шәхси партнерлыгы проектларын гамәлгә ашыру буенча беренче мөрәҗәгатьләр килде инде. Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Казан шәһәре Думасының XXXII сессиясе барышында Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча пилот проектын оештыру тәкъдиме белән чыкты.
"Казанда дәүләт-шәхси партнерлыгы проектларын гамәлгә ашыруда дәүләт-хосусый партнерлык өчен потенциаль инвесторларга тәкъдим ителергә мөмкин булган муниципаль җир кишәрлекләре һәм мөлкәт объектлары исемлеге булмау иң мөһим проблема булып тора", - дип билгеләп үтте спикер. Ул, проектларны гамәлгә ашыру өчен, шул исәптән дәүләт-шәхси партнерлыгы форматында да формалашырга мөмкин булган һәм файдаланылмый торган объектлар исемлеген төзү өчен, муниципаль җирләргә һәм мөлкәткә ревизия ясарга тәкъдим итте.
«Россия законнары дәүләт-шәхси партнерлыгын шактый тар итеп, объектив катлаулы гамәлгә ашыру механизмы белән аңлата. Еш кына муниципалитетның килешүләр төзү буенча вәкаләтләре бөтенләй юк, эш Республика аша гына башкарыла ала", - дип аңлатты А.Вәлиәхмәтов.
"Муниципалитетларның инвесторлар белән турыдан-туры эшли алуына закон булмау - сылтау булырга тиеш түгел. Безнең республикадагы хезмәттәшләребез белән диалогыбыз бар, алар теләсә кайсы мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итә алалар, - дип җавап бирде Казан Мэры. - Шул ук вакытта республиканың Инвестиция үсеше агентлыгы аша без теләсә кайсы Инвестпроектка ярдәм итә алабыз. Аның Казан территориясендә булуы мөһим. Хәтта закон инициативасы белән чыгарга мөмкин, каршылыклар күрмим. Бу безнең хәрәкәткә комачаулый торган бишенче тәгәрмәч түгел».
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, ТР Инвестиция үсеше агентлыгы мәгълүматлары буенча, бүген бары тик проектларның 5% гына тормышка ашырыла. Мэр инвесторлардан кергән барлык проектлар һәм тәкъдимнәр исемлеген төзергә кушты. «Барлык тәкъдимнәрне дә язып куярга кирәк, хәтта чынга ашмаслык кебек тоелганнарны да. Бүген алар чынга ашмаслык кебек тоела, әмма иртәгә, бергәләп эшләсәк, дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында күп кенә мәсьәләләрне җиңәргә мөмкин, - диде Мэр. – Без бу мәсьәләгә әйләнеп кайтырбыз. 18-нче мартка Республика инвестиция үсеше агентлыгы "копилка"сында булган Казан территориясендәге эшкә инвесторларның гаризалары, теләкләре исемлеге әзер булырга тиеш. Теләге булган һәркемгә мөрәҗәгать итәсем килә – әгәр инвестицияләр күләме яки сезнең проектларны гамәлгә ашыру Инвестиция үсеше агентлыгы өчен туры килмәсә, Икътисадый үсеш комитетына тәкъдимнәр белән турыдан-туры чыгыгыз".
Якын арада Казан территориясендә дәүләт-шәхси партнерлык проектларын гамәлгә ашыруга тәкъдим ителгән һәр проект буенча юл картасын төзергә һәм җаваплы җитәкчене беркетергә кирәк, дип өстәде шәһәр башлыгы. "Без инвесторларга ярдәм итәргә, алар белән бергә бөтен кабинетлар буенча йөрергә тиеш. Барлык коллегаларыбызның, челтәр оешмаларының рөхсәт документларын килештерү вакытлары төгәл үтәлсен иде. Инвесторларга "яшел ут" бирү генә кирәк түгел, без аларга шәһәр территориясендәге проектлар стартына кадәр ярдәм итәргә тиеш".
Исегезгә төшерәбез, дәүләт-хосусый партнерлыгы буенча эшне көчәйтү бурычын Казан шәһәре Думасының XXXII хисап сессиясе барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган иде. Татарстан башлыгы республика ведомстволары һәм муниципалитет җитәкчеләрен эшкуарлар тәкъдимнәренә игътибар итәргә һәм проектларны гамәлгә ашыруда актив ярдәм итәргә чакырды. "Барысы да аңлашыла, бурыч ачык. Шәһәр һәм республика бюджетының мөмкинлекләре - бер мәсьәлә, ә менә бюджет мөмкинлекләре һәм шәхси инвестицияләр берләшүе - бөтенләй дә башка. Бу бөтенләй башка нәтиҗә”, - диде И.Метшин.