(Казан шәһәре
KZN.RU, 1-нче октябрь). Башкарма комитетта өченче чакырылыш Казан шәһәр
Думасының XXVIII чираттан тыш сессиясе уза. Утырышны Казан Мэры Илсур Метшин
уздыра. Утырышта 50 депутатның 40-ы катнаша, карарлар кабул итү өчен кворум
бар.
Депутатлар
түбәндәге сораулар буенча фикер алышачаклар:
Бюджет тәэмин
ителешен тигезләүгә дотацияне Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджетына 2019
елга һәм 2020 һәм 2021 елларның планлы периодына физик затларның кеременә
салымнан өстәмә норматив түләүләргә алмаштыруны раслау турында;
Казан шәһәр
Думасының “Казан муниципаль берәмлегенең 2018 һәм 2019-2020 елларның планлы
периодына бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең
Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары
зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр
Думасының “Бәлигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау
комиссияләре турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Оештыру
мәсьәләләре;
Төрлеләр.
Утырыш башында
Казан Мэры Илсур Метшин сентябрьдә өстәмә сайлауларда җиңгән Евгений Чекашовка
һәм Илгиз Әхмәтҗановка депутаттаныклыгы һәм значоклар тапшырды.