(Казан шәһәре
KZN.RU, 4-нче март, Алинә Бережная). Казанда язгы ташкынга әзерлек башланды –
ул Татарстан Республикасы башкаласында апрельнең беренче яртысында үтәр дип
көтелә. Шәһәрнең әзерлеге турында бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Гражданлык
яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимерханов сөйләде.
Ф.Тимерханов хәбәр иткәнчә, Казан буенча кар
катламының биеклеге уртача 68 см тәшкил итә, бу уртача еллык күрсәткечләрдән
23%-ка күбрәк. Җир кату тирәнлеге 25 см белән 42 см арасында, шул ук вакытта
аның уртача еллык күрсәткече - 57 см. Ул 2018-2019 еллар чорында Казан
магистральләре, юллары һәм тротуарларыннан 700 мең тоннадан артык кар чыгарылганлыгын җиткерде. "Шәһәрнең
үзәк өлеше кардан, яхшы җылы һава торышы вакытында, санаулы көннәрдә
чистартылачак, - дип билгеләп үтте Ф.Тимерханов. - Үткән еллар тәҗрибәсе
күрсәткәнчә, шәһәрнең үзәк өлеше, сәнәгать предприятиеләре һәм социаль
объектлар язгы ташу зонасына эләкми". Шәһәрнең баш коткаручысы
мәгълүматларына караганда, төп куркынычлар түбәнлектә һәм шәһәрнең кече
елгалары ярларында урнашкан торак массивларга туры килә, чөнки кар эрегәндә
сулар Казансу, Киндери, Вертлевка, Нокса, Коры елгаларына төшә. Ул шулай ук,
һава торышында уңай һәм тискәре температуралар чиратлашкан очракта, язгы ташу
җиңел генә узар дип җиткерде. Кискен һәм тотрыклы җылылар килгән очракта
түбәндә урнашкан территорияләрне су басарга мөмкин.
Докладчы сүзләренә караганда, су басу зонасында
Дуслык, Төньяк, Коры Елга, Калинин, Игумново, Ягодная Слобода, Залесный,
Бишбалта бистәсе, Красная Горка, Левченко поселоклары урнашкан. Шулай ук Беренче Май, Әмәт, Борисково, Мирный,
Константиновка, Салмачы һәм Вишневка торак массивлары риск зонасында торалар.
Ф.Тимерханов, куркыныч ташкынны булдырмый калуга
юнәлтелгән һәм узган елның көзеннән бирле үткәрелә торган профилактик чаралар
турында сөйләгәндә, шәһәрдә 3 км су бирү канавы яңартылуын, эрегән су өчен
җылытыла торган киртәләр булдырылуын һәм кече елгаларның суын чистарту эшләре
башкарылганын билгеләп үтте. Хәзерге вакытта җир асты кичүләрендә насос
җиһазларына ревизия ясала һәм яңгыр сулары канализациясе челтәрләрен чистарту
башкарыла, Торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компанияләрендә һәм оешмаларында
комлы трап һәм капчыклар әзерләнә. Язгы ташу шартларында оператив рәвештә хәл
итү өчен барлыгы 150 маневр төркеме, 137 берәмлек техника, 147 насос, 2370
комлы капчык һәм 810 трап әзерләнгән. Моннан тыш, 2910 кеше сыйдырышлы халыкны
вакытлыча урнаштыру өчен 12 пункт билгеләнгән.
Язгы ташу чорында шәһәрнең язгы ташуга каршы
комиссиясе әгъзаларының, район администрацияләренең оператив төркемнәренең һәм
Гражданлык саклау идарәсенең тәүлек буе кизү торулары каралган. Ф.Тимерханов
сөйләп үткәнчә, шәһәр яшәешен тәэмин итү оешмаларының кизү-диспетчерлык
хезмәтләрен һәм бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтен көчәйтү, шулай ук эчәргә
яраклы суның сыйфатын контрольдә тотуны көчәйтү планлаштырыла, ләм кырларының,
чистарту корылмаларының һәм шәһәрнең инженер яклавының торышына аерым игътибар
биреләчәк.
Язгы ташуга әзерлек вакытында Ф.Тимерханов шәһәр
халкына мәгълүмат бирүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Шулай итеп, 18-нче
февральдән актив профилактик эш алып барыла – коткаручылар балыкчылар белән
әңгәмәләр үткәрәләр, аларга белешмәлекләр өләшәләр. Ә 5-нче марттан шундый ук
әңгәмәләр язгы ташкыннарга дучар булган территорияләрдә яшәүче шәһәр районнары
халкы белән үткәреләчәк. Ф.Тимерханов халыкка вакытында мәгълүмат бирү
нәтиҗәсендә табигать күренешләренең куркыныч нәтиҗәләрен булдырмый калырга
мөмкин булуын билгеләп үтте. "Без гражданнарга куркыныч янавы турында
вакытында кисәтеп торачакбыз һәм район администрацияләре белән берлектә кешеләрне
милекләрен һәм хуҗалыкларын саклау буенча вакытында чаралар күрергә
чакырачакбыз. Язгы ташу вакытында куркыныч нәтиҗәләрне шул рәвешле генә киметеп
була, - дип аңлатты Ф.Тимерханов.
Казан Мэры Илсур Метшин барлык район башлыкларына да
язгы ташуга әзер булырга кушты. "Быел кар чыннан да бик күп, һәм ул бетәргә
җыенмый әле. Коткаручыларның район администрацияләре белән берлектә халыкка
мәгълүмат җиткерүләрен сорыйм, бу мәсьәләне тагын бер тапкыр игътибарга алырга
кирәк, ялгыз өлкәннәргә аеруча игътибар бирүегезне сорыйм", - диде Мэр.