Казан Башкарма комитетында традицион аппарат киңәшмәсе уза
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре
KZN.RU, 1-нче октябрь). Казанда шәһәр Башкарма комитеты бүлекчәләре һәм
муниципаль берәмлек органнары җитәкчеләренең аппарат киңәшмәсе уза. Эшлекле
дүшәмбене Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин уздыра.
Киңәшмәдә Иске
Татар бистәсендә мәдәни мирас объектларын торгызу һәм файдалану мәсьәләләре,
шулай ук шәһәрдә язгы-җәйге туристик сезон нәтиҗәләре хакында фикер алышырга
планлаштырыла.