(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы октябрь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
«Казан» милли мәдәният үзәге янәшәсендәге яңартылган скверны һәм яр буе үрен
карап чыкты. Чарада Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Бу төзекләндерү объекты «ТАИФ» ачык акционерлык җәмгыяте
хәйрия эшчәнлеге кысаларында финансланды.
Искәртәбез, Казан үзәгендә Фукс скверы янәшәсендәге яр
буе үрен төзекләндерү мәсьәләсе 2017 елның июнендә карала башлады, ул чакта
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «ТАИФ» ААҖ җитәкчелеге
белән бергәләп, «Казан» милли мәдәният үзәге янындагы күп катлы җир асты
парковкасын төзүнең барышы белән танышты.
Казан кешеләренең һәм җәмәгатьчелекнең күп санлы
мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә, шулай ук хәйрия эшчәнлеге кысаларында ТАИФ
компанияләр төркеме һәм «Татнефтепроводстрой» ААҖ шәһәргә «Казан» милли
мәдәният үзәге яр буе үрен, Фукс бакчасын төзекләндерү буенча финанс ярдәме күрсәтте.
Төзекләндерү
бер ел барды. Яңарту берничә этапта барды. Төзекләндерүнең гомуми мәйданы 30,8
мең кв. м.
«ТАИФ»
компаниясендә хәбәр ителгәнчә, эшләрнең гомуми суммасы 123, 4 млн. сум тәшкил
иткән.
Рөстәм
Миңнеханов «Казан» милли мәдәният үзәге янәшәсендәге яңартылган
скверны һәм яр буе үрен карап чыкканнан соң үз фикерләре белән
уртаклашты.
«Бу –
заманча күркәм паркинг 1 мең машинага исәпләнгән, анда автомобильләрне юу
урыннары һәм бүтән шартлар да бар, шул исәптән электромобильләр өчен дә. «ТАИФ»
компаниясенә бу комплексны төзегән өчен, тулаем аның янәшәсендәге территорияне
төзекләндергән өчен рәхмәт. Бу урын шәһәребезнең бизәге булыр дип ышанам».
Киләсе
адымыбыз – «Казан» милли мәдәният үзәген реконструкцияләү.
Ул хәбәр иткәнчә, комплекс тәртипкә китерелгәннән һәм ремонтланганнан соң монда
Милли китапханә урнашачак, дип хәбәр итә ТР
Президенты матбугат хезмәте.
«Без төрле
вариантларны карадык, әмма Милли китапханә өчен моннан да әйбәт урын юк, - диде
Рөстәм Миңнеханов. – Иң мөһиме – географик яктан уңайлы, китапханә – кешеләр
йөрергә тиешле урын. Монда җәяү дә килеп була, автомобильдә яисә велосипедта
да. Моннан тыш, безнең кыйммәтле хәзинә булган әдәбиятыбыз бар һәм бүген аны
тиешле шартларда саклау зарур».