(Казан шәһәре
KZN.RU, 1-нче октябрь, Ксения Швецова). Бүгеннән Казанда рәсми рәвештә ягу
сезоны старт алды. “Казэнергоның” 33 сезонлы пар казаны һәм ведомство
каршындагы 10 пар казаны, шулай ук “Азино” һәм “Савиново” пар казаннары эшли башлады.
Җылылык белән 76% социаль объект тәэмин ителгән, ягу системасын көйләү өчен 2
атна кирәк булачак, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.
Температураның акрынлап
төшә баруын исәпкә алып, социаль учреждениеләргә җылылык 19 сентябрьдән бирелә
башлады. Бүгенге көндә хастаханәләр, стационарлар, бала тудыру йортлары,
мәктәпләр, интернатлар, балалар бакчалары җылылык белән тәэмин ителгән. Җылылык
социаль объектларының 76 процентына – 315 балалар бакчасына, 181 мәктәпкә, 35
дәвалау учреждениесенә бирелгән. Торак йортларның беренче катларында урнашкан
китапханәләргә һәм хастаханәләргә җылылык торак йорт белән бер үк вакытта
биреләчәк. И.Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, шәһәрлеләрнең җылылык җибәрү
вакытында туган мөрәҗәгатьләре районнар администрацияләрендә кайнар линия
телефоннары буенча, шулай ук 236-41-23 номеры буенча “Ачык Казан” системасында
кабул ителә. ТКХ комитетында шалтыратулар күп каналлы 590-26-22, 590-26-23
телефоннары буенча кабул ителә.
Казан Мэры Илсур
Метшин районнар башлыкларын һәм идарә итүче оешмаларны шәһәрлеләр
мөрәҗәгатьләренә тиз арада җавап бирергә өндәде: “Җылылык җибәрү – киеренке вакыт,
сораулар туа, аларны реаль вакыт режимында хәл итәргә кирәк. Әзер булуыгызны
сорыйм”, - диде И.Метшин.