(Казан шәһәре
KZN.RU, 1-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Иске Татар бистәсен торгызу –
дәүләт-шәхси хезмәттәшлегенең иң яхшы мисалларыннан берсе. Бу фикерне эшлекле
дүшәмбе барышында Казан Мэры Илсур Метшин белдерде. Шәһәр башлыгы ассызыклап
үткәнчә, архитектура кыйммәтләрен саклап калудан һәм традиөияләрне яңартудан
тыш, башкаланың тарихи өлешен мөмкин булган яңа вакыйгалар белән тулыландырырга
кирәк.
Иске Татар
бистәсен торгызу мәсьәләләре буенча бүген аппарат киңәшмәсендә фикер алыштылар.
“Иске шәһәр” территориясе префекты Марат Усманов хәбәр иткәнчә, бүшенге көндә
Иске Татар бистәсендә урнашкан 97 мәдәни мирас объекты да торгызылган диярлек. Биредә
музейлар, рестораннар, хостеллар ачыла, яңа чаралар барлыкка килә.
Быел Иске Татар бистәсендә реконструкциядән соң 5 тарихи бина һәм 4 отель
ачылды. Футбол буенча дөнья чемпионаты башланыр алдыннан Бикмөхәмәтовлар йорты
(Ш.Мәрҗәни ур., 10) торгызылды. Территориядә шулай ук Сафа Бәхтиев йорты (Г.Тукай
ур., 72), Фукс йорты (Мәскәү ур., 58) һ.б. эшли.
Дәүләт-шәхси
партнерлыгының иң яхшы мисалы буларак Марат Усманов “Бертуган Крестниковлар”
фабрика-сәүдә иптәшелеге бинасын (Г.Тукай ур., 113) реконструкцияләүне атады.
Иске Татар
бистәсенең өч йорты “Том Сойер фест” фестивалендә катнашты.
Иске Татар бистәсендә
тарихи йортлар гына торгызылмый, яңа биналар да барлыкка килә. Марат Усманов
искәрткәнчә, бу елның маенда биредә беренче Тимерчеләр фестивале үтте, июльдә –
Чәй фестивале, августта – “Хәзинә” беренче халыкара милли традицияләр фестивале.
Бистәдә яшәүчеләр
һәм кунаклар өчен иң истәлекле вакыйга Кабан күленең М.Сәлимҗанов урамы ягыннан
яр буе ачылу булды.
Иске Татар
бистәсе территориясендә туристик инфраструктура да үсә. Агымдагы елның 8 ае
эчендә биредә 1 млн турист булган. Бу узган ел белән чагыштырганда, 15% артык,
дип билгеләп үтте М.Усманов. “Ышаныч белән әйтә алам, Иске Татар бистәсе
бүгенге көндә яши һәм актив рәвештә уникаль
тарихи-мәдәни комплекс буларак үсә”, - диде префект.
“Казанның тулы
бер районы бүген миллионнан артык турист кабул итә, ә ел әле тәмамланмаган. Бу эш
урыннары да, бизнес та. Алга таба барырга кирәк, объектларны, вакыйгаларны
үстеррегә. Аның безнең күренекле дин әһелләренең, галимнәрнең, мәдәният
эшлеклеләренең йортларын торгызу урыны гына булып калмыйча, яшьләр теле белән
әйткәндә, “хәрәкәт” урыны, республика, бөтенроссия масштабында чаралар үткәрү
урыны да булса иде.бкз әле юлның яртысында гына. Әле озын юл көтә, без аны
бергәләп үтәчәкбез”, - диде Казан Мэры.