(Казан шәһәре
KZN.RU, 13-нче ноябрь, Алена Мирошниченко). Кече һәм урта бизнеска кредит бирү
кредит алучылар, банклар һәм хакимият органнары арасында диалогта үтәргә тиеш. Әлеге
фикерне бүген Казан Мэры Илсур Метшин Казанда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү
буенча координацион совет утырышында әйтте.
Очрашуда ТР Президенты
каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов,
ТР икътисад министрының беренче урынбасары – эшмәкәрлек һәм конкуренция үсеше
департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин, ТР эре банклары һәм Казанның
бизнес-берләшмәсе вәкилләре катнашты.
“Өстенлекле
бурычларыбызның берсе – Казанда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү. Әмма бүген
федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә үткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, аның
активлыгы кими. Үзәк банкы статистикасы моны раслый: кече һәм урта бизнес үсеше
акрынайды, кредитлар буенча ставкалар кимеми. Бизнес активлыгын киметә торган
күрсшткеч – финанслауалу кыенлыгы. Әлеге проблема ТР президенты белән булган
соңгы советларның берсендә билгеләнгән иде”, - диде Илсур Метшин.
Ташламалы кредит
бирү программасы буенча 2018 елда 111,5 млн сумлык 17 кредит бирелгән
Ташламалы кредит
бирү программасының 2018 ел өчен бүгенге көнгә кадәрге нәтиҗәләре хакында
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте. Беренче кварталда
19% эшмәкәр банкларга мөрәҗәгать иткән.
“Ташламалы кредит
бирү программасы буенча 2018 елда эшмәкәрләр 10 млн сумга кадәр кредит ала ала.
Процент ставкасы, Башкарма комитет компенсациясен исәпкә алып, 4,5% тәшкил итә”,
- диде И.Шакиров.
9 ноябрьгә кадәр
Башкарма комитетка 72 гариза килгән, 53-е – алдан расланган, 18-е кире кагу
өчен җибәрелгән. 53 гаризадан 17-сенә 111,5 млн сумлык 17 кредит бирелгән. Кредитлар
бирү ел азагына кадәр дәвам итәчәк.
Т.Нагуманов: “Программаны
үзгәреп торган шартларга туры китереп камилләштерергә кирәк”
Тимур Нагуманов Казанның
кече һәм урта бизнесны үстерүдәге ролен билгеләп үтте: “Казанда Татарстан
буенча кече һәм урта бизнесның иң зур концентрациясе. Шуңа күоә аның үсеше бик
кирәк. Эшмәкәрләрнең үсәселәре килә. Ләкин 59% эшмәкәрләр кредит алу шартларын
катлаулы дип билгелиләр”. Ул ассызыклап үткәнчә, үзгәреп торган шартларга туры
китереп, программаны даими рәвештә камилләштерергә кирәк.
“Без мобиль
булырга тиеш, эшмәкәрләргә гамәлдәге муниципаль программалар турында тулы
мәгълүмат бирергә кирәк, шәһәрнең киләчәге бизнес эшеннән тора”, - дип өстәде
Казан Мэры.
Үз фикерләрен
утырышта эре банклар вәкилләре дә белдерде: Саклык банкы, Энергобанк, Казан Банкы,
Ак Барс.
“Фикерләр белән
уртаклашуыбыз бик яхшы. Программаның ничек эшләвен анализладык. Бүгенге очрашу кредит
алучылар ягыннан һәм кредит бирүчеләр ягыннан адымнар ясарга кирәклеген кабаттан
күрсәтте”, - диде Казан Мэры.
Бүгенге утырышта
кабул ителгән мәсьәләләр буенча эшмәкәрлек буенча ТР Президенты каршындагы чираттагы
советта фикер алышачаклар.