(Казан шәһәре
KZN.RU, 1-нче октябрь). ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин Халыкара
өлкәннәр көне уңаеннан өлкән яшьтәге казанлыларга мөрәҗәгать итте.
“Хөрмәтле
казанлылар, өлкән буын вәкилләре!
Бүген, беренче
октябрьдә, без үзенчәлекле бәйрәм – Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Безнең
өчен бу сезне, олы тормыш юлын үткән һәм кешеләрнең хөрмәтенә һәм ихтирамына
лаек булган кешеләрне котлау өчен яхшы мөмкинлек.
Балачактан ук
өлкәннәрдән гореф-гадәтләрне һәм зирәклекне, мәдәният һәм туган тел нигезләрен
өйрәнәбез. Бүгенге көндә без горурланган әйберләрнең күбесе сезнең күпьеллык
хезмәтегез ярдәмендә барлыкка килгән: сез фабрика һәм заводлар торгыздыгыз,
фронтларда сугыштыгыз һәм тыныч тормыш төзедегез, безне, үзегезнең
балаларыгызны һәм оныкларыгызны тәрбияләдегез. Әлеге бәйрәм, буыннан-буынга
күчеп, сезнең туган шәһәребез, республикабыз һәм илебезнең чәчәк атуына керткән
бәһасез өлешегез турында искәртеп тора.
Сезгә ныклы
сәламәтлек, бәхет, бетмәс-төкәнмәс дәрт-куәт һәм озын гомер телим! Һәр яңа көн
шатлык бүләк итсен, ә йортыгызда тынычлык һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен!”, - диелә
котлауда.