(Казан шәһәре
KZN.RU, 29-нчы гыйнвар, Ксения Швецова). Казанда узган ел Авиатөзелеш районы
территориясендә башланган калдыкларны аерып җыюның беренче нәтиҗәләрен
ясадылар. Проектны гамәлгә ашыру башында 7-10% чүп эшкәртелгән булса, бүген
контейнерлардан эшкәртелә торган калдыкларның 25% ким булмаган өлеше чыгарыла.
Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары
Искәндәр Гыйниятуллин, торак-коммуналь хуҗалыгы тармагының узган елдагы эшенә
нәтиҗә ясап хәбәр итте.
Исегезгә
төшерәбез, Татарстан башкаласында коммуналь калдыкларны аерып җыю буенча пилот
проекты 2018 елның җәендә старт алды: Авиатөзелеш районының 109 контейнер
мәйданчыгында эшкәртелә торган һәм эшкәртелми торган калдыклар өчен 428
контейнер урнаштырылган. Каты көнкүреш калдыкларын сортларга аеру өчен
контейнерлар шулай ук Мәскәү районының күп кенә ишегалларында ишегалды
территорияләрен капиталь ремонтлау барышында урнаштырылган.
Чүпне аерым җыю
буенча проект үзенең яшәү сәләтен раслады һәм анда шәһәрлеләрнең кызыксынуын
күрсәтте, дип билгеләде И.Гыйниятуллин. "Калдыкларны аерып җыю өчен
кирәкле шартлар тудыру, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында белем бирү
программалары һәм башка чаралар үз нәтиҗәләрен бирә", – диде спикер һәм
калдыкларның 20-25 проценты эшкәртүгә җибәрелә, ә шәһәрдә яшәүчеләр чүптән аңлы
рәвештә арынырга кереште.
Чүпне аерып җыюны
гамәлгә кертү каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә федераль
реформага әзерлектә мөһим адым булды - законнардагы үзгәрешләр 1 гыйнвардан үз
көченә керде. Алар Казан коммуналь хезмәткәрләре эшендә чагылыш тапмаган, ә
проектны гамәлгә ашыруны тагын да киңрәк дәвам итәргә мөмкинлек биргән.
"Аерып җыюны
дөрес оештыру каты коммуналь калдыкларны чүплеккә чыгару күләмен 30-35%
киметергә мөмкинлек бирә", - дип ассызыклады И.Гыйниятуллин.
"Быел чүпне
аерып җыю - моның өстендә без даими, планлы рәвештә эшләячәкбез. Безгә
калдыкларны сортларга аерырга кирәк. Өстәвенә, мондый саннар булганда – полигоннарга чүпне бер чиреккә азрак
йөртәбез! Идарәче компанияләр башлыклары белән эш планын эшләргә, барлык
мәсьәләләрне дә сөйләшергә кирәк. Шәһәр буенча барлык вәзгыять бердәм юнәлештә
дә алга барырга тиеш", - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Быел калдыкларны
аерып җыю дәвам итәчәк. Шулай итеп, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары
сүзләренә караганда, җирле шәһәр төзелеше нормативларына калдыкларны аерым җыю
белән контейнер мәйданчыкларын урнаштыру турында таләпләр кертү планлаштырыла.
"Мәйданчыклар төзиячәкбез, халык өчен шартлар тудырачакбыз. Моның нәтиҗәсе
бар", - дип йомгаклады И.Гыйниятуллин.
Исегезгә
төшерәбез, 1 гыйнвардан Россиядә каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа
тәртибе эшли башлады. Хәзер Казан һәм Татарстанның көнбатыш зонасы
территориясеннән чүп чыгару өчен җавап бирүче төбәк операторы булып "ПЖКХ
Идарә итүче компаниясе" ҖЧҖ тора. Төбәк операторының бурычы - киләчәктә
эшкәртү өчен каты көнкүреш калдыкларын җыю, аеру, куркыныч калдыкларны һәм
икенчел чималны эшкәртү, эшкәртелми торган калдыкларны куркынычсыз юк итү.