10 мартта Юдиноның “Локомотив” стадионында Казан чаңгы марафоны узачак
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре
KZN.RU, 4-нче март, Алинә Бережная). 10-нчы мартта Юдино бистәсендәге “Локомотив”
стадионында Казан чаңгы марафоны узачак. Спортчыларга 5, 25 һәм 50 км дистанция
үтәргә кирәк булачак. 5-нче декабрьдә старт алган теркәлү процессы ахырына якынлаша,
катнашучыларны 25 км дистанциягә кабул итү инде тәмамланган. Бу хакта бүген
эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитетының Физик тәрбия һәм спорт
комитеты рәисе Светлана Вострикова сөйләде.
Марафонда катнашу өчен илнең 102 шәһәреннән һәм торак пунктыннан
450 спортчы теркәлгән инде. С.Вострикова сүзләренә караганда, быел приз фонды 1
млн сум тәшкил итәчәк, бу сумма барлык категория җиңүчеләре арасында бүленәчәк.
25 һәм 50 км дистанциягә массакүләм старт 10.00
сәгатьтә биреләчәк. 5 км дистанцияне сайлаган катнашучылар трассага 9.00
сәгатьтә чыгачак. Барлык спортчылар трассаны ирекле стиль белән узачаклар.
Казан Мэры Илсур Метшин марафонда катнашучыларның
барысына да яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде. “Казан чаңгы юлы һәркем өчен
шома булыр дип ышанам. Катнашучыларның саны һәм географиясе борынгы
брендларыбызның берсе үсүе турында сөйли, алга таба да аңа ярдәм итәчәкбез”, -
дип шәрехләде шәһәр башлыгы.