(Казан шәһәре
KZN.RU, 1-нче октябрь, Ксения Швецова). Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану
департаментының генераль директоры вазыйфасына Татарстан Республикасының
атказанган икътисадчысы Рима Мөхәммәтшина билгеләнде. Яңа директорны эшлекле
дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин тәбрикләде.
Рима Мөхәммәтшинага
уңышлар теләп, И.Метшин әлеге вазыйфаны 5 ел дәвыамында биләгән Гүзәл
Ананьевага да рәхмәтен белдерде һәм аңа “Намуслы хезмәте һәм Казанда җәмәгать
туклануы үсешенә керткән өлеше өчен” мактау грамотасы тапшырды. “Бергәләп Универсиаданы,
су спорт төрләре чемпионатын, Конфедерацияләр кубогын, футбол буенча дөнья
чемпионатын уздырдык. Сезгә эшнең иң мөһим юнәлешләре тапшырылды һәм иң югары
бәя бирелде”, - диде И.Метшин һәм шәһәрнең бер коммерция компаниясенә эшкә
күчкән Гүзәл Ананьевага рәхмәтен белдерде. Гүзәл Ананьева, үз чиратында, шәһәр
башлыгына һәм хезмәттәшләренә рәхмәт сүзләре ирештерде.
Белешмә
Рима Мөхәммәтшина
1971 елда ТАССР Әлмәт районының Түбән Мактама авылында туа. 1992 елда Казан финанс-икътисад
институтын “икътисадчы” белгечлеге буенча тәмамлый. Хезмәт юлын 1992 елда Казан шәһәренең Совет районы Администрациясе
башлыгы аппаратында бухгалтер вазыйфасында башлый. Шуннан соң “Казанский посад”
территориясе префектурасы эшчәнлегенең финанс-хуҗалык контроле учеты бүлеге
җитәкчесе, “Девон-Кредит” акционерлык банкы филиалының баш бухгалтеры булып
эшли. 2004-2018 елларда “Бәхетле-1” ҖЧҖ финанс директоры һәм генераль
директорының беренче урынбасары вазыйфаларында эшләгән. “Татарстан
Республикасының атказанган икътисадчысы” (2013) бүләге, Казан Мэрының Макта
грамотасы, шулай ук “Казан шәһәрендә 2013 елда үткән XXVII Бөтендөнья җәйге
универсиадасы” истәлекле бүләкләре бар.